Корбан гаетендә 25 тонна  сарык ите таратылачак

Корбан Гаетен кемнәрдер изге җирләрдә, ә күпләребез яшәгән төбәкләрдә каршы ала. Бу көнне корбан чалдыру, туган-тумачалар, дуслар, күршеләр белән бергә җыелып бәйрәм итү матур традициягә керде.

Быел Корбан гаетен кем, ничек билгеләп үтәргә җыена? Корбан чалуда нинди үзгәреш, яңалыклар бар? Корбан бәйрәменең асылы нәрсәдә? Гает намазы республикабыз мәчетләрендә нинди шартларда, кайчан укылачак? Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Диния нәзарәтенең  шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы, Казан казые Булат хәзрәт  Мөбарәков, «Зәкәт» хәйрия фонды  генераль директоры Булат Мәрданов катнашында узган матбугат конференциясендә әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавап ишеттек.

Изге җиргә барып Хаҗ кылу бөтен кешегә дә насыйп түгел. Анда булганнар, Аллаһ насыйп итсә, яңадан туган бала кебек кайтып үзләрен дә, якыннарын да куандырырлар. Аларга изге җирдә Пәйгамбәребез эзләре буенча йөрү бәхете, корбан чалу, шайтан баганасына таш ату кебек изге гамәлләр кылу  насыйп булса,  монда калганнарга корбан чалдырып, зәкәт  чыгарып, мохтаҗларга сәдака таратып та гөнаһлардан сафлану мөмкинлеге бар.

Дөрес, коронавирус белән бәйле узган ел башланып киткән һәртөрле «тыю»лар быел да мөселман кардәшләребезгә  изге җиргә бару юлын япты. Әмма, Аллаһы Тәгалә беребезне дә изге эшләр кылудан,  бәйрәм уңаеннан корбан чалдырудан,  мәчеткә барып җәмәгать белән Гает намазында катнашудан тыймады, киресенчә,  боларның һәммәсе дә хуплауга лаек.   

Корбан чалу тарихы күпләребезгә таныш, әмма, бәйрәм алдыннан бу йола кыйссасын хәтердә яңарту урынлы булыр.  Изге җирдә яшәгән Ибраһим пәйгамбәр  Аллаһы Тәгалә әмере белән бердәнбер малае Исмәгыйльне корбан итәргә алып барганда,  Мәккә янәшәсендәге Мина үзәнлегенә җиткәндәрәк, Аллаһның рәхмәтеннән сөрелгән шайтан Исмәгыйльгә вәсвәсә кыла:« Әтиең сине үтерергә алып бара, кач», – ди. Ә ул: «Аллаһ әмеренә каршы килмим», –дип, шайтанны таш атып куа. Аллаһның  рәхмәте чиксез, Ул Исмәгыйльнең гомерен саклап кала, аңа алмашка Җәбраил  фәрештә аша куй сарыгы җибәрелә. Ибраһим пәйгамбәр моны да тиеш гамәл итеп кабул итә. Иң кадерле кешесе – улы исән кала, буыннар чылбыры өзелми, моннан да олы шатлыкның, бәхетнең булуы мөмкинме соң?  Шул чорлардан бирле, хаҗ кылганның икенче көнендә хаҗилар  бер йола буларак,   корбан чалдыралар һәм Минадагы шайтан баганасына таш ату гамәлен үтиләр. Изге җирдә яшәмәүче, хаҗ кылмаучы Татарстан  мөселманнарына һәм мәчетләргә  йөрмәүче милләттәшләребезгә ни эшләргә? Корбанны кем чалдырырга тиеш тә, ә кем аның итеннән авыз итә ала? Конференция булгач, журналистлардан сорауның күп килүе – табигый хәл. Корбан чалуның килеп чыгу тарихы белән таныштырган Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәковның бу сорауларга да җавабы әзер иде. 

– Кайберәүләр гаилә исеменнән бер корбан чалдырсам, шул җитә дип саный, – диде ул. – Чират буенча бер елны ире, икенче елны хатыны исеменнән корбан чалдырулар шәригать  буенча дөреслеккә туры килеп бетми. Аның Аллаһ тарафыннан кабул ителүе шикле. Гаиләдә һәр кешегә исәпләгәндә, бөтен бурычларын түләгәннән соң, 36 мең сум акчасы яки милке (алтын-көмеш бизәнү әйберләрен дә кертеп) кала икән,  корбан чалу тиеш.

Шунысын да әйтик: узган ел Татарстанда диния нәзарәте аша 22 мең сарык корбан чалынган, быел бу сан тагын 3  меңгә артыр дип исәплиләр. Казан мәчетләре янәшәсендәге 16 мәйданчыкта корбан чалу урыннары әзерләп куелган. Бәясе узган елгыдан 2 мең  сумга артык, корбанлык бер сарык  10 мең сум. Бу «Зәкәт» хәйрия фонды аша  корбан чалдырган очракта, республикабызның кайбер мәчетләрендә һәм шәхси кешеләр аша заказ биргән очракта  бәя үзгәрергә мөмкин.

Татарстан  Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды җитәкчесе әйткәнчә, фонд аша чалдырылган барлык корбан итләре мохтаҗларга таратыла. Быелгы ниятләре – 25 тонна  сарык итен әзерләп милләтенә, диненә, социаль хәленә карамастан, мохтаҗ кешене сөендерү. Халыкны вируслар белән куркытсалар да,  корбанлык терлекләр ветеринария хезмәтенең тулы тикшерүен узган.  Мохтаҗ кешеләр, һич тә икеләнмичә ит сорап, нәзарәтнең «Зәкәт» фондына  мөрәҗәгать итә алалар.

Изге Гает көннәрендә «Зәкәт» фонды  белгечләре авыру, дәвалау-тернәкләндерүдә мохтаҗ балаларга ярдәм итү  йөзеннән «Без синең белән» һәм «Мохтаҗны ашат» дип аталган хәйрия акцияләре үткәрә. Мөселман кардәшләр  һәм милләттәшләребез  мондый изге чараларда ел да катнашалар, бу юлы  да  читтә калмаслар дип ышанасы килә. Мескеннәрне һәм ятимнәрне  шатландырган кешене Аллаһы Тәгалә үзе  муллык белән куандырыр. 

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров бу көнне изгелекләр кылып калырга һәм җәмәгать белән  намаз укырга мәчетләребезгә чакырып калды. Республикабызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазы  кояш чыгып ярты сәгать узгач укыла.  Казанда  ул төгәл  сәгать 4  кә туры килә.

Татарстанда Корбан  гаете быел 20 июльгә туры килә. Бу көнне барлык халык бәйрәм итәчәк һәм ул бердәмлек, туганлык, мохтаҗлар хакында ихлас кайгырту рухында узар кебек. Очрашуда катнашкан дин әһелләренең чыгышын тыңлаганнан соң, һәрхәлдә, башкача  булырга мөмкин түгел дигән фикердә каласың.

Альберт САБИР
Фото: fototerro.ru

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.