Ризаэддин Фәхреддин эзләре буйлап (ФОТО)

Ризаэддин Фәхреддин – татар тарихында җуел­мас эз калдырган шәхес. Мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддин XIX – XX гасыр башы татар мәгърифәтчелегенең символы булып тора.  Татар иҗтимагый фикере һәм мәдәнияте тарихына ул галим-энциклопедист, дини схоластикага каршы торучы, фән, тарих, әдәбият һәм сәнгатьнең гүзәл үрнәкләрен пропагандалаучы булып кереп калган. Галимнең күпкырлы таланты һәм фәнни кызыксынулары хөрмәткә, соклануга лаек.

 Бар гомере буе туган халкының бәхете өчен, телен, тарихын саклау, мәдәниятен үстерү өчен көрәшкән бу шәхес белән бик күптәннән инде Кичүчаттагы музеена барып, аның тормышы, иҗаты белән якыннанрак танышу безнең теләгебез иде. Мамадыш районының туган ягыбыз тарихына, күренекле шәхесләрнең иҗатларына битараф булмаган бер төркем мөгаллимнәре  белән әлеге музейга юл алдык. Арабызда, төбәк тарихын өйрәнүгә инде шактый эз салырга җитешкән Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы,  Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика  премиясе лауреаты Ринат Миңлегаян улы Хәйруллинның да  булуы безнең өчен бер горурлык иде. Районыбызның «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Розалия ханым Ибраһимова да бу сәяхәтебезне хуплады һәм үзе дә кушылды.

Безне үзләренең якты йөзләре белән Кичүчаттагы Р.Фәхреддин  музее җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Кави кызы Гыймранова белән музей хезмәткәре Фәридә  ханым Котбиевалар каршы алды.

Менә без, инде шактый еллар үтүгә карамастан, үзенең төсен югалтмаган, җыйнак кына итеп салынган авыл өе каршында торабыз. Бу – Ризаэддин Фәхреддиннең үз йорты  музей булып тора икән. Йортның ике ягына үзләре утырткан наратлар да шул чор тарихын саклап сакта тора  кебек.  Диләрә ханымның бүлмәләр буенча йөртеп, һәр экспонатның тарихын мавыктыргыч итеп сөйләвеннән соң,  Хан сараена кереп сокланып йөреп чыкканнан ким булмаган хис кичерәсең. Ару-талуны да сизмәдек без үзебездә. Экспонатлар шулкадәр дөрес, төгәл итеп урнаштырылган. Без кечкенә Риза тормышында аның белән бергә йөрдек, бергә үстек. Барыбызга да музейның эчке җиһазланышы ошады. Һәрберебез  үзенә рухи байлык туплады. Чигү үрнәкләре белән эшләнгән шәҗәрә барыбызны да сокландырды. Чигү үрнәкләрендәге аңлатмалы билгеләр дә үзенә күрә бер ачыш булды. Диләрә ханымның экспонатларны үзе булган җирләрдән барлап, табып алып кайтуы турында мавыктыргыч итеп сөйләве тагын да зуррак кызыксыну уятты.

Бу мәшһүр шәхеснең хезмәтләре булган эзләрне кайсы фәнне алсаң да күрергә мөмкин. Аның китаплары белән таныш булып, хезмәтебездә куллансак та, яңадан барлап, карап чыктык. Нәшер ителгән кайбер китапларын да үзебезнең кулланышка алдык.  Шуңа күрә Риза Фәхреддинов татарларның иң бөек шәхесләренең берсе булып кала.

Бер укыган мәкаләмдә Ризаэддин Фәхреддиннең көндәлек язмасыннан бер өземтә истә калган. 1923 елда Закирә Шәрәф бу язманы күчереп алуы билгеле диелгән иде. «Гарәп мәдәниятенең таҗына торырлык, кыйммәтле таштай ялтыраган Әбүгалисина, Фарабиләрнең исемнәрен ишеткәндә никадәр шатлансак та, үз тарихыбызны, телебезне, милләтебезне тикшерүебезне, язуыбызны бер кимчелек санауларын белгәч, әрнеп кайгырмыйча һәм көенмичә калып булмый». Бик тә сәяси-иҗтимагый тотрыксызлык еллары булса да, ул үзенең халкын агартуга багышланган кыйбласыннан тайпылмый хезмәт куя.

Фотосессия өчен әзерләнгән милли киемнәрне киеп фотоларга төшкәч, музей хезмәткәрләре әзерләгән тәмле чәй, күңелләрне сафландырып, дуслык җепләрен тагын да ныгытты. Табын артында чәй чәйләгәндә мине дә сюрприз көткән булып чыкты. Ринат Хәйруллин «Мәгариф» журналының  Мактау  кәгазен кулыма тоттыргач, шатлыкның чиге булмады. Кем уйлаган: Кичүчаттагы Ризаэддин Фәхреддин музееннан грамота белән кайтырмын дип.

Аерылыр вакытлар да якынлашты. Без дә үз чиратыбызда, төбәкчеләр җәмгыяте һәм «Ак калфак» оешмасы исеменнән Гөлфинур Дувалованың «Мамадыш төбәге халык иҗаты: үткәннән бүгенгегә» китабын бүләк итеп, хезмәтләрендә, иҗатларында уңышлар теләп, бу кечкенә «дәүләт» белән саубуллашып, кайтыр юлга кузгалдык.

Ризаэддин Фәхреддин: «Милләт мәшһүр адәмнәре белән мәртәбәле», – дигән. Чыннан да, бу шулай. Үз сүзләре җисеменә бирәкләр дә туры килә!

 

Рәисә МУЛЛАХМӘТОВА,
 Мамадыш районының Туган якны өйрәнүчеләр  җәмгыяте җитәкчесе.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.