Логотип Магариф уку
Цитата:

Кырым – Россия күкрәгендәге роза таҗы

Борынгы Кырым татарлары шәһәре Алупканы күреп кайту теләге миндә Казан Финанс институты профессоры Саре Нуриның оныгы, озак еллар Казан консерваториясен җитәкләгән органчы Рубен Абдуллинның улы, шагый...

Борынгы Кырым татарлары шәһәре Алупканы күреп кайту теләге миндә Казан Финанс институты профессоры Саре Нуриның оныгы, озак еллар Казан консерваториясен җитәкләгән органчы Рубен Абдуллинның улы, шагыйрь Искәндәр Абдуллиннан (алмашаты – Нури Бурнаш) интервью алганнан соң туды. Ялтадан 17 чакрымда гына урнашкан бу зур булмаган калада XIX гасыр урталарында бары Кырым татарлары гына яшәгән. Саре Нуриның нәсел-нисбәте генә түгел, хәрби очучы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Әмәт-Хан Солтанның гаиләсе дә шушында гомер кичергән. Депортациягә  кадәр аларның йортлары янәшә торган. Егет белән кыз хәтта бер-берсенә күз салып йөргәннәр. Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан Кырымда узачак Сабантуйга чакыру килгәч, ике дә уйлап тормыйча, күренекле шәхесләре һәм фаҗигале язмышы белән күңелгә кереп оялаган Кырымны аркылыга-буйга йөреп чыгу уена тугры калып, юлга кузгалдык.
Воронцов сараенда – Коръән аяте
Симферополь (Кырым татарлары аны хәзергәчә Ак Мәсҗед дип йөртәләр) очыш аланында безне милләттәшебез Равил Байтуллович Сунюков каршылап, үзенең Алупкадагы җыйнак кына кунакханәсенә алып кайтып китте. Ул юлда ук бу якларның тарихын бәян итә башлаган иде. Аннан соң: «Сез башта ярымутрау белән үзегез танышыгыз, аннан соң сүзне дәвам итәрбез. Сәяхәтне Воронцов утарыннан башласагыз, ялгышмассыз»,– дип куйды.

Тарихтан белгәнебезчә, Кырымны1784 елда Кырым татарлары кулыннан тартып алуда Бөтенроссия императрицасы Екатерина II нең фавориты,  князь Григорий Потёмкин хәлиткеч роль уйный һәм шуның өчен Кырымның греклар чорындагы борынгы атамасы буенча князь Потёмкин-Таврический исеме һәм анда хакимлек итү хокукы ала. Патшабикә һәм Кара диңгез флотын оештырган князь үзе үлгәннән соң, бу җирләр, шул исәптән Алупка да дәүләтнеке дип игълан ителә. Ә 1823 елда 37 ихатада 223 Кырым татары яшәгән авыл 1812 елгы Франция – Россия сугышы герое, генерал-фельдмаршал, 80 мең крепостной крестьяны булган Новороссия крае генерал-губернаторы Михаил Воронцовка бирелә. Ул әкренләп Кырым татарларының җирләрен сатып ала башлый һәм биләмәләрен 40 гектарга җиткерә. Крепостнойлар хезмәте белән тау-таштан арындырылган урында зиннәтле сарай өчен снайпер-солдатлар фундамент сала. Үзе Бөекбританиядә белем алганлыктан, ул илгә хөрмәте бик зур булган губернатор зиннәтле сарайның проектын иҗат итүне корольләрнең яшәү урыны – Букингем сарае авторына тапшыра.

Бездә Воронцов сарае турында ишетмәгән кеше юктыр. Ләкин аның үзен күрмичә, күләмен, үлчәмен белмичә, мәһабәтлелеген күз алдына китерү мөмкин түгел. Җирле халыкның әйтүенә караганда, Бөек князь сарай мәңгелек булсын өчен диабаз ташыннан күтәрелгән диварының ике каты арасына кургаш койдырган. Инглиз архитектор бинаның Европа стиленә җирле үзенчәлекләрне искәрткән күп кенә бизәкләр өстәгән. Аның төтен чыгару морҗалары мәчет манараларын хәтерләтү генә түгел, диварында имам кыйблага карап вәгазь сөйли торган михрабка охшаш ярым куыш та бар. Аның өстенә гарәп хәрефләре белән алты тапкыр «Аллаһтан башка җиңүче юк» дип, Коръән аяте язылган.
 40 гектарлы мәйданның күпчелек өлешен биләгән Воронцов парк комплексының үзенчәлеге аның дизайнын немец ботанигы ясауга бәйле. Ай-Петри тавының итәгендә Кара диңгез яры буйлап урнашкан гөлбакчада дөньяның төрле почмакларыннан китерелгән ике йөз төрдән артык экзотик агач һәм куак үсә , берничә шарлавык, өч күл, фонтаннар, шул исәптән «Күз яшьләре» фонтаны бар. Әлеге могҗизаларны карап йөргәндә, мин Искәндәр Абдуллинның сөйләгәннәрен искә төшердем. Аның бабасының бабасы – 1864 елда туган Гази Хәбибулла башта граф Воронцовның паркында бакчачы була. Аннан Воронцов сарае һәм утарының идарәчесе хезмәтен алып бара. Күрәсең, Европа тәрбиясе алган генерал-губернатор, без бүген сөйләргә яратканча, толерант шәхес булган. Ул үзенең зиннәтле сарае янына христиан храмы да, мөселман мәчете дә төзеткән. Хәзер инде Аллаһ йортын күреп булмый. Җирле халыкның әйтүенчә, башта, җир тетрәүдән җимерелде, дигән сылтау белән аның урынына кинотеатр салып куйганнар. Соңгы түнтәрешләрдән соң анысы да азык-төлек кибетенә әйләнгән. Ярымутрау тарихын өйрәнүчеләр,  большевиклар хакимлеккә килгәч, монда чиркәүләр белән беррәттән, мәчетләрнең дә күпләп ябылуы турында яза. Кырым Республикасы төзелүгә ике ел дигәндә – 1923 елда ук 26 Аллаһ йорты, шул  исәптән Алупкадагы җәмигъ мәчет тә туздырыла.
Табигать тә үч ала
Без Кырымнан кайтып, берничә көн үтүгә, матбугат чаралары ярымутрауда көчле яңгырлар явып, Ялта тирәсендә су басу, таудан ком ишелү, хәтта автомобильләрнең диңгезгә төшеп китүе турында хәбәр итте. Бу хәл кунакханә хуҗабыз Равил Байтуллович белән булган әңгәмәләрне искә төшерде. «Кырым – бик хикмәтле урын. Аның көен җирле халык, беренче чиратта Кырым татарларыннан башкалар белеп бетерә алмый», – дигән иде ул.  Аның белән күп сүзебез экология – Кырымдагы су кытлыгы, тау, ком-таш шуышу, биналар ярылу  турында барды. Күңеле сизгәндәй, әңгәмәдәшем хәтта: «Ни өчен тау токымнарының шуышып аска төшүе ешайды дип уйлыйсыз?» – дигән сорау куйды минем алдыма һәм үзе үк җавап та бирде. «Җир асты һәм җир өсте суларының агышын үзгәртү аркасында». Аныңча, алардан өстәрәк каланың Нагорный урамы буйлап узган трассаны салганда, күп урыннарда су  юлы бозылган. «Алупкадан ерак булмаган җирдә «Хаста баш» (мәгънәсе – авыру баш) җир асты  су башы бар иде. Ул диңгез биеклегеннән 500 метр өстәрәк урнашкан һәм борынгы заманнардан алып хәзерге көннәргә кадәр ярымутрауның бу тирәсен  су белән тәэмин итү чыганагы булып торды. Хәзер ул кипте», – дип сөйләде безгә Равил абый. Ялта экскурсиясеннән кайтканда, без моңа үзебез дә ышандык:такси  шофёры, гадәттә, көчле яңгырдан соң су җыела торган урынның коры булуына гаҗәпләнеп, элек бу юлдагы су аша үтеп булмый торган иде», – дип куйды. Хәтта XVIII  гасыр ахырында бу якларда булып киткән немец галиме Пётр Паллас та үз хезмәтләрендә мондагы бик бай су чыганагы – «Хастагая»ны телгә алган. Димәк, кешенең табигать законнарын бозуы аркасында шундый көчле су башы кипкән яки читкә киткән.

«Әгәр сез Алупкадагы биналарны ныклабрак күзәтсәгез, күбесенең ярылганын күрерсез, – ди Равил Байтуллович. – М.Горбачёв дачасына барганда, тауның трассага таба шуышуын  да шәйләргә була. Бу – җир асты суларының хәрәкәтенә бәйле».
Кырым – бакчалар иле. Кырым татарлары гасырлардан гасырларга таулы җирләрдә йөзем куаклары, ягъни виноград үстерү белән шөгыльләнгән. Ә ярымутрауның дала ягында – Бакчасарай тарафында шәфталу (персик), өрек (абрикос), төче чия (черешня) үскән. 1799 елда Кырымга килеп чыккан дәүләт эшлеклесе һәм язучы Павел Иванович Сумароков Кырымдагы үсемлекләр дөньясының байлыгына  таң кала. Үзенең «1799 елда Кырымга һәм Бессарабиягә сәяхәт» китабында ул греклар һәм татарларның үз бакчаларында үскән алма, төче чиядән мул уңыш җыюлары турында язып калдырган. «Безнең ишегалдында биек төче чия агачы үсә иде», –  дип, Равил абый да бала чагын сагыш белән искә алды. Кырым татарлары, нигездә, җир эшкәртү һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Терлек-туар дала ягындагы көтүлекләрдә йөргән. Ул җирләрне сөрмәгәннәр. Малга эчерерлек кирәк суны җыю өчен махсус корылган таш манаралар төзегәннәр. Көндез бик эссе, төнлә бик салкын булганлыктан, җыелган конденсат суы таш казаннарга агып төшә торган булган. Бакчаларны сугару өчен табигый сулыкларның байлыгы җитеп торган. Ә корылыклы Херсон һәм Кырым өлкәләрекырларына су сиптерү максатына ярашлы  Төньяк Кырым каналы ярымутрау Украина кулында торган 1961 – 1971 елларда барлыкка килгән. Анда су моның өчен Днепрның түбәнге агымында корылган Каховка сусаклагычыннан агып төшкән. 2014 елда, Кырым Россия кулына күчкәч, әлеге каналдан су килү туктатыла. Хәзер аның Кырым ягындагы кыска өлеше тау суларын Севастопольгә кудыру өчен файдаланыла. Шул сәбәпле, җирле халыкның әйтүенә караганда, Бакчасарай ягында су кытлыгы сизелә.

Бүгенге көндә Кырым кичерә торган табигать бәла–казаларының серен шушында күп гасырлар буе көн күргән Кырым татарлары гына белергә мөмкин, дип исәпли Равил абый. Хәер, бер ул гына микән? Дүрт томлы «Кырым татарлары тарихы»н язган Санкт-Петербург профессоры, тарих фәннәре докторы Валерий Евгеньевич Возгрин, ярымутраудагы хуҗалык итү, экология проблемаларын хәл итүнең беренче юлы итеп, «Кырым татарларын тизрәк үз җирләренә кайтару» кирәклеген күрсәтә.
Озын-озак кайту
Кырым татарларын фашистлар белән хезмәттәшлектә гаепләп, Ватаннарыннан сөрү өчен 15 минут вакыт җитсә, куылган урыннары Казахстан далалары, Үзбәкстан яклары, мари урманнарыннан әйләнеп кайту өчен дистә еллар уза. «Депортациянең ничек баруын түтәемнең сөйләгәннәреннән беләм, – ди Равил Байтуллович. –Ул әле үзе дә бала гына була. Өлкәннәр Коръән китабыннан башканы алырга да өлгерми». Сугыш башлангач, күп Кырым татарларының   йортларына солдатларны урнаштырган булалар. Өйдә булган кыйммәтлерәк әйберләр – милли киемнәр, бизәнү әйберләренең кайда булуын белеп торганлыктан, аларга  бер нәрсә алырга рөхсәт итмәгәннәр.
Сунюковларның 1933 елда төзелгән йортларында хәзер ике украин гаиләсе яши икән.  Узган гасырның 70 нче елларында Кырымга кайтып, өйне кире кайтарып алу турында хакимияткә мөрәҗәгать иткәч, аңа Бакчасарай районының  Биек Каралез  (хәзерге исеме Красный Мак) авылындагы бу милекне 1965 елгы дип ялган документ тоттырганнар. Гәрчә аларның ишегалдындагы кое да әлегә кадәр сакланып калган. Күпчелек Кырым татарлары, яңа хуҗалар белән сатулашып тормыйча, үз ата-бабаларының милкен килмешәкләрдән сатып алырга мәҗбүр булган. 1967 елда  Кырым татарларына карата кулланылган барлык гаепләү санкцияләре алынып, 1989 елда туган җирләренә кайту рөхсәт ителсә дә, аларга җир бирмичә интектергәннәр. Бу аларны  буш  җирләрне үз белдекләре белән басып алуга китергән.
«Әгәр дә вакытында галим Возгрин тәкъдим иткәнчә, татарларга каршылыклар күрсәтми генә ярымутрауга кайтырга рөхсәт ителсә, хәзерге экологик һәм хуҗалык итүдәге күп проблемалар дөрес хәл ителгән булыр, ялгышлар ясауга юл куелмас иде, су юлларын белгән өлкәннәребез аларны ачу һәм саклап калу мәсьәләсендә дә күп файда китерә алган булыр иде», – ди әңгәмәдәшем. Шунда ук гыйбрәтле мисал да китерә. Бакчасарай районында өч кое булып, берсенең суы  кешеләр өчен файдаланыла, түбәндәрәк урнашкан икесе терлек-туар өчен була. Кинәт астагы коеларда су бетә, һәм экскаватор китереп, аларны казыта башлыйлар. Шул арада өстәге коеда да су юкка чыга. Өлкән яшьтәге Кырым татарына мөрәҗәгать иткәч, шул ачыклана: экскаватор басып, су юлын ком белән томалаган. Аксакал, көрәк белән казып, аны ача. Өстәвенә өстәге коедан астагыларына яндырылган балчыктан улак ясап калдырганнары да ачыклана. Җир катламнарындагы хәрәкәтләр аны җимергән икән.

188 меңнең бер дәвамчысы
Равил абыйның  әнисе –  Ульян ягыннан.Ә әтисе – Кырым татары. «Әтием, Бөек Ватан сугышы башланганда, 1895 елда төзелгән Курск – Харьков – Севастополь тимер юлының Бакчасарай тирәсендә барлыкка килгән  «Сюйрен» (хәзерге исеме «Сирень») подстанциясендә эшләгән. Әти сугышның беренче көннәреннән фронтка алынган һәм Севастопольне фашистлардан саклауда катнашкан. Шунда әсир төшеп, тоткыннарны бер урыннан икенчесенә күчергәндә кача алган һәм шулай могҗиза белән генә исән калган. «Юл буенда торучы хатын-кызларның берсе мине танып алды һәм: «Сезне концлагерьга куалар. Булдыра алсаң кач», – дип, кырымтатар телендә кычкырды. Кайберәүләр юл  кырыена төшеп йомышын үти  иде. Мин дә текә борылышка җиткәндәрәк рөхсәт сорадым һәм тирән  чокырга сикердем», – дип сөйләде ул. Әти, ул җирләрне әйбәт белгәнлектән, караңгы төшкәнне көтеп, әлеге танышының өенә киткән. Арестант киемнәрен яндырып, өстенә көндәлек киемнәр кидергәч, «Туктасалар «arbeiten» диярсең», –дип, хатын егеткә көрәк тоттырган. Ул тирәдә Бельбек елгасы аша күпер төзү эшләре башланганлыктан, бу табигый хәл булган, күрәсең».
1944 елның 19 маенда әтием сугышка кадәр эшләгән  Сюрень подстанциясе  Кырым татарларының коточкыч фаҗигасенә шаһит булган. Нәкъ менә шуннан Алупка, Ялта, Бакчасарай һәм Кырымның башка шәһәрләре, районнарында көнкүргән бөтен бер милләтне,  ике көндә депортацияләп, Казахстан далаларына, Үзбәкстан, Урал, Себер тарафларына озатканнар. 188 мең кешенең яртысына якыны юлда үлеп калган.

«Минем әти  белән әни Үзбәкстанда очрашып гаилә корганнар. «Без гаиләдә биш ир туган идек, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән Мансур абыем ягулык салганда чык-
кан химик парлардан зарарланып үлде. Безнең зур гаиләгә Кырымга әйләнеп кайту юлында Хакасия башкаласы Абакан шәһәрендә яшәп алырга туры килде. Икенче абыем шунда рус кызына өйләнгән иде. Эшләгән урыны да начар булмады – Машина төзү министрлыгында кирәкле белгеч иде. Ләкин үзенең дә, башка туганнарының да Кырым татары кызлары белән гаилә кора алмау-
ларына бик борчылды.  Ә берсенең кызын яшереп кенә чукындыргач, моны аеруча авыр кичерде. Алтмышын тутыргач, төрле борчулардан үлеп тә китте». Аның фикеренчә, рус кызы мөселман егетен яратып, аның белән гаилә корырга ризалаша икән, ул, Коръән таләп иткәнчә, мөселман диненә күчәргә тиеш. Шулай эшләмәгәндә яши-яши дин һәм тел мәсьәләсендә төрле каршылыклар килеп чыга.
Кырым Украинаныкы булган чакта үткәрелгән халык санын алганда, ярымутрауда 300 мең Кырым татары яшәгән, ул вакытта аларның 150 – 200 меңе Үзбәкстанда һәм элекке союзның башка төбәкләреннән чыга алмыйча, шунда яшәп калган дип исәпләнә. Кырымны  Россия үзенә кушканнан соң, Кырым татарларының бер өлеше Украинага күченеп киткән. Хәзерге көндә аларның байтагы Төркия, Румыния, Үзбәкстан, Болгария кебек илләрдә көн күрә.
«Без, әтинең теләген үтәп, Кырымга әйләнеп кайттык. Яше туксаннан арткан әнигә дә туган яклары – Ульяновскины, туганнар яшәгән Казан каласын күрсәтә алдык», – дип сүзен төгәлләде Равил абый. Кайда яшәсәләр дә бер язу-чы « Россиянең күкрәгендәге роза таҗы» дип зурлаган Кырым күңелләреннән китмәгән Кырым татары милләтенең бер вәкиле ул.
Сөмбел ТАИШЕВА

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ