Логотип Магариф уку
Цитата:

Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар исемендәге әдәби премия тапшырылды

Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктә­бендә Халыкара Туган​ тел­ләр көнендә​  икеләтә бәйрәм узды – бүген беренче тапкыр мәктәп укуч­ыларына​ балалар яз­учылары Лилия һәм Ре­зеда Фәрхетдиновалар исемендәге...

Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктә­бендә Халыкара Туган​ тел­ләр көнендә​  икеләтә бәйрәм узды – бүген беренче тапкыр мәктәп укуч­ыларына​ балалар яз­учылары Лилия һәм Ре­зеда Фәрхетдиновалар исемендәге​ әдәби премия тапшырылды.​ ​ ​

Мәктәп укучылары ар­асында​ уздырылган «Нәни алтын каләм» әдәби конкурсында​ җиңүчеләргә язучы апаларыннан премия алу бәхете елмайды.​ Бала­ларда туган телләреб­езгә карата мәхәббәт тәрбияләү белән бер­гә әдәби иҗатка тарт­у – премиянең төп максаты. Конкурска килгән әсәрләрнең иң яхшыла­ры дип табылганнары үзнәшер китапчыкка керде.​ Татар телендә язучылар арасында беренче урынны​ Хәс­әнова Элина, икенче ур­ынны Вәлитов Альберт, өченче урынны Зарипо­ва Сабина, рус телендә язучылар арасында​ беренче урынны​ Аю­пова Айлина​, икенче урынны Маланчев Дани­ил, өченче урынны Шилов Глеб, алар диплом белән бергә ак­чалата премиягә һәм үзләренең әсәрләре кергән күмәк китапчык­ка​ да ия булдылар. Катнашкан​ барлык балаларга сертификатлар тапшырылды. Премия тапшыру тантанасы​ Туган​ телләр​ бәйр­әмен тагын да ямьлән­дереп җибәрде.

Айсылу Имамиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ