Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада «Ел укытучысы» кем?

Татарстанда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы дәвам итә. Укытучылар бар белемнәрен, тәҗрибәләрен файдаланып ике номинациядә көч сынаша: «Ел укытучысы» (5 елдан артык педагогик...

Татарстанда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы дәвам итә. Укытучылар бар белемнәрен, тәҗрибәләрен файдаланып ике номинациядә көч сынаша: «Ел укытучысы» (5 елдан артык педагогик стажлылар) һәм «Педагогик дебют» (3 елдан кимрәк эш стажлылар). Конкурс барышында бәйгедә катнашучылар заманча технологияләрне, ФГОС таләпләре буенча укыту методикасын кулланып дәресләр һәм мастер-класслар бирә.

Кичә Кукмарада 36 укытучы катнашында узган бәйгенең район этабына йомгак ясадылар. Нәтиҗәдә Кукмараның С.Әхтәмов исемендәге 5нче мәктәпнең музыка укытучысы Гөлназ Мөхәммәтҗанова - I, 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Рамазанова – II, ә А. Булатов исемендәге 2нче лицейның тарих укытучысы Ландыш Саматова III урынга лаек булды.
А. Гыйлманова Г.Нуриева, А.Андреева
«Педагогик дебют» номинациясендә Кукмараның күп профилле лицееның башлангыч сыйныф укытучысы Алина Андреева җиңү яулады. Җиңүчеләр дипломнар, һәм канцтоварлар кибетенә сертификат тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ