Логотип Магариф уку
Цитата:

«Манзара» һәркемгә көрәшү мөмкинлеген бирә

Быел «Манзара» спорт һәм музыкаль премиясе тантанасы, башка еллардан аермалы буларак, җәйге форматта узачак.«Без җәй аенда гына түгел, көз, яз айларында да әлеге чараны оештырырга уйлыйбыз. «Манзара»...

Быел «Манзара» спорт һәм музыкаль премиясе тантанасы, башка еллардан аермалы буларак, җәйге форматта узачак.
«Без җәй аенда гына түгел, көз, яз айларында да әлеге чараны оештырырга уйлыйбыз. «Манзара» проекты аша көрәшебезнең милләтебез үсешенә йогынтысы зур булуына, көрәшкә карата игьтибар  тагы да артуына өметләнеп калабыз. Төп ниятебез –  башка рәсми ярышлардан кала, «Манзара»ны төп ярышлрның берсе итү. Моның өчен күп эш алып барыла. Җитешсез яклары да бик күп. Элек безнең иң көчле көрәшчеләребез стадионнарда, иппадромнар да көрәшкән. Элекке заманнарда, Сабантуйлар актив булган чорлар да, төрле төбәкләрдән иң көчле батырлар катнашкан. Хәтта байлар да үз көрәшчеләренең абруен күтәрү өчен өлеш керткән. Без дә шушы максаттан иганәчеләр җәлеп итәбез. Бүгенге көндә артистларны продюсерлык итү булган кебек, көрәшчеләрнең дә «үз продюсерларын» булдырырга телибез. Чараны Республика көне уңаеннан уздыруыбыз да халыкны, тамашачыны күпләп җыю максатына бәйле», – диде проект җитәкчесе, продюсер Айдар Шәймәрданов «Татар-информ» үткәргән матбугат пресс конференциясен дә.

Айдар Шәймарданов фикеренчә, проект шунысы белән үзенчәлекле:  «Манзара» проекты , артист, журналист, гади тамашычы булмасын, һәркемгә көрәшү мөмкинлеген бирә. «Көрәш ул гади булырга тиеш. Футболны ни өчен яраталар. Чөнки аның кагыйдәләре гади. Ә безнең көрәштә һаман кисәтү ясап, көрәшчеләрнең дә, тамашачыларның да көрәшкә карата нәфрәтен барлыкка китерәләр.
Быел «Манзара» да, артистлар арасыннан, Илфат Хафизов үзен көрәштә сынап караячак. Әлеге чара спорт бәйрәме генә түгел, музыка бәйрәме дә. Көрәш бәйрәмендә Салават Фәтхетдинов, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Динар Шәймарданов кебек популяр җырчылар катнашачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Автор фотосы

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ