Корыч утта чыныга, яки милли мәгарифебез бүген нинди хәлдә?

«Мәктәптә белем бирүнең милли эчтәлеген тәэмин итү» – уку елы тәмамланганда, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе шушы темага сөйләшү уздырырга булды. Фикер алышуга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыннан татар теле белеме кафедрасы мөдире, Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры Гөлшат Галиуллина, Татарстан ФАның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова, Казан шәһәренең мәгариф идарәсеннән баш белгеч Рәйхана Баһавиева, методист Раиф Зиннәтуллин, шәһәр районнары мәгариф идарәләренең бүлек башлыклары урынбасарлары Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Эльмира Хәмидуллина, Гүзәлия Ибәтуллина, Альбина Гыйләҗева, мәгариф идарәләреннән белгечләр һәм татар теле укытучылары килгән иде.

Биредә яңартылган федераль белем бирү стандартлары шартларында Казан мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту, милли тәрбия бирү, татар телендә дәреслекләр һәм укыту программасы әзерләү, милли белем бирү өчен кадрлар туплау белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Катнашучылар башта күңелдәге авыртканын чыгарып селкергә ашыкмасалар да, сөйләшә-сөйләшә, һәркемне борчыган милли мәгариф, милли тәрбия темасы һәрьяклап ачылды, ихластан аны саклап калу юллары эзләнде.

Беренче чыгыш, әлбәттә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләреннән башланды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова милли мәгарифнең бүгенге хәлен тотрыклы дип бәяләде. Аның фикеренчә, милли мәгарифнең үсеше, яшәеше өчен республика җитәкчелеге тарафыннан мөмкин булган шартлар тудырылган. «Әлбәттә, каядыр килеп җитмәгән җирләр дә бар, каядыр, әлегә, Аллага шөкер, дип тә әйтәсең. Канун ягыннан дисеңме, материаль-методик яктан булсынмы, җитәкчелекнең аңлавымы – хәзерге вазгыятьтә эшләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. ТР Президенты каршындагы туган телне үстерү һәм саклау комиссиясе оешуы да безнең өчен терәк булды. Яңа электрон дәреслекләр, мәгълүмати контент эшләү, методик әсбаплар әзерләү буенча киң күләмле, колачлы эш башкарыла. Алга таба да бу өлкәдә иркенләп эшләргә язсын. Үзгәрешләргә килгәндә, әйе, федераль дәрәҗәдә яңартылган стандартлар кабул ителде. Аның буенча безнең туган тел һәм әдәбият предметы өлкәсенә республикаларның дәүләт телләре килеп кушыла, ягъни татар милләтеннән булмаган барлык балалар татар телен Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак өйрәнү мөмкинлеген алалар. Дөрес, монда да аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Безгә инде шалтыратулар бик ешайды, хатлар да килә. Балалар хәзер туган телне дә, дәүләт телен дә өйрәнәчәкләрме, дигән сораулар туа. Бу очракта без аның баласы туган телен өйрәнәчәкме, әллә Татарстан Республикасының дәүләт теле буларак татар телен үзләштерәчәкме – сайлау хокукы әти-әнидә икәнлеген аңлатабыз. Барыбызга да мәгълүм, бүген балаларыбызның 63 проценты татар телен өйрәнә. Билгеле, аларның барысы да аны туган тел буларак өйрәнә алмый. Республикаларның дәүләт телен стандартларга кертү Татарстан инициативасы иде. Ни өчен? Күп очракта татар милләтеннән булмаган әти-әни туган тел буларак татар телен сайлый да, гариза язганда, шул инде күпмедер каршылык китереп чыгара. Хәзер уку планнарының мәҗбүри өлешендә Татарстанның дәүләт теле фәне – татар теле барлыкка килә. Бу ниндидер зур яңалык дип әйтмәс идем, чөнки мәктәпләребездә татар теле өч төп программа буенча өйрәнелеп килде. Бу – татар телен тирәнтен өйрәнүче милли мәктәпләр, рус телле мәктәпләрдә татар телен туган тел буларак өйрәнә торган, өченчесе – татар телен чит тел буларак өйрәнүче балалар өчен программалар. Без бары тик шушы калыпларга яңадан әйләнеп кайтабыз һәм, гадәттәгечә, безнең мәктәпләр өчен 3 программа саклана. Ул, безгә аңлашылмаучанлыклардан арынып, алга таба барырга мөмкинлек бирәчәк.

Билгеле, стандартлар барлыкка килүгә үрнәк эш программалары эшләнде. Алар бүгенге көндә туган телләрне үстерү институты базасында экспертиза уза, һәм инде аннан соң реестрга керер дип көтелә. 2020 елдан үрнәк программалар кертелгән иде, аның нигезендә эш программалары барлыкка килде. Беренче үрнәк программалар, аннан соң эш программалары, ә аннан соң инде укытучының үз программасы эшләнә. Алар шулай ук даими булыр һәм бөтен мәктәпләр өчен дә кереп китәр дигән ышанычыбыз бар», – дип сөйләде Лилия ханым.

«Түгәрәк өстәл»дә шулай ук яңартылган стандартлар буенча татар теленә бер сәгать кенә каралган дигән сүзләр йөрүен дә билгеләп үттек. Ә бит ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әле күптән түгел генә, һичшиксез, 3 сәгать сакланып калачак дип ышандырган иде. Бу – укытучыларны тынычландыру өчен генә булдымы икән, дигән сорауга Лилия ханым сәгатьләр санының бары үрнәк программаларда гына куелуын, ә аларның федераль методик киңәшмә карары белән кабул ителүен әйтте. «Бу реестрда башлангыч һәм төп мәктәп өчен үрнәк программаларда куелган. Үрнәк планнары берничә варианттан тора. Алар элек тә шулай иде. 2018 – 2020 елларда бу үрнәк планнар бетеп торды. Хәзер инде яңадан шул программаларга әйләнеп кайттык. Аларда укыту планы, инде әйткәнемчә, берничә төрле: сез билгеләгәнчә, туган телгә бер генә сәгать калганнары да бар, өч сәгать бирелгәннәре дә бар. Әмма министрның сүзе тынычландыру гына булмады. Чынлап та, безнең республикада, иншалла, татар теленә 3 сәгать сакланып калыр дип ышанып әйтә алабыз. Чөнки бу – укыту планына гына карамый, ул укытучыларның сәгатьләр планы үтәлешенә дә кагыла. Менә бүгенге көндә федераль дәүләт белем бирү стандартларына үзгәреш кертелә. Аннан соң кыскартылган сәгатьләр саны яңадан кире кайтарылачак, бу инде безнең элекке уку планнары үзгәрешсез кала дигән сүз. Ләкин болар барысы да проект һәм анда уку планын кабул итү мәктәпнең вәкаләте икәнлеге кат-кат әйтелә. Димәк, мәктәп уку планын үзе кабул итә, үзе раслый һәм шул план буенча эшне оештыра. Әгәр дә сәгатьләр саны кире кайтарыла икән, бездә бөтен шартлар тудырылган, дәреслекләребез дә, уку әсбапларыбыз да бар, Аллага шөкер, укытучыларыбыз да җитәрлек, мөмкинлекләр зур», – дип сөйләде ул.

Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы: «Үзгәрешләргә килгәндә, эшләребез тотрыклы барса, без шуңа шат. Җитәкче яхшымы дигәч әйтәләр бит, яхшы зыян китерми, дип. Тынычлап, иркенләп эшләргә генә язсын, – дип белдерде. Ул укыту планнарын хәл итүнең, иң беренче чиратта, мәктәп директорыннан торуын искә төшерде. – Әгәр дә мәктәп директоры татар теленә якын килеп карый һәм аны кирәк дип саный икән, аның сүзен мәктәп тә, коллектив та тыңлаячак. Бүгенге көндә чагыштырып карасак, татар теле һәм әдәбияты 4–5 әр сәгать укытылучы мәктәпләр дә бар. Хикмәт мәктәп җитәкчелегенең укытучылар һәм ата-аналар белән җитәрлек күләмдә эш алып баруына кайтып кала. Аннары ни өчен татар теле генә кыскартылырга тиеш, ул бит башка фәннәргә дә кагыла. Күләме зур булган башка фәннәрне дә кыскартырга мөмкин бит», – дигән фикерен җиткерде методист.

Лилия Марс кызы исә хәзер кабул ителәчәк яңа канун нигезендә бу мәсьәлә мәктәпләрнең уку планын гамәлгә куючы, ягъни мәгариф идарәсе белән килештерелергә тиеш булачагын әйтеп тә сөендерде.

Ә Казан мәктәпләрендә милли тәрбия юнәлешендә эш ничек тора? Бу турыда сүз Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Рәйхана Баһавиевага бирелде. Аның әйтүенчә, башкалада 166 мәктәп бар. Һәрбер мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын фән буларак укыту югарыда телгә алынган планнар нигезендә оештырылган. Татар теле һәм әдәбияты күп кенә мәктәпләрдә өч сәгать укытыла. «Без милли мәгариф дигәндә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен генә күз алдында тотмыйбыз бит. Милли мәгариф ул – бөтен укыту-тәрбия процессының тармакларын да үз эченә җыйган зур система. Монда телебезне үстерү, милли үзаң формалаштыру, әдәбиятыбызга, мәдәнияткә, халыкның тарихи кыйммәтләренә сакчыл караш формалаштыру кебек бурычлар да керә. Шул өлкәдә Казан шәһәрендә келтерәп эшләп килә торган система бар. Аллага шөкер, аны 2017 елда да тар-мар итеп бетерә алмадылар. Ул сакланып калды һәм бүген дә яши. Матбугатта бу өлкәдәге эшчәнлек буенча бик үк дөрес булмаган материаллар да күрергә туры килә. Журналистлар язганда, азрак өйрәнебрәк язсыннар иде дигән фикер әйтәсем килә. Әйе, яктырту җитеп бетми дә торгандыр. Әмма мәктәпләребездә укучылар белән дә, әти-әниләр белән дә татар телендә тәрбияви, киң күләмле, тирән эчтәлекле чаралар еш үткәрелеп килә», – дип сөйләде ул.

«Әни, әнкәй, әнием!», «Сөйлә», «Хәрәкәттә– бәрәкәт» шәһәр бәйгеләренең әти-әниләрне һәм мәктәпне бәйләп торуда, милли кыйммәтләребезне яшь буынга җиткерүдә, телебезгә мәхәббәт уятуда зур роль уйнаганлыгын билгеләп узды. Форсаттан файдаланып, ТР Президенты каршында оешкан татар телен саклау комиссиясенә шушы бәйгеләрне оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

Моннан тыш, Сәйдәш мәдәният үзәгендә ачылган татарча «Апуш» балалар театр студиясе, «Сәләтле буын» бәйгесенең балаларда сәхнә сәнгате аша телгә мәхәббәт тәрбияләү, камил итеп сөйләшергә өйрәтү, әдәбиятыбызга, җирле матбугатка кызыксыну уяту кебек зур максатларны күздә тотып башкарылуын җиткерде. Укытучыларның һәм балалар бакчалары тәрбиячеләренең һөнәри осталыгын тагын да үстерү һәм, бүгенге көн ихтыяҗларын искә алып, телне кызыктырырлык итеп бирә алырдай педагоглар тәрбияләү максатыннан семинарлар циклы уздырылуын да әйтеп үтәргә кирәк. Монда Казан шәһәрендә эшләүче алдынгы педагоглар гына түгел, хәтта чит илләрдән – Финляндиядән, Япониядән торып эшләүче, үзләрендә татар телен өйрәтүче педагоглар да катнашкан. «Казан шәһәрендә мактап сөйләрлек, үрнәк итеп куярлык, кызыксындырып укыта белгән укытучыларыбыз бар. Безгә менә шуны матур итеп халыкка күрсәтү җитми. Матурлыкны бары матурлыкны күрсәтеп кенә тудырып була, яхшылыкны яхшылык күрсәтеп кенә тәрбияләп була», – дип сөйләде Рәйхана ханым.

Шулай ук кунаклар шәһәр күләмендә төгәл фәннәрдән татарча олимпиадалар үткәрелүне дә әйтеп уздылар. «Бу – үзенә күрә бер кызыксындыру чарасы гына түгел, искиткеч матур, искиткеч югары дәрәҗәдәге, бөтен мәктәпләрне җыеп, барлап уздырылучы чын мәгънәсендә уникаль проект. Казанда нигез салынган матур дәрәҗәгә күтәрелгән чара. Нәтиҗәләре дә бар, әлеге бәйгедә җиңгән укучыларыбыз хәзер татар халкына хезмәт итүче кадрлар булып җитеште. Мәсәлән, алар арасыннан танылган артистларыбыз Ришат Әхмәдуллин, Эмиль Талипов, Сөмбел Билалова, Алия Исрафилова, Айсылу Габдиноваларны әйтеп үтәргә мөмкин. Бу бәйгеләрнең әһәмияте бик зур, аны республика дәрәҗәсенә күтәрү хыял гына булып калмасын», – дигән теләген белдерде Лилия Марс кызы.

Сөйләшүдә мәктәпләрне туган телдә дәреслекләр белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә дә тукталып үттек.

«Бүгенге көндә нинди яңа уку әсбаплары әзерләнә һәм яңа дәреслекләрдән нинди нәтиҗәләр көтәсез?» – дигән сорауга Лилия Әхмәтҗанова үзенең һөнәре буенча тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булуын, ә җәмгыять белеменнән гомер-гомергә дәреслекләрнең булмавын әйтеп узды. Аның фикеренчә, укыту әле дәреслектән генә тормый. Бүгенге көндә укытучыларга материаллар җитәрлек. 89 дәреслек федераль исемлеккә кертелгән. Татар теле дәреслекләре авыр дигән сүзләр ишетелгәч, 2016 елда Мәгарифне үстерү институты базасында татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүче укучылар өчен булган «Сәлам» дәреслекләре әзерләнә. Бүгенге көндә беренче һәм дүртенче сыйныф дәреслекләре федераль исемлеккә керергә лаек дип табылган. 9 нчы сыйныф өчен эшләнгән дәреслекләр агымдагы елда шулай ук федераль исемлеккә кертү өчен тапшырылган. Заман үзгәрә, гел бер урында таптана алмыйбыз, шуны исәптә тотып, яңартылган туган тел дәреслекләре, моннан тыш, «Адымнар» полилингваль мәктәбе өчен яңа буын дәреслекләре эшләнә башлавын сөйләде ул.

Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин федераль исемлеккә кертү өчен узган ел – 39, быел 41 тәрҗемә ителгән дәреслек тапшырылуын хәбәр итте. «Ул бик җайлы гына эш түгел. Аның тәрҗемә өлеше дә, интерактив өлеше дә, басма өлеше дә булырга тиеш. Аның өчен акчасын да түләргә кирәк, хөкүмәткә рәхмәт, бу акчалар ярдәмендә инде ике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятында эш тукталганы юк – мөхәррирләр баш күтәрми эшли», – дип белдерде ул. Уку программасына кертелгән язучыларның әсәрләре аудиосын аларның сайтында (https://tatkniga.ru/) табарга һәм рәхәтләнеп бушлай файдаланырга мөмкин икәнлеген әйтеп узды. Аның укытучылар өчен генә түгел, машинада барганда яисә ял иткәндә, балаларына тыңлату өчен әти-әниләргә дә файдалы булуын белдерде.

«Ярый дәреслекләр дә булыр, мәктәпне татар телен камил белеп тәмамларбыз да, ләкин киләчәктә БДИны татарча бирү мөмкинлеге, татарча белем бирүче югары уку йортларына керү мөмкинлеге юк бит. Шунысы кызганыч. Үзем рус мәктәбендә укыдым. Татар теле факультатив рәвешендә шимбә көнне җиденче дәрес итеп куела иде. Рус фамилияле балалар кайтып китә, ә без татар фамилиялеләр аларга кызыгып утырып кала идек. Алар ишегалдында туп тибәләр иде. Гаиләдә аралашу татар телендә барганлыктан, татар китаплары укыганлыктан, үзем дә, сеңлем дә хезмәт юлыбызны татар матбугатында башлый алдык. Ә хәзер укырга теләгән кешегә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Ата-ананың теләге, ярдәме генә кирәк», – дип тәмамлады сүзен Илдар Камил улы.

ТР ФАның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова федераль дәүләт белем бирү стандартларында күрсәтелгән татар теле һәм әдәбияты предметларына туры килә торган яңа укыту-методик комплекслары турында сөйләде. Тулы бер комплекс (традицион дәреслек, электрон дәреслек, укытучы өчен методик кулланма һәм төрле баскычларга караган программалар буенча мөмкинлек булганда эшләнә торган эшләр) буларак әзерләнгән әлеге укыту-методик комплекслар бүгенге көндә мәктәпләрдә сынап карау – апробация үтә, кайберләре инде федераль дәреслекләр исемлегенә кертү өчен тапшырылган. 1–4 нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге уңай бәя алган, ул да исемлеккә керер дип өметләнәләр. Әлеге дәреслекнең үзенчәлеге – аның ике дәрәҗә өчен эшләнгән булуы. Мәктәпләрдә телне төрле дәрәҗәдә белүче балалар булырга мөмкин. Алар база өлешендәге белемнәрне үзләштергәч, алга таба рәхәтләнеп тирәнтен өйрәнүгә күчә алалар. «Электрон дәреслекләр дә бик уңайлы, анда шактый гына интерактив уеннар кертелде, һәрбер текстның үзенең аудиоязмасы бар. Элек дәреслекләрдә лингвистик компетенцияләрне алга чыгарган булсак, хәзер коммуникатив компетенцияне беренче планга куябыз. Ягъни язучыларның әсәрләре нигезендә укучыларны сөйләшүгә чыгару өчен, төрле-төрле вакыйгалар кертелә, шуларга җаваплар бирү рәвешендә укучыларны әңгәмәгә тартабыз. Дәресләр күбрәк укучыны сөйләштерүгә корылган. Бу дәреслекләргә нигезләнеп, видеоматериаллар да әзерлибез. Бүгенге көндә 1–4 нче сыйныфлар өчен видеодәреслекләр әзерләнеп, Мәгариф министрлыгы сайтына урнаштырылды. Бу – дәресләрне җанландырып җибәрү өчен менә дигән материал. Шулай ук шушы дәреслекләргә нигезләнеп әзерләнгән СберКласс электрон белем бирү платформасы өчен эшләнгән шактый гына зур контент бар. Биредә шактый бай материал: спектакльләр, кинофильмнар, кыска роликлар, әсәрләрнең аудиоязмалары тупланган», – дип эшчәнлекләре белән уртаклашты Гөлназ ханым.

Әгәр милли мәктәп өчен чын педагоглар әзерләнмәсә, татар теле укытучылары дәресендә заманасына туры килердәй һәм нәтиҗәле технологияләр белән тәэмин ителмәсә, бернинди нәтиҗә булмаячак. Шуңа да бу өлкәдә кадрлар мәсьәләсе дә гаять дәрәҗәдә әһәмиятле. Хәзер бигрәк тә, чөнки татар теле укытучыларының саны кимеде. Аларга көн күрергә җитәрлек акча эшләү өчен өстәмә сәгатьләр алырга кирәк. Шуңа да вузларга барырга әзерләнүче яшьләр татар теле һәм әдәбияты юнәлешен сайламаска тырыша. Бүген бу өлкәдә нинди проблемалар бар?

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире, Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе профессоры Гөлшат Галиуллинага әнә шул хакта сорауларыбызны яудырдык. «Бүген милли мәгариф дигән төшенчәнең бик катлаулы икәнен барыбыз да беләбез, – дип башлады ул сүзен. – Милли мәгариф ул – тел белән әдәбият укыту гына түгел, ул, гомумән, милли шәхес тәрбияләү. Бу өлкәдә әйдәп баручы үзәк буларак, продуктив эшлибез, дип исәплим. Мәгариф өлкәсенә генә түгел, милли мәдәният өлкәсенә дә кадрлар әзерлибез. Безнең бурыч – телне һәрьяклап белгән, татар дөньясын аңлаган, татар милләтенә хезмәт итәрлек, туган телебезнең аһәңлеген саклап, киләсе буыннарга тапшырырлык хезмәткәрләр тәрбияләү. Укытучы грамматика яки тел төзелешен генә биреп калмыйча, балаларны татарча сөйләмгә өйрәтеп, аларны мәктәптән мин татар баласы дигән горурлык хисе сеңдереп чыгарырга тиеш. Бу уңайдан үзебездә дә төрле түгәрәкләр, театр студиясе, ансамбльләр эшләп килә. Алар тулы бер комплектта татар белгечләре әзерли. Яшь кенә булуларына карамастан, инде зур уңышларга ирешкән студентларыбыз – актив эшләвебезне күрсәтә торган кадрлар, дип әйтер идем».

Аның сүзләренчә, хәзер КФУ чиста татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына әзерләми. Бүген әгәр өстәмә тагын бер белгечлек булмаса, эш табу мөмкинлеге чикләнгән. Шунлыктан татар теле һәм инглиз теле белгечлеге янына быелдан рус телен дә өстәү күздә тотыла. Шулай ук билингваль мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү дә уңышлы гына бара. «Бу – республиканың милли мәгарифкә керткән зур бүләге. Татар теле белән генә чикләнмичә, киләчәктә туган телебездә төгәл һәм иҗтимагый фәннәрне татарча укытуны оештырмасак, милли мәгариф системасы төзек булмас. Шушы юнәлештә эш алып барабыз. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк, кимчелекләр табарга мөмкин. Әмма бүгенге шартларда әлеге башлангычлар үз нәтиҗәләрен бирә, һәм алга таба да уңышлы булыр дип ышанып калабыз», – дип сөйләде Гөлшат ханым.

Бүген телне саклап калу, үстерүне мәктәпкә генә кайтарып калдырырга тырышу тенденциясе яши. Шуңа күрә бу өлкәгә ата-аналарны җәлеп итү эше дә мәктәп җилкәсенә төшәдер, мөгаен. «Түгәрәк өстәл»дә ата-аналар белән эш җитенкерәп бетмәве, аны камилләштерергә кирәклеге дә әйтелде. Без әтиәниләрнең фикер сөрешен үзгәртү, дөрес юлга кертү өчен, бөтен көчне куеп эшлибез, дип сөйләде Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча бүлек башлыгы урынбасары Эльмира Хәмидуллина. Аның сүзләренчә, мәктәпнең уңышы 90 процент директордан тора. Ана теле буларак, 100 процент татар телен сайлаган мәктәпләребез бар. Бу, иң беренче чиратта, директорның хезмәте, димәк, укытучылар һәм әти-әниләр белән дөрес аңлату эше алып барылган дигән сүз. Кызганыч, бүген социаль челтәрләрдә дөрес булмаган мәгълүмат та күп. Әти-әниләр аны карап бара, үзләренчә нәтиҗә чыгара. Шуңа да ата-ана гариза язган вакытта ук, һәрберсе белән индивидуаль рәвештә сөйләшергә кирәк, дигән фикер җиткерде ул. Катнашучылар да, аны хуплап, бу эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәклеген әйттеләр.

Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова бүген 9 нчы сыйныфта төп дәүләт имтиханнарын рәхәтләнеп татар телендә бирергә мөмкинлек булуын, әмма хәтта чеп-чи татар районнарында да аны татарча бирергә теләмәүләрен әйтеп узды. «Түгәрәк өстәл»дәге мәгариф әһелләренең фикеренчә, бу – телгә ихтыяҗ юклыктан да һәм шулай ук милли үзаң, милли рухның җитәрлек дәрәҗәдә булмавыннан да килә. Биредә дәүләт җитәкчеләренең, мәктәп директорларының үзләре үк үрнәк күрсәтүләре, яки эшкә урнашканда, татар телен белүчеләргә ниндидер кызыксындыру чаралары кертелү әти-әниләрнең фикерен үзгәртүгә йогынты ясар иде дигән сүзләр дә яңгырады.

Казан федераль университеты доценты, Казан шәһәренең 54 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Николай Максимов: «1980–1990 еллардан алып татар теленең үзәгендә торган кеше буларак әйтәм, ул чорда шулкадәр зур күтәрелеш башланган иде. Югары уку йортларында татар телле төркемнәр барлыкка килде. Без хәтта дипломнарны татарча язуга кадәр барып җиттек. Хәзер менә югары уку йортларында татар группалары оешса, татарча укытылса, әти-әниләр аларга балаларын юнәлтмәс идеме? Теге вакытта вуз җитәкчеләре моның югарыдагыларга бик кирәк түгеллеген сизеп алды, һәм күтәренке башланган эш үзеннән-үзе сүнде. Күп нәрсә директорлардан тора дип әйттек, бу хакта җитәкчеләр аларны җыеп үзләре сөйләшергә тиеш», – дип сөйләде.

Николай Максимов 10–15 ел дәвамында, федераль стандартларга нигезләнеп, рус баласын, татарча белмәгән татар баласын сөйләшергә өйрәтү максаты белән, үзенең программасын төзегән һәм аның нигезендә 5 нче сыйныфка кадәр дәреслекләр язган. Шулай ук сөйләмдә кирәкле бөтен сүзләрне кертеп, 60 таблица төзегән. Аның әдәбият дәресләре шигырь текстларын уку белән бара һәм шуңа нигезләнеп сөйләм оештырыла. «Дәреслекләр дип күпме генә әйтсәләр дә, күп нәрсә, иң беренче чиратта, укытучыдан тора», – диде ул.

Бу нисбәттән, Лилия Марс кызы да үз фикерен җиткерде. Аның сүзләренчә, заманында мөстәкыйль университет ачу хәл ителә язган һәм хәтта аңа бина да каралган иде. Шулай ук Фәннәр академиясе яки Казан федераль университеты каршында ачу мөмкинлеге дә уйланылды. Әмма федераль бюджеттан эшләргә акча һәм рөхсәт бирелмәгән. Республика бюджеты мөмкинлекләрен өйрәнеп, бу эшне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында башларга карар ителде. «Үзем КФУга барып чыккач, мине «Апа, исәнмесез!» дип каршы алдылар. Казан, Чистай һәм башка шәһәр егетләре татарча сөйләшәләр, алар ике телдә укый торган төркем булып чыкты. Тактада информатика мәсьәләләре татарча язылган. Бу– күз буяу гына түгел, чын мәгънәсендә тулы канлы эш бара дигән сүз. Әмма кызганыч, федераль бюджет хисабына аерым зур-зур төркемнәр тупларга мөмкинлек булмады. Бу проект – тулаем республика бюджеты хисабына, Президентыбызның үз җаваплылыгына алып кабул ителгән карары нәтиҗәсе. Әйе, ул җитәрлек түгел, балаларны максатчан, ягъни район мәгариф бүлекләре юлламасы буенча кабул итәбез. Аларны сайлап алу ел дәвамында бара, район башлыклары белән дә, мәгариф идарәләре, мәктәп директорлары белән дә очрашулар үткәрелә, чөнки бөртекләп җыймаганда, бу төркемнәрне булдыру бик авыр.

Ә инде директорларга килгәндә, шушы көннәрдә аларны Илсур Гәрәевич шәхсән үзе җыйды, һәм андагы сөйләшүнең саллы гына бер өлеше шушы милли мәгариф, татар сыйныфларын туплау, укыту планнарына багышланды», – дип сөйләде.

Лилия Марс кызы үз чиратында татар телле белгечләрнең, университетта гына түгел, педагогия көллиятләрендә дә әзерләнүен әйтеп узды. Әлегә кадәр төп база Арчада булса, быелдан Минзәләдә ике төркем, Чаллыда һәм Түбән Камада да берәр төркем тупланган. Ягъни педагогия көллиятләрендә дә балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен татар телле белгечләр әзерләү бара, бу эш дәвамлы булыр, дип шулай ук ышанасы килә.

«Түгәрәк өстәл»дә мәктәп һәм гимназияләрнең татар исемнәре турында да сүз булды. «Нинди татар гимназиясе булсын, анда русча укыталар бит дип әйтүчеләр бар. Әмма аның ишегеннән килеп кергәч үк, аерым бер мохит, татар мәктәпләренә генә хас булган үзара мөнәсәбәт сизелеп тора, һәм ул бик кыйммәт йөри. Исемне алу бик җайлы, аны алу белән директорның өстеннән тау төшкән кебек булачак, чөнки ул үзе бер зур җаваплылык», – дигән сүзләр яңгырады. Шулай ук полилингваль мәктәпләр ачылуның да нәтиҗәсе булырга тиешлеген билгеләп уздылар. Элек русча сөйләшкән балалар да, полилингваль мәктәпкә йөри башлагач, татарча сөйләшә башладылар, дип сөйләде катнашучылар. Билгеле, бу – аны оештыручылар теләгән дәрәҗәдә үк түгел әле.

Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Совет районы буенча бүлек башлыгы урынбасары Гүзәлия Ибәтуллина 180 нче полилингваль гимназия мисалында ата-аналар белән эшнең ничек оештырылырга тиеш булуын күрсәтеп узды. Аларның хәтта үз киностудияләре дә бар. Күптән түгел биредә төшерелеп, бөтен Казанны шаулаткан «Авторучка» фильмында мәктәп коллективы белән бергә әти-әниләрнең дә катнашуын, шулай итеп, аларның мәктәпкә һәм туган телебезгә тартылуын әйтте ул. «Без ихтыяҗны мәктәп шартларында үзебез тудырырга тиешбез. Ә инде укытучыларга килгәндә, мәктәптә татар теле укытучыларыннан да күбрәк эшләүчеләр юктыр. Нинди генә конференция булмасын, нинди генә класстан тыш чара уздырылмасын, алар барысына да җитешә», – дип сөйләде ул.

Чыннан да, шәһәр баласында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү бик үк җиңел эш түгел. Әмма бу өлкәдә уңышлы эшләп килүче, нәтиҗәләре күзгә күренгән укытучыларыбыз җитәрлек, Аллага шөкер. Бигрәк тә яшьләрнең шушы юлны сайлап, бирелеп эшләүләре сөендерә. Үзенең эшчәнлеге белән таныштырып китү максатыннан, «түгәрәк өстәл»гә, әнә шундый укытучыларыбызның берсе – Казан шәһәре «Унбер» күппрофильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Габдуллаҗанованы чакырдык.

Биредә ул беренче елын гына эшли, аңа кадәр «Бала-Сити»да хезмәт куйган. Хәзер параллель рәвештә «Сәләт» мәктәбендә дә белем бирә. Ул, үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып, кайбер нәтиҗәләре белән дә уртаклашты. Рус балаларында татар теленә мәхәббәт уятып, алар белән проектлар әзерләү дәрәҗәсенә кадәр барып җитүләрен сөйләде. «Хәзер дәреслекләр дә, методик материаллар да җитәрлек, үзең теләгәнен сайлап алырга, теләгәнчә кулланырга мөмкинлек бар. Эшчәнлегемдә шул ук аудио-видеоязмаларны да кулланам, уеннар да уйныйбыз, төрле бәйрәмнәр оешты-
рабыз, «Татар китабы йорты» кебек милли мәдәни үзәкләргә дә еш йөрибез. Театр түгәрәге алып барам. Татар балалары өчен Канадада оештырылган онлайн-мәктәптә эшләдем. Шул вакытта үземнең сыйныфтагы балалар белән андагыларны туры эфирда аралаштыра идем. Шулай аларның күзаллавы арта, телгә кызыксыну уяна.

Балалар өчен мин һәрвакыт апа һәм «русча белмим», бик сирәк кенә инглиз телендә җавап бирергә мөмкин. Болай эшләү авыр, әлбәттә, әмма үз нәтиҗәләрен бирә. Мин балаларны шулай туган телемә һәм балаларга мәхәббәтем аша тәрбиялимдер, шулай җәлеп итәмдер», – дип сөйләде ул. Һәм телне популярлаштыру, туган телне өйрәнүгә ихтыяҗ тудыруда, татар теле укытучысы гына түгел, төрле фән укытучыларының да ирешә алуын әйтеп үтте.

«Түгәрәк өстәл»не йомгаклап, милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова милли мәгариф өлкәсендә әти-әниләрнең безнең өчен бик зур терәк булуларын кабат билгеләп узды. «Милли мәктәп – Аллаһы Тәгаләнең биргән бер нигъмәте. Чөнки авырлыкны яратканыма бирермен дигән Ул. Башка фәннәрне укыту да җиңел түгел, әлбәттә, әмма алар инде бер сызылган юлдан бара. Ә милли мәгарифнең машинасы да кыеклап бара, юлы да сикәлтәле, әмма корыч утта чыныкты. Чыннан да җаваплы авыр, әмма кызыклы, үз өстеңдә эшләүне таләп итә торган, һәрвакыт эзләнүдә булырга мәҗбүр итә торган юл. Иншалла, алга таба бары тик алга гына үрмәләрбез дигән өметтә калыйк», – дип тәмамлады ул сүзен.

Әйе, «түгәрәк өстәл»ләр янында сөйләшүләр еш булып тора, әмма проблемалар шул килеш кала бирә. Тик сөйләшү генә дисәләр дә, матбугатның төп эше шул инде – бу теманы күтәреп чыгу, уртага салып фикер алышу һәм яктырту. Кайвакыт нидер үзгәртеп, тиешле карар кабул итү өчен әнә шуның да файдасы тия. Сөйләшкәннәр сүздә генә калмасын иде, җитәкчелек тә игътибар итеп, күтәрелгән мәсьәләләрнең берникадәре булса да гамәлгә кертелеп, халкыбызга файда китерсен иде.

Сөйләшүне Фәния Лотфуллина алып барды һәм язып алды

Альберт Сабир фотолары

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.