Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Кремле һәм КФУ «Фәнни мохит» уртак проектын башлап җибәрә

Казан Кремле һәм КФУ «Фәнни мохит» дигән уртак проект башлап җибәрәләр. Беренче лекциядә Казанның дөньяда ислам цивилизациясенең төньяк үзәгенә ничек әверелүе турында фикер алышачаклар, дип хәбәр итә...

Казан Кремле һәм КФУ «Фәнни мохит» дигән уртак проект башлап җибәрәләр. Беренче лекциядә Казанның дөньяда ислам цивилизациясенең төньяк үзәгенә ничек әверелүе турында фикер алышачаклар, дип хәбәр итә Казан Кремленең матбугат хезмәте.
Тарих фәннәре докторы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов Россия көнчыгышын өйрәнү тарихы турында сөйләячәк. Лекция бүген 24  майда 19:00 сәгатьтә амфитеатрда, Гавами урыннар ишегалдындагы буа янында узачак. Керү ирекле.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ