Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучыларының әти-әниләре рус теленнән БДИ тапшыра ала

Татарстан башкаласы «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар өчен БДИ тапшыру көне» акциясенә кушылачак. Ул 16 мартта старт ала һәм 29  мартка кадәр дәвам итәчәк. Теләге булганнар шәхси тәҗрибәләрендә имтих...

Татарстан башкаласы «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар өчен БДИ тапшыру көне» акциясенә кушылачак. Ул 16 мартта старт ала һәм 29  мартка кадәр дәвам итәчәк. Теләге булганнар шәхси тәҗрибәләрендә имтихан кагыйдәләре, процедурасы һәм биремнәре белән таныша алачак.
Ата-аналар өчен рус теленнән БДИ дүрт мәйданчыкта узачак. Имтиханны 21  мартта – 27 нче гимназиядә, 28  мартта – 72 нче мәктәптә, 29 мартта 49 нчы мәктәптә оештыралар, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Катнашучылар өчен кыскача җавап белән 7 бирем һәм мини-инша әзерләнгән. Имтихан тапшыру өчен 1 сәгать каралган. Акциягә кушылу өчен, ул узачак мәктәпләргә яки район мәгариф идарәсе бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ