Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләрдә сәламәтлекләрендә психик үзенчәлекләр булган балалар өчен сенсор бүлмәләр җиһазландырылачак

Быел аутизм спектры бозылган балалар укый торган Казан мәктәпләрендә сенсор бүлмәләре барлыкка киләчәк. Моның өчен өстәмә 9 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге...

Быел аутизм спектры бозылган балалар укый торган Казан мәктәпләрендә сенсор бүлмәләре барлыкка киләчәк. Моның өчен өстәмә 9 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.
Бу хакта Казан шәһәр Думасының XVIII сессиясендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта мәктәпләрдә инвалидлык буенча 1162 бала һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 870 бала укый. 5 ел эчендә инклюзив белем бирү программаларын тормышка ашыручы база мәктәпләре саны 45 кә кадәр артты. «Нормотипик балаларның сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар белән үзара хезмәттәшлеге дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салырга, толерантлыкны өйрәнергә, игътибарлы булырга һәм үзара ярдәмгә әзер булырга ярдәм итә», – дип җиткерде ул. 
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту инде мәктәпкәчә учреждениеләрдә дә башлана. Бүгенге көндә шәһәрнең 59 балалар бакчасында 106 махсус төркем ачылган, аларда меңгә якын бала тәрбияләнә. ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин Казанда 151 нче һәм 113 нче балалар бакчаларының консультация үзәкләре булып торуы, анда төрле нозологияләре булган балаларның ата-аналарына ярдәм күрсәтелү турында сөйләде.
«Киләсе елда аларның саны 7 гә кадәр артачак. Бу Россиядә беренче тапкыр, башка субъектларда бер үк вакытта консультация үзәкләре булган балалар бакчалары юк. Ата-аналарга 20 меңнән артык хезмәт яшәү урыныннан бәйсез рәвештә төрле мәсьәләләр буенча күрсәтелер дип көтелә. Бу Казан белән республиканың федераль программаларда һәм илкүләм проектта актив катнашуы турында сөйли», – дип билгеләп үтте министр.

Фәния Лотфуллина 


Фото: Марат Мөгыйнов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ