Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда «Хөсәен Фәезханов. Хакыйкатькә тугрылык» дип аталган күргәзмә ачыла

18 майда  «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы һәм «Татарлар һәм ислам дөньясы» Бөтенроссия фәнни форумы кысаларында Казан университетының тарих музеенда теолог...

18 майда  «Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумы һәм «Татарлар һәм ислам дөньясы» Бөтенроссия фәнни форумы кысаларында Казан университетының тарих музеенда теолог-көнчыгыш белгече Хөсәен Фәезхановның тууына 200 ел тулуга багышланган «Хөсәен Фәезханов. Хакыйкатькә тугрылык» күргәзмәсе ачылачак.
Экспозициядә КФУның Н.И. Лобачевский  һәм ТР Милли китапханәсеннән Шиһабетдин Мәрҗани һәм Хөсәен Фәезхановның кулъязмалары тәкъдим ителәчәк.
Аерым урынны Фәезхановның Казан һәм Касыйм ханлыклары турында тарихи текстлары булган кулъязмасы алып тора.
Күргәзмә «Россия музейларында ислам мирасы» проектын дәвам итә. Экспозиция тарих музеенда (Казан, Кремль урамы, 18, 2 кат) 4 июньгә кадәр эшләячәк.
Аны дүшәмбедән шимбәгә кадәр, 9.00 дән 18.00 гә кадәр, ял – якшәмбе көннәрендә карарга мөмкин.
Телефоннар буенча алдан язылу кирәк: +7 (960)-031-01-30, 238-15-73.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ