Каюм Насыйри мәктәбендә фольклор фестивале гөрләп узды

Үтеп баручы ел илебездә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителгән иде. Башкалабызның Иске Татар бистәсендә урнашкан 80 нче урта мәктәптә бүген шул уңайдан зурдан кубып йомгаклау чарасын үткәрделәр.

     

Моның үзенә күрә хикмәте дә бар. Шактый еллар элек бу мәктәп базасында башкалабызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең якшәмбе мәктәбе эшләп килде. Бүгенге көндә дә әлеге гыйлем йортында 14 төрле милләт баласы белем ала. Үзара дус, тату, үзләренең милли гореф-гадәтләрен кадерләп саклап  гомер кичерә алар. Аннан килеп, моннан бер ел элек әлеге мәктәпкә бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри исеме бирелгән иде.

Мәгълүм ки, Каюм Насыйри педагогик эшчәнлеге белән милләтләр арасында бердәмлек, дуслык урнаштыруга бар көчен биргән, аңа дан җырлаган. Әле шунысы да бар: быел Казанда олуг мәгърифәтчебез тарафыннан татарлар өчен дөньяви мәктәп ачылуга да 150 ел. Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу юбилее 2025 елда билгеләп үтеләчәк. Менә шундый истәлекле вакыйгалар шаукымын истә тотып, Каюм Насыйри исемен йөрткән мәктәп ничек инде халыклар дуслыгына мәдхия җырлаган чара белән билгеләп үтмәсен, ди. Мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәре тырышлыгы белән оештырылган фольклор фестивале иде бу!

Әлеге чара мәктәптә әле күптән түгел ачылган Каюм Насыйрига багышланган скульптура композициясе янында башланып китте. Бәйрәмгә татарча көрәш белән мавыккан яшүсмерләр катнашындагы «Каюм батыр» дигән көрәш бәйгесе үзгә рух өстәде.

Фольклор фестивале мәктәптә эшләп килүче «Мирас» ансамбле башкаруында «Халыклар дуслыгы» биюе белән башланып китте. Аны татарча, удмуртча, чувашча, керәшенчә, яһүтчә, азәрбайҗанча, русча җырлы-биюле чыгышлар алыштырды. Шушы ук мәктәптә гыйлем-тәрбия алган балаларның үз туган телләрендә җиренә җиткереп, ихластан җырлауларына, биюләренә сокланып утырдык. Мондый хис-тойгылар әлеге фольклор фестивален тамаша кылган Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готуф улы Әхмәтов һәм башка мәртәбәле кунаклар күңелендә дә тумый калмагандыр. Милләтләр дуслыгының асылын яшь буынга төшендерү максатын куйган мондый тәрбияви чараларга хәзергедәй матавыклы заман мохтаҗ, бик тә мохтаҗ шул.

Таһир САБИРҖАНОВ

Альберт САБИР фотолары

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.