Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театры инсценировка язарга өйрәнү мәктәбенә чакыра

Кариев театры иҗатчыларны һәм иҗат итәргә теләүчеләрне «Караш» беренче инсценировка мәктәбе проектына чакыра.Инсценировка мәктәбендә катнашучыларны һәм яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүг...

Кариев театры иҗатчыларны һәм иҗат итәргә теләүчеләрне «Караш» беренче инсценировка мәктәбе проектына чакыра.
Инсценировка мәктәбендә катнашучыларны һәм яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача КАРАШ ташларга чакырабыз, балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыруны максат итеп куябыз, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Мәктәпкә үзен драматургия өлкәсендә сынап карарга теләгән яшь, ягъни  башлап язучы авторларны чакыралар. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. 
Гаризалар буенча сайлап алынган катнашучылар драматургия нигезләрен өйрәнәчәк. Театр укуларның түләүсез булуына басым ясаган.

Катнашучылар арасыннан 10 кеше көз көне икенче этапка сайлап алыначак. Финалга үткән ике кешенең пьесалары театрда куелырга мөмкин.


Гаризалар 5 июньгә кадәр кабул ителә.


Беренче мәктәпнең кураторы – драматург, язучы, сценарист, педагог, олылар һәм балалар өчен күпсанлы драматургия лабораторияләре кураторы Анастасия Букреева, ди оештыручылар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ