Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгърифәтле Каргалы

Авыл мәктәпләре дибез, ә менә авыл гимназияләре дигәнне бик сирәк кулланабыз. Сәбәбе бик гади – белем йортына әлеге исемне алу, бигрәк тә авыл җирендә җиңел түгел. Гимназия ул – педагогик кадрлар белә...

Авыл мәктәпләре дибез, ә менә авыл гимназияләре дигәнне бик сирәк кулланабыз. Сәбәбе бик гади – белем йортына әлеге исемне алу, бигрәк тә авыл җирендә җиңел түгел. Гимназия ул – педагогик кадрлар белән 100 процент тәэмин ителү (тарих укытучысы, мәсәлән, мөгаллим юк дип, физкультура дәресен алып бара алмый); тирәнәйтелгән программа белән белем бирү; башлангычтан алып чит телләр укыту; фәнни эш белән шөгыльләнү, ә моның өчен фәнни үзәкләр белән турыдан-туры хезмәт-тәшлек итү дигән сүз.
Әлеге язмабыз шундый белем йортларының берсе – Чистай районының Каргалы авылы гимназиясе турында.

Мәдрәсәдән гимназиягә Совет чоры вакытында Кызыл Армия район үзәге булган Каргалы авылына олы юлдан борылганда, иң беренче күзгә ташланганы – зур, яңа, матур мәчет. Аны шушы авылда туып-үскән Марс Мәгъсүм улы Нуруллин төзеткән. Анда каргалылар гына түгел, юлчылар да кереп, намаз укып, гыйбадәт кылып чыга ала. Гомумән, авылның исемен ишеткәч тә, һәркем аның килеп чыгышы белән кызыксынадыр. Ә Каргалының тарихы кызыклы һәм гыйбрәтле. Рәсми аңлатма буенча «Каргали» исеме ике сүзтезмәдән тора: «Гали» – бу җирләрдә беренче яши башлаган кеше исеме, «кара» – бит төсе. Икенче фараз шулай ук кызыклы: имеш, бу урыннарда каргаларның артык күп булуы шундый исемгә җирлек биргән. Авылны аркылыга-буйга текә ярлы өч тирән ерганак ярып үтә. Аларның төбендә салмак кына инеш агып ята. Күпер тирәләрендә биек-биек тал-тирәкләр үсә. Март аенда кара каргалар килеп, шул талларда үзләренә оя кора. Авыл халкы өчен бу – күнегелгән күренеш, ә менә читтән килгәннәрне карга хоры, үзенә җәлеп итеп, гаҗәпкә калдыра, азрак шомландыра да. Авылның өлкән буын вәкилләренә авыл атамасының икенче аңлатмасы якынрак. Каргалы Чистай каласыннан да бик күпкә борынгырак.
Заманында әлеге өязнең дүрт мәхәлләле иң төзек, иң матур авылы булган ул. Мәчетләр каршында мәдрәсәләр эшләгән. Шәкертләр, укырга һәм язарга өйрәнү белән беррәттән, дин дәресләре дә алган. Укыту гарәп телендә алып барылган, шәкертләрне мулла һәм мөәзиннәр укыткан. Күренекле татар язучысы Атилла Расихның «Ишан оныгы» роман-истәлегендә шундый юллар бар: «Лотфи җизни Троицкида шулай вак сәүдә, маклерлык белән шөгыльләнеп, күбрәк очракта алдап, азрак алданып, әмма шулай да көч-хәл белән генә очын-очка ялгап яши дә, соңыннан, егерме алтынчы елны, бөтен гаиләсе белән үзенең туган авылы булган Чистай Каргалысына кайтып, муллалык эшенә керешә.»
1910 елга кадәр үк Каргалы авылының үзәгендә мәктәп була. Анда уннанартык малай гарәп әлифбасы нигезендә дин гыйлемен үзләштерә. Шул елны авылга читтән Борһан һәм Зиннәт исемле приказчиклар кайта. Алар алдынгы фикерле кешеләр булып, җәдит ысулы белән укытыла торган мәдрәсә ачу турында авылдашлары арасында сүз кузгаталар. Халыктан җыелган акчага үзләренекен кушып, мәктәп төзүгә керешәләр. 1911 елда ук (әле патша Россиясе вакыты бит!) мәктәптән мулла, мәзиннәр читләштерелә. Алар урынына мөдәррисләр – Габдрахман Бигәшев һәм Гарифулла Хатыйпов кебек халык укытучылары укыта башлый. Мәктәпнең үз укыту программасы төзелә. Монда дин дәресләре дә, уку-язу, арифметика нигезләре, география, тарих, рус теле дә укытыла. Укучылар өлгерешләре буенча төрле сыйныфларга бүленә, алар өчен дәресләрнең тәртибе, ягъни расписание төзелә. Авылда мөдәррисләр саны арта бара. Шул елларда Каргалыда Мирсияф Җаббаров һәм Хатыйп Җәфгаровларның күренекле укытучылар династиясенә нигез салына.
1917 елгы инкыйлабтан соң әлеге уку йорты башлангыч мәктәп буларак эшли, ә дүрт елдан җидееллык итеп үзгәртелә. 1920 елларда Каргалыда беренче хатын-кыз мөгаллимәләр – Һиләлия Гатауллина һәм аның туганы Сания Тимбикова, Сания Хәсәншина укыталар. Бу мәгълүматлар, фотосурәтләр һәм рәсми кәгазьләр белән дәлилләнеп, мәктәпнең 2005 елда ачылган музеенда тупланган.
Каргалы бүген дә – Чистай районындагы иң зур авылларның берсе. Монда, татарлар белән беррәттән (алар – сан ягыннан иң күбесе, әлбәттә), башка милләт вәкилләре дә көн күрә. Укытуның рус телендә алып барылуы, беренче чиратта, шушы сәбәп белән бәйле булса, соңгы унъеллыкта алып барылган сәясәт тә аңа йогынты ясамый
калмагандыр. 2005 елдан алып гимназия белән республиканың «Иң яхшы ел укытучысы» бәйгеләре җиңүчесе, «Иң яхшы ел директоры» Бөтенроссия бәйгесе призеры Гөлия Зәйнулла кызы Дәүләтшина җитәкчелек итә. Аның педагогик стажы өч дистә елга якын. Бер үк вакытта үзе мөләем һәм ягымлы, үзе җитди һәм тәвәккәл ханымның тырышлыгы вә үҗәтлеге белән Каргалы гимназиясе үзенең статусына дистә елдан артык тугры булып кала. Биредәге коллектив һәр уку елында гади бер авыл мәктәбенең әлеге исемгә тәңгәл килүен, зур, көчле белем бирү китлары белән көндәшлеккә сәләтле булуын исбатлап килә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестация нәтиҗәләренә күз салсак, монда белем бирүнең сыйфаты югары булуын ачык күрербез. Рус теле, математика, җәмгыять белеме, тарих, физика фәннәре буенча уртача баллар район, республика һәм Россия күрсәткечләреннән күпкә югары. Соңгы биш елда Каргалы гимназиясе район мәктәпләре арасында беренче бишлеккә керә. «Татарстан Республикасының иң яхшы йөз мәктәбе» рейтингында 2014, 2015 елларда 2 нче урынга лаек булган. 2017 елда гына, бераз артка чигенеп, 15 нче урынга калган. Әмма аның 100 мәктәп арасында икәнен исәпкә алсак, бу да начар түгел бит. 2017–2018 уку елының БДИ нәтиҗәләре буенча да 80 һәм аннан да югарырак балл җыючылар имтихан бирүчеләрнең яртысын тәшкил иткән.
Укытучы нинди, мәктәп шундый
Бала аның өчен яңа да, сихерле дә, галәмәт зур да булган мәктәп дигән аерым гавәм белән кайда, кайчан таныша башлый? Әлбәттә инде, I сыйныфка укырга килгәч. Нәкъ менә башлангыч сыйныф укытучылары сабыйның нәни йөрәгенә әкренләп мәктәп, белем дигән зур дөнья төшенчәсен алып килә. Чирек гасырдан артык педагогик стажы булган Виктория Виктор кызы Заишлованы (фоторәсемдә) үз эшенең чын остасы дияр идем. Быел ул җитәкләгән I сыйныфка 12 малай, 4 кыз белем эстәргә килгән. Укытучының сүзләренә караганда, ул дәресләрне социаль уен технологияләренә нигезләнеп алып бара. «Моның сәбәбе бик гади, – ди ул. –Балалар мәктәпкә бар да зур әзерлек белән килми, кайберләре дәресне белсә дә, җавап бирергә, башкалар алдында такта янына чыгарга тартына. Әлеге алым, менә шундый балаларны җәмгыятькә яраклаштырырга, шәхес итеп үстерергә ярдәм итә. Укучылар башта һәр сорауга бергәләп җавап бирәләр, аннары һәркайсы аерым чыгыш ясый».
Виктория Викторовна укучыларым әле кечкенә дип тормый, һәркайсын фәнни эшкә, төрле проектларга тартырга тырыша. Нәтиҗә дә бар. Педагог «Я – грамотейка» дигән авторлык, «Юлларда куркынычсызлык академиясе» дигән автордаш программалары белән берничә бәйгедә җиңү яулый. Ә аның узган чыгарылыштагы укучысы Камилла Садыкова «Гаиләм язмышы – илем тарихында» дигән фәнни проекты белән зона һәм республика этапларын үтеп, Мәскәүгә хәтле барып җитә. Тагын бер укучысы – Зәринә Вәлиева «Иң яхшы башлангыч сыйныф укучысы» муниципаль конкурсында беренчелекне яулый.Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Наил кызы Гатина (фоторәсемдә) – Каргалының үзендә туып  үскән. Шушы мәктәптән алтын медаль алып чыкканнан соң, Чаллы дәүләт педагогика университетын кызыл дипломга тәмамлап, туган мәктәбенә эшкә кайта ул. Татар кызы ике дистә елга якын төрле милләт балаларына Пушкин
һәм Толстой телен өйрәтә. Әлеге мөгаллимәдә укучыларның рус теле буенча БДИ күрсәткечләре – район буенча иң югарысы.
Рәшидә Нурулла кызы Лотфуллина 37 ел Каргалы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. «Былтыргы үзгәрешләрдән соң атнага ике татар теле һәм бер әдәбият дәресе калды, – ди ул. – Шуңа да карамастан, әдәби кичәләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда, татарлар белән бергә, башка милләт балалары да актив катнаша. Бөтенесе дә укучыны ничек кызыксындырудан тора». Рәшидә Нурулловнаның укучысы Филүсә Нуруллина «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесендә узган ел гран-при яулый. Гимназия менә шул рәвешле коллективтагы һәр мөгаллим, һәр мөгаллимәнең фәнни, мәгълүмати, психологик юнәлешләрдә бердәм, фидакарь эшчәнлек алып баруы нәтиҗәсендә районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә югары нәтиҗәләргә ирешә.
Бер кабинетта өч такта
Директорлары Гөлия Зәйнулловнаның әйтүенә караганда, гимназиядә 2006 елдан алып белем бирүне кафедралап укыту рәвешендә алып баралар. Биредә башлангыч, филология, татар теле, табигать фәннәре кафедралары бар. ФДББС та нәкъ шуны – фәнара бәйләнеш тудыру, интегральләшкән дәресләр бирүне таләп итә бит. Бу форма белән эш итә башлагач, төрле предмет укытучыларының уртак фәнни проектлары да бер-бер артлы туып тора. Мөгаллимнәр шулай ук төрле дәрәҗәдәге конкурсларда да активрак катнаша башлаганнар. Алай гына да түгел, гимназия республика укытучылары өчен уку, өйрәнү, стажировка узу мәйданчыгына әйләнә. Бүген монда 160 балага 29 укытучы белем бирә. Аларның күбесе – төрле грантлар иясе, һәм һәркайсы диярлек югары яки беренче квалификация категорияле.
Гимназия 2008 елда авыл мәктәпләре арасында тәүге миллионын яулый, ә 2017 елда «Транснефть-Прикамье» АҖ оештырган бәйгедә 4 миллион сумлык грант ота.
Әлеге суммага акционерлык җәмгыяте мәктәпнең математика, физика һәм химия кабинетларын тулысынча җиһазлап бирә. Мондый кабинетлар шәһәр
мәктәпләренең дә күбесендә юк дисәм, һич арттыру булмас.
– Безнең гимназия авылда бердән-  бер белем бирү учагы, – ди Гөлия Дәүләтшина, – Шуңа күрә без барлык балаларны кабул итәбез. Сәләтле балаларны гына сайлап алу мөмкинлегебез юк. Безнең төп бурыч – укучыларның һәркайсына гимназиядән аттестат алып чыгарлык итеп белем бирү. Максаты бызга ирешәбез, дип әйтә алам. 2014 елдан алып, чыгарылыш укучылары барысы да югары уку йортларына кереп бара. БДИда баллары югары булгач, аларның барысы да бюджет урыннарына эләгә. Күбрәге нефтьче, педагог, табиб һөнәрләрен сайлый. Безнекеләр вузда да яхшы укыйлар, үзләрен лидер итеп күрсәтәләр: кем – студсовет җитәкчесе, кем – профком башлыгы. Педагог-остазларны тагын да иҗадирак эшләргә канатландырып, вуз җитәкчеләреннән рәхмәт хатлары килеп тора. Бу, безнең өчен бик күңелле. Ата-аналар да бик рәхмәтле. Әлбәттә, һәр югары күрсәткеч, һәр җиңү – укытучыларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Еш кына үз-үземә сорау бирәм: безнең гимназия күрше авыллардагы мәктәпләрдән нәрсәсе белән аерылып тора соң?! Тирәнтен белем бирү, югары дәрәҗәле укытучылар, чит телләр укыту, фәнни эш белән шөгыльләнү, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашу – болар бар да бар. Ә иң зур аерма, минемчә, мөгаллимнәребезнең армый-талмый үз әзерлекләре өстендә эшләп, белем һәм тәҗрибәләрен тирәнәйтә баруында, заман белән бергә атлауларында.Сезнең бер кабинетта диварларга эленгән ике-өч такта очратканыгыз бармы? Мин дә беренче тапкыр күрдем. Шунысы шаккатмалы: дәрес вакытында бер генә такта да буш тормый. Әйтерсең, алар янында укытучы һәм укучылар түгел, кулы-кулга йокмас виртуозлар эшли. Биргән белемем һәр балага барып җитсен дип тырышкан укытучы гына эшне шулай оештыра ала. 

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ