70тән артык татар, рус һәм чит ил әдипләренең, дәүләт, җәмәгать эшлеклеләренең аның турындагы чыгышлары, мәкаләләре; шагыйрьнең үз шигырьләре, эссе-хатирәләре; замандашларының аңа багышланган кече күләмле әсәрләре, истәлек язмалары; 500 дән артык фоторәсем һәм аларга белешмә-аңлатмалар… Халык шагыйре Равил ага Фәйзуллинның “Гомер калейдоскобы” “Калейдоскоп жизни” китабының саллылыгын күзаллау өчен болар. Ярты гасырдан артык республика, бөтенсоюз, гомум Россия күләмендәге әдәби-иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнаган шәхес – шагыйрь, публицист, галим турында гына түгел, Равил Фәйзуллинлы тулы бер чор рухы хакындарыр мөгаен әлеге китап.
Юкка гына тышлыктан ук сүз вакыт хакында башланмагандыр:
Алай үтелгән
вакыт…
Болай үтелгән
вакыт…
Яшәп үтелгән
вакыт,
Яшьнәп үтелгән
вакыт,
бүтәннәр
бәхете өчен
сарыф ителгән
вакыт!
Әдипнең китап чыгу шатлыгын “Мәгариф”леләр беренчеләрдән булып уртаклашты, ә инде сүз үзеннән-үзе әнә шул шигърият юлыннан узучы гомер хакында.
Равиль абый ШЭП кеше инде ул!!!