Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда халыкара форум үтәчәк

 Казанда 1 июньнән 3 июньгә кадәр «Сәламәт шәһәрләр. Балаларга сәламәт туклану» дип аталган халыкара форум үтәчәк. Ул Милан пактының беренче Евразия региональ форумы булачак. Аның координация сов...







 

Казанда 1 июньнән 3 июньгә кадәр «Сәламәт шәһәрләр. Балаларга сәламәт туклану» дип аталган халыкара форум үтәчәк. Ул Милан пактының беренче Евразия региональ форумы булачак. Аның координация советын Татарстан башкаласы җитәкли.
Форумда меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында Россия һәм чит ил экспертлары, шәһәр мэрлары, сәламәтлек саклау һәм сәламәт туклану өлкәсе вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре дә бар. Форум онлайн - һәм офлайн-форматта узачак . Программа үз эченә  эш сессияләрен, түгәрәк өстәлләрне, лекторийларны, мастер-классларны, белем бирүче экскурсияләрне үз эченә ала.  Бу хакта Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә.
Форум кысаларында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары да узачак. Шуларның берсе –1 июнь көнне 11.00 дән 15.30га кадәр Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда «мәктәп пикнигы» дигән гомумшәһәркүләм гаилә бәйрәме. Теләк белдерүчеләр сәламәт туклану һәм азык-төлек гадәтләре темасына лекторий тыңлый алачаклар. Чараның экспертлары булып табиб Регина Ахуньянова (Регина Доктор) һәм психолог Валентина Паевская чыгыш ясаячак.
Ә иң кызыгы бәйрәм кунакларын мәктәп менюсы ризыкларын татып карау, балалар рәсемнәре күргәзмәсен карау һәм төрле иҗади мастер-классларда катнашу көтә.Чараның модераторы танылган телетапшырулар алып баручы Тутта Ларсен булачак.
Форумның эшлекле программасы Казан Ратушасында узачак. Форумның иң мөһим чараларының берсе – 2 июньдә узачак мэрларның түгәрәк өстәле. Анда БМО структуралары вәкилләре һәм Милан азык-төлек сәясәте пактында катнашучы шәһәрләр җитәкчеләре катнашачак. Форум 3 июньдә эш сессияләре, пленар дискуссияләр һәм муниципаль дәрәҗәдә җәмәгать сәламәтлеген ныгыту эшенә багышланган түгәрәк өстәлләр белән төгәлләнәчәк, дип хәбәр ителә халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсендә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ