Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадыш мөгаллимнәре – конференцияләр уздыру остасы

Узган атнаның җомгасында – изге Рамазан аеның язгы матур бер көнендә Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбендә бик матур чарада катнашып кайттык. Бу – эзтабар язучы Шаһинур ага Мостафинның эшчәнле...

Узган атнаның җомгасында – изге Рамазан аеның язгы матур бер көнендә Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбендә бик матур чарада катнашып кайттык. Бу – эзтабар язучы Шаһинур ага Мостафинның эшчәнлеген мәңгеләштерү максатында укучыларны һәм укытучыларны җәлеп итүне күз уңында тоткан конференция иде. I фәнни-гамәли конференция буларак уздырылса да, аның программасы эчтәлеге ягыннан тыгыз һәм күп тармаклы булды. Анда укучылар үзләренең эзләнү эшләрен тәкъдим итсәләр, ә педагоглар исә түгәрәк өстәлдә катнашты. Түгәрәк өстәл чын мәгънәсендә түгәрәк өстәлне хәтерләтте: тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өчен мөмкинлек зур булды. Анда остаз укытучылар янәшәсендә яшьләрнең дә әйтер сүзләре булуы куандырды. Чараның бик тетрәндергеч эпизод белән башлануы да хәтердә озак калачак әле.

Бу эшлекле һәм югары дәрәҗәдә узган чарада без мамадышлыларның ут күршесе булган Балык Бистәсе районыннан без икәү – Югары Тегермәнлек урта мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Габделхәй кызы Габдуллина белән бергә теләп катнаштык һәм бик тә канәгать калдык. Матур башлангыч дәвамлы булсын, анда катнашучыларның географиясе тагын да киңәйсен дигән уртак теләктә мәктәп коллективына, оештыручыларга зурдан-зур иҗади уңышлар телибез.
Раушания КӘБИРОВА,
Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ