Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара мәгариф салонын уздыру даталары игълан ителде

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан бөтен ил территориясендә игълан ителгән Укытучы  һәм остаз елында ММСО.ЕХРO-2023 Мәскәү халыкара мәгариф салоны 23–24 мартта узачак.Ул 57 ВДНХ номерлы пав...

Россия Федерациясе Президенты тарафыннан бөтен ил территориясендә игълан ителгән Укытучы  һәм остаз елында ММСО.ЕХРO-2023 Мәскәү халыкара мәгариф салоны 23–24 мартта узачак.
Ул 57 ВДНХ номерлы павильон базасында иң зур күргәзмә киңлеген тәкъдим итәчәк. ММСОда катнашу өчен теркәлү башланды  һәм  https://mmco-expo.ru/salon#reg  онлайн-порталда керергә була, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Ике көнлек эшлекле программада 10 меңнән артык эксперт катнашуы көтелә. Шул исәптән 20 дән артык чит илдән килгән белгечләр һәм идарәчеләр. ММСО.ЕХРO-2023 дә барлык дәрәҗәдәге 200дән артык алдынгы белем бирү оешмасы, шулай ук 200 дән артык экспонент, төп трендлар,  федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, эксперт бергәлекләре вәкилләре, мәгариф продуктлары, товарлар һәм технологияләр базары лидерлары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары фикер алышачак.
Салон үткәрү вакытында күргәзмәләр сериясе оештырылачак, аларда илебезнең иң яхшы белем бирү өлкәсендә товарлар һәм хезмәтләр җитештерүчеләр, шулай ук мәгариф технологияләре тәкъдим ителәчәк.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ