Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре башлана

Якынча 8 миллион укучы 2023 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен язачак. Ул 1 марттан старт ала. Өстәвенә, 4–8  нче сыйныф укучылары аларны штат режимында язачак, ә менә 10 нчы  һәм 11 нче ...

Якынча 8 миллион укучы 2023 елда Бөтенроссия тикшерү эшләрен язачак. Ул 1 марттан старт ала. Өстәвенә, 4–8  нче сыйныф укучылары аларны штат режимында язачак, ә менә 10 нчы  һәм 11 нче  сыйныфларда ВПР үткәрү турындагы карарны  һәр мәктәп мөстәкыйль кабул итәчәк.
Быел тикшерү эшләре нәкъ 10 нчы  һәм 11 нче  сыйныфларда башлана. 1 марттан 25 мартка кадәр 10 нчы сыйныф укучылары география, 11 нче сыйныф укучылары  тарих, биология, география, физика, химия, чит телләр, социаль-гуманитар фәннәр буенча бердәм тикшерү эше язачак. 11 нче сыйныф укучыларының тикшерү эшләре БДИ формасында тапшыру өчен сайлап алынмаган предметлар буенча гына үткәрелергә тиеш. 4–8 нче сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре 2023 елның 15  мартыннан 20  маена кадәр узачак. Һәр параллельдә рус теле һәм математика буенча эшләр мәҗбүри. 4 нче сыйныфларда шулай ук «Әйләнә-тирә дөнья» буенча, 7 нче сыйныфларда чит тел буенча тикшерү эшләре язачаклар. 6–8  нче сыйныф укучыларын очраклы сайлау нигезендә тагын ике эш көтә. 6 нчы сыйныфлар өчен тарихтан, биологиядән, географиядән һәм җәмгыять белеменнән «пар» сайлаячаклар, 7 нче сыйныфлар өчен  тарих, биология, география, җәмгыять белеме һәм физикадан. 8 нче сыйныфларда сайлау өчен  тарих, биология, география, җәмгыять белеме, физика һәм химия булачак. 5–8 нче сыйныф укучыларының тарих, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча эш язу мөмкинлеге булачак. Моның өчен расписаниедә  4 апрельдән 17 апрельгә кадәрге чор һәм резерв көн – 18 апрель каралган. 2023 елда беренче тапкыр математика һәм физика буенча тирәнтен дәрәҗәдәге ВПР уздырылачак. Алар әлеге предметларны тирәнтен өйрәнү белән 7 нче һәм 8 нче сыйныфларда узачак.

Айсылу Имамиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ