Казанда тел инициативалары буенча белем бирү программасы узачак

27 апрельдә Казанда тел инициативалары буенча белем бирү программасы узачак. 

Программада катнашучылар гамәли белем, проектлар ясау буенча яңа тәҗрибә алачак. Әлеге программаны узучыларга квалификация үстерү таныклыгы тапшырылачак.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, Идел һәм Урал буе төбәкләреннән чакырылган 10 спикер берничә дистә тел иницитивасы турында сөйләячәк, шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Оештыручылар — «Ачык университет» проекты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, фин-угор яшьләре ассоциациясе. Программа Идел һәм Урал буе милли яшьләр оешмалары белән берлектә әзерләнә.

Чара “Иҗади индустрия штабы”нда узачак. Катнашу бушлай.

Фото: tatar-congress.org

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *