Логотип Магариф уку
Цитата:

Ләйлә Фазлыева: "Без төрле телләрне яхшы белүче укучыларны тәрбияләү бурычын куйдык"

«Киләчәкне формалаштыру» Халыкара мәгариф министрлары форумының пленар утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева соңгы өч елда Татарстанда 26 мәктәп һәм 48 балалар бакч...

«Киләчәкне формалаштыру» Халыкара мәгариф министрлары форумының пленар утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева соңгы өч елда Татарстанда 26 мәктәп һәм 48 балалар бакчасы төзелүен, быел 11 мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзеләчәген әйтте.
«Өч ел эчендә республикада 955 белем бирү, 542 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм 363 азык-төлек блогы ремонтланды. Моннан тыш, 6 күптелле белем бирү комплексы төзелде. Бу – безнең республиканың горурлыгы. Без үз алдыбызга туган тел һәм мәдәниятебезне саклаучы, шул ук вакытта төрле телләрне бик яхшы белүче укучыларны тәрбияләү бурычын куйдык», – дип сөйләде ул Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-парк»та  узган форумда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ