Логотип Магариф уку
Цитата:

Композитор Резеда Әхияровага багышланган китап чыкты

Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда Әхиярованың тормышына һәм иҗатына багышланган китап басылып чык...

Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Резеда Әхиярованың тормышына һәм иҗатына багышланган китап басылып чыкты. Әлеге китап «Тормыш Иҗат Язмыш» сериясендә чыккан, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Әлеге басма – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, музыка белгече Маргарита Фәйзуллаева мөхәррирлегендә чыккан язмалар җыентыгы. Җыентыкны Маргарита Фәйзуллаева һәм музыка белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният өлкәсендә Россия хөкүмәте премиясе лауреаты Рәмзия Усеинова төзегән.
Әлеге серия 2013 елдан башлап чыгарыла, 10 ел эчендә Татарстанның танылган композиторлары Лоренс Блинов, Бату Мөлеков, Мирсәет Яруллин, Шамил Тимербулатов.
Бу җыентыкка хезмәттәшләренең, дусларының, замандашларының, җырчыларның, музыка белгечләренең, шагыйрь-язучыларның язмалары кергән.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ