Логотип Магариф уку
Цитата:

Конференциядән алган тәэсирләрем

Шушы көннәрдә миңа укучым белән чал тарихлы Урта Кирмән җирлегендә булырга туры килде. Шушы мәктәптә узган укучыларның һәм укытучыларның язучы-эзтабар Шаһинур Мостафин исемендәге фәнни-гамәли конферен...

Шушы көннәрдә миңа укучым белән чал тарихлы Урта Кирмән җирлегендә булырга туры килде. Шушы мәктәптә узган укучыларның һәм укытучыларның язучы-эзтабар Шаһинур Мостафин исемендәге фәнни-гамәли конференция эшендә катнашу бәхете елмайды.
Урта Кирмән мәктәбе укытучылары һәм укучылары үзебезне бик тә җылы каршы алды. Конференция бик җанлы башланып китте. Пролог өлешенең сценариен мәктәпнең тарих укытучысы, хөрмәткә лаеклы Ринат абый Хәйруллин үзе язган һәм аны сәхнәгә куючы да ул. Һәр сүз, һәр җөмлә уйланылган, һәр детальгә мәгънә салынган. Нух Идрисов, Әгъмәлетдин Фәттахов һәм башка сугыш геройларының рухлары образында ак күлмәктән чыгыш ясаучы егетләр генә дә ни тора бит!.. Аларның үзләрен эзләп тапкан Шаһинур Мостафинга еллар аша олы рәхмәтләрен җиткерүләре күңелләрне тетрәндерде. Мин тагын бер кат Ринат Миңлегаян улы Хәйруллинның күпкырлы шәхес икәненә инанып кайттым.
                                                         
Конференциядә Шаһинур ага Мостафинның сеңелләре – Саҗидә апа белән Илсөяр апаның катнашулары куаныч өстенә куаныч өстәде. Саҗидә апа үзенең 9 нчы сыйныфта укыганда ятлаган поэмасын сөйләгәндә зал шым булды, йотлыгып тыңладык. Кирмән сандугачлары Ислам Абдуллин белән Зөлфәт Хәсәновның дәртле җырлары күңел кылларыбызны тибрәтсә, Рөстәм абый Галиев тарафыннан башкарылган татар солдатларының рәсми булмаган гимнына әверелгән «Киек каз юллары» җыры күзләрне дымландырды. Авылның остабикәсе Рәшидә апа Әүхәдиеваның язучы турында эчтәлекле хатирәләре дә бик үтемле булды.

Конференциянең төп өлеше дә яхшы уйланылган иде. Шаһинур ага ватанпәрвәрлык темасына аеруча мул һәм нәтиҗәле иҗат иткән әдип буларак, номинацияләр патриотик темага багышланган. «Хәзерге заман геройлары: локаль сугышларда катнашучылар», «Ш.Мостафин һәм башка язучылар иҗатында ватанпәрвәрлек», «Мәктәп музейлары – яшь буынга патриотик тәрбия бирү үзәге» секцияләрендә укучылар чыгыш ясады. Укытучылар түгәрәк өстәлдә «Хәзерге заман шартларында ватанпәрвәрлек тәрбияләү: форма һәм методлар» темасына тәҗрибә уртаклашты. Балык Бистәсеннән чыгыш ясарга килгән укытучы Раушания Әюп кызы Кәбирова җәмәгате Рамазан Кәбиров язган «Әдәби тәнкыйть» китабын бүләк итеп өләште. Минем укучым – 8 нче сыйныфтан Илзирә Хәлиуллина, авылдашыбыз, Украинада махсус хәрби операциядә катнашып батырларча һәлак булган Хәйдәр Айдар улы Әфләтуновка багышланган фәнни эше белән беренче секциядә чыгыш ясап, лауреат булды. Лауреат дипломы белән бергә Шаһинур абый куллары тигән китап та тапшырылды. Укытучылар да, укучылар да, бик күп мәгълүмат туплап, конференциядән һәм нәтиҗәләрдән канәгать булып, уңай хисләр белән кайттык. Оештыручыларның барчасына һәм тәмле чәй белән сыйлаган мәктәпнең ачык йөзле аш-су осталарына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Урта Кирмән мәктәбендә оештырылган бу чара дәвамлы булыр һәм киләчәктә тагын да зуррак масштаб алыр дип ышанабыз!
Чулпан СӘЙФУЛЛИНА, Мамадыш районы Көек-Ерыкса урта мәктәбенең тарих укытучысы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ