Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәү кунагы «Сөембикә» дә кунакта

«Мәскәүнең татарлар штабы» оешмасы рәисе, милләтпәрвәр якташыбыз Рөстәм Фаиз улы Ямалиев Түбән Кама каласындагы «Сөембикә» балалар бакчасында кунакта булды.Бер кочак китап, газета-журналлар күтәреп ки...

«Мәскәүнең татарлар штабы» оешмасы рәисе, милләтпәрвәр якташыбыз Рөстәм Фаиз улы Ямалиев Түбән Кама каласындагы «Сөембикә» балалар бакчасында кунакта булды.

Бер кочак китап, газета-журналлар күтәреп килеп керде ул. Җәйге ялга кайтуына карамастан, вакытым исраф димәгән, киресенчә: «Фәлән вакытка редакциягә, фәлән вакытка Халыклар дуслыгы йортына барасым, язучыларны да күрәсем бар, Кызыл Чапчак, Ерыклы авылларына барып, халык белән очрашасым бар, ашыгырга кирәк, тиздән Россиядә халык санын исәпкә алачаклар, ә минем әйтер сүзем күп», – диде ул, тиз-тиз санап китеп. Тынгысыз дими ни диярсең, бары тик милли җанлылар гына шундый була, минемчә, һәм чын комсомоллар (яшьлегендә комсомол оешмасында эшләп чарланган. Ул таркалгач, Мәскәүгә китеп, үз эшен ачкан). Бакчабыз тормышы белән танышкан арада, сүз ара сүз чыгып, үзе белән гамьле әңгәмә кордык. Бактың исә, тагын бер елдан Мәскәүдә яшәүче татарларга аралашу мөмкинлеге тудыру максаты белән Фикрәт Табиев тарафыннан төзелгән «Татарлар штабы» дип исемләнгән оешмага 25 ел тула икән. Ф.Табиевтан соң оешма җитәкчелеген, әлбәттә, Р.Ямалиев кулына тапшыралар. Шул рәвешле, телебезне, гореф-гадәтләрне саклау, аны үзебездән соң килгән буынга тапшыру өстендә җиң сызганып эшли башлый. Югары һәм махсус урта уку йортлары белән элемтәләр урнаштырыла, штаб составында тагын берничә клуб, әйтик, табиблар, галимнәр, эшмәкәрләр клублары эшли.

Аеруча яшьләрне күбрәк җәлеп итеп, мавыктыргыч  җыеннар, очрашулар уздырулары ныграк ошады миңа. Максатлары, туган телебезне саклап калудан тыш, татар яшьләрендә милли горурлык хисе уятудан гыйбарәт. 25 еллык тарихы булган штаб яшьләргә тормышта үз урынын дөрес табарга, хезмәт карьерасы ясарга, җәмәгать эшендә актив булырга, нәсел тамырларын онытмаска, ана телендә аралашырга зур этәргеч булып тора.
Бәйнә-бәйнә сөйләвен тыңлагач, үзем дә сизмәстән Фикрәт Табиевның гына түгел, Азат Шәймулла улы Зиятдиновның да дәвамчысы икән сез, дидем. Ул да, мәрхүм, үзе артыннан йөзләгән яшьләрне ияртә иде, бүгенгедәй күз алдымда Халык иҗаты йортында 75 яшьлеген бәйрәм иткәндә, остазларын тәбрикләү өчен дәвамчылары сәхнәгә рәт-рәт күтәрелделәр, сыймаганнары баскыч кырыена тезелде. Матур күренеш. Киләчәк яшьләр кулында ич.
 
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, Язучылар берлеге әгъзасы.   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ