Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәдәният министрлыгы 2023 елга этнофестивальләр картасын тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү буенча төп чаралар турында» дигән брифинг кысаларында Этнофестивальләр картасы тә...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү буенча төп чаралар турында» дигән брифинг кысаларында Этнофестивальләр картасы тәкъдим ителде.
Министрлык һәм «Татарстан Республикасы мәдәнияте өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ белән берлектә этнофестивальләр картасын - Татарстан Республикасы халыкларының этномәдәни байлыгын булдырды. Бу картага 80 гә якын фестиваль кертелгән.
Биредә шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында конкурс уздыру турында хәбәр ителде.
2023 елның 31 мартыннан 30 сентябренә кадәр Казан шәһәренең 13 төрле мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк. Казан халкы һәм кунаклары тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутлары, милли ашлар, халык сәнгать һөнәрләре, иҗат коллективлары чыгышлары аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән танышачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ