Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәдәният институтында театр атналыгы

2023 елның 20-27 мартында Бөтендөнья театр көнен бәйрәм итү уңаеннан  Казан дәүләт мәдәният институты  «Театр атналыгы» иҗади проектын оештыра. Проектның максаты – балалар һәм яшь буын арасында театр...

2023 елның 20-27 мартында Бөтендөнья театр көнен бәйрәм итү уңаеннан  Казан дәүләт мәдәният институты  «Театр атналыгы» иҗади проектын оештыра. Проектның максаты – балалар һәм яшь буын арасында театр сәнгатен пропагандалау һәм популярлаштыру.
Театр атналыгын ачу тантанасы 20 мартта 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында узачак. Бу көнне институт фойесында театр күргәзмәсе эшләячәк.
Программада атна дәвамында театр иҗаты кафедрасының профессор-укытучылары тарафыннан режиссура, актёрлык осталыгы, сәхнә сөйләме һәм  составының сәхнә хәрәкәте буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Шулай ук студентларның спектакльләрен дә карарга мөмкин булачак. Моннан тыш,  20–22 мартта 18.00 сәгатьтә институтның концерт залында Г.Камал исемендәге театр,  Әлмәт дәүләт драма театры һәм Буа дәүләт драма театрының да спектакльләре көтелә.
23 мартта 10.00 сәгатьтә театр педагогикасы өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан түгәрәк өстәл узачак.
24 март көнне 16.00 сәгатьтә 18 аудиториядә татар телендә «Ач, шигърият, серләреңне» музыкаль-әдәби кичә узачак.
25 мартта 15.00 сәгатьтә «Студентлар язы» кысаларында барлык кунаклар өчен театр, кино һәм телевидение факультеты «Театр көне» дип аталган театральләштерелгән чара тәкъдим итәчәк.
Театр атнасының ябылу тантанасы 27 мартта 16.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында узачак.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ