Кокорикок

Удмурт халык әкияте

Төлке урман буйлап бара икән, каршысына әтәч очраган. Кикриге тарак. Койрыгы урак, сары күлмәкле, култык астына үрелгән кәрзин дә кыстырып җибәргән – карап кына тормалы инде!

«Их, монда гына тотып ашар идем, кеше йөреп тора. Күрсәләр, җаныңны алырлар. Өйгә хәйләләп чакырыйм әле, анда рәхәтләнеп, тәмләп тамак туйдырырмын».

– Исәнме, Әтәчкәй, – ди ул. – Күптән синең белән дуслашасым килеп йөри идем. Мин Күз-Быж – озын койрык. Ә синең исемең ничек?

– Минеке Кокорикок, –  дип җавап биргән Әтәч.

– Кокорикок, ә син кая барасың? – дип сорый Төлке.

– Базарга, борчак алырга.

– Базардан кайтканда, миңа кунакка кер, –  ди Төлке.

– Ярар. Күз-Быж, керермен, – ди Әтәч, ә үзе: «Синең белән дус булсаң, гомереңнән колак кагарсың», – дип уйлый.

– Көтеп калам, – ди Төлке, – әй, исемеңне оныттым бит. Кем дидең әле?

– Онытылмасынга язып куйыйм алайса, – дип, Әтәч Төлкенең маңгаена «Аю» дип язып куя да китеп бара.

Төлке кайта да көтә башлый, көтә-көтә көтек була. Әтәч юк та юк. Иртәгәсен бик ачуы кабарып уянган Төлке Әтәчне эзләргә чыгып китә. Барганда, моңа Бүре очрый.

– Болай бик иртә кая киттең, төлке? – дип сорый ул.

– Ялганчыны  эзлим! Исеме менә маңгаема язылган.

Бүре карый: Төлкенең маңгаена «Аю» дип язылган.

– Нигә кирәк ул сиңа? – дип сорый бүре.

– Өзгәләп ташлыйм!

«Аюны да өзгәләп ташларлык булгач, мине нишләтмәс бу!» – дип уйлаган да Бүре алдын-артын карамый чапкан. Шул арада урман куелыгыннан Аю килеп чыккан.

– Төлке, нишләп йөрисең болай иртән иртүк? – дип сораган ул.

– Әй, менә моны эзлим! – дип, маңгаен күрсәткән ул Аюга.

– Нигә соң ул сиңа?

– Өзгәләп бетерәм!

Аю ачуланып үкергән, акырган, Төлкене койрыгыннан эләктереп алган да куак арасына ташлаган. Төлке каен төбенә очып барып төшкән.  Исенә килгәч, торып өенә титаклаган. Әтәч турында бөтенләй оныткан.

Фото: zoklub.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.