Логотип Магариф уку
Цитата:

Каюм Насыйрига багышланган скульптур композиция ачылды

Бүген Казан шәһәренең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче мәктәбендә күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган скульптур композиция ачылды. Тантана “Насыйри укулары”...


Бүген Казан шәһәренең аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче мәктәбендә күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйрига багышланган скульптур композиция ачылды. Тантана “Насыйри укулары” төбәкара фәнни-практик конференциясе белән дәвам итте. Чарага Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, республикабызның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Казан федераль университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Фираз Харисов, танылган каллиграф Нәҗип Нәккаш һәм башка күренекле шәхесләр килгән иде.

Мәктәп директоры Роберт Мансуров әйтүенчә, бу эшләр узган уку елында башланып киткән эшчәнлекнең дәвамы дип әйтергә мөмкин. 2021-22 уку елы 80 нче мәктәпкә Каюм Насыйри исеме бирелү белән башланып киткән иде.
“Бүгенге чара Каюм Насыйри тарафыннан 1871 елда татар балалары өчен ачылган дөньяви мәктәпкә 150 ел тулу вакыйгасы белән бәйләнгән. Бу зур вакыйганы ул үзенең әсәрләрендә күп еллар үткәч искә төшереп бәяләнәчәген язып калдырган булган. Февраль бөек мәгърифәтченең туган ае, шулай ук быел аның вафатына 120 ел тула. Бүген шушы вакыйгаларга багышлап республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре җитәкчелеге булышлыгы белән Каюм Насыйрига багышланган скульптур композицияне ачабыз. Бу эшне без махсус белгечләр һәм мәктәп коллективы белән киңәшләшеп, уртак фикергә килеп башкардык һәм бик уңышлы килеп чыкты дип әйтергә була. Тантана шулай ук “Насыйри укулары” дип исемләнгән фәнни-гамәли төбәкара конференциянең ачылу тантансы белән дә бәйле. Конференциядә күп кенә төбәкләрдән, илебезнең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән катнашучылар бар. Киләчәктә аны даими үткәрүне гадәткә кертергә ниятлибез,” – дип сөйләде Роберт Мансуров.

Конференцияне Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова ачып җибәрде. “Мәктәпкә Каюм Насыйри исемен бирү – ул әле зур җаваплылык та. Бу юнәлештә зур эшләр башкарасыз. Изге ният белән башкарган эшегез уңышка ирешсен, без исә үз чиратыбызда сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Нинди генә чаралар үткәрсәк тә, безнең бу бөек шәхесебез алдындагы бурычыбыз моның белән генә тәмамланмый. Никадәр күп эшләсәк, аның безнең балаларны тәрбияләүгә керткән өлеше тагын да артыр. Бүгенге конференция – безнең проектның беренче этабы. Музей һәм мәктәп янәшә. Каюм Насыйри исемендәге музей һәм белем бирү комплексы дигән исем ничек матур яңгырый! Бу проектның дәвамы уңышлы булачагына иманым камил!” – дип билгеләп үтте ул.
            

-r8c
   
Фәния Лотфуллина

Оев Ахмаджон һәм Фәния Лотфуллина фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ