Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүне хәйран калдырган “Кави-Сәрвәр”

С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында өч көн дәвамында  Н. Җиһанов исемендәге VIII «Мирас» татар музыкасы фестивале барды. Аның иң биек ноктасы яшь композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр»...

С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында өч көн дәвамында  Н. Җиһанов исемендәге VIII «Мирас» татар музыкасы фестивале барды. Аның иң биек ноктасы яшь композитор Миләүшә Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсы булды. Аны тамашачыларга А. Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры һәм  талантлы яшь җырчылар тәкъдим итте. Яңа опера дөньяга диңгез шавы булып, күк күкрәве булып туды. Ул безне уйландырды. Сокландырды. Тетрәндерде. Татар милләтенең яңа буыны да җитди, нигезле сәнгать төрендә үз сүзен әйтте ул көнне. Кызганыч, күпләр, бик теләп тә, тамашага эләгә алмады. Ә залдагы тамашачы операны аяк өсте алкышлады.
Миләүшә, татар халкының авыр язмышлы классигы, Татарстан Язучылар берлегенең беренче рәисе Кави Нәҗми һәм аның хатыны язучы, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова тарихына сез ничек, кайчан  мөрәҗәгать итәргә булдыгыз?

– Үз вакытында бер төркем активист яшьләр Казан үзәгендә урнашкан Мергасов йортын мародёрлыктан саклап калырга теләп, аны тәртипкә китерергә булалар. Шул өмә вакытында алар янына Кави Нәҗминең оныгы Фәридә Тансык кызы килә һәм либретточы Айдар Әхмәдиев кулына «...Үлемнән көчлерәк» дигән китапны бүләк итә. Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова нәкъ менә шул йортта иң бәхетле елларын яшиләр. Ләкин аларны бик зур сынаулар – нахак гаеп белән кулга алыну, аерылу да көтеп тора. Айдар бу җыентыкта тупланган хатларны укып тетрәнә. Зур газапларга дучар ителеп, аерылышу, кимсетелүләр аша узсалар да, Кави һәм Сәрвәр кеше булып калалар, ихлас мәхәббәтләрен, бер-берсенә хөрмәтләрен югалтмыйлар. Бу хатларны укыганнан соң ук, Айдар операга сюжет табылуын аңлый. Ул минем сюжет эзләвем турында хәбәрдар иде. Менә шул вакыттан без әлеге тарих утында яна башладык. Бу эшкә бар көчебезне салдык. Операны язар өчен дүрт ел вакыт кирәк булды. Тема да катлаулы һәм операның яңгырашы да күпкырлы. Бу – минем беренче операм. Аңа зур өметләр багладым. Һәм менә премьерадан соң аңладым – өметләрем акланды.
– Татар телен опера өчен катлаулы диләр. Бездәге авазларның фонетик үзенчәлеге музыкаль әсәрнең формасына, бирелешенә тәэсир итмичә калмагандыр. Операны тыңлаганда, һәр сүз аермачык ишетелергә тиеш бит.
– Әйе, татар теле ул – үзе үк көйле тел. Андагы авазлар бер-берсенә кушылып киткән кебек була. Бу аның эчке торышына бәйле. Шуңа да Айдар либретто язган вакытта без еш кына бәхәсләшеп тә алдык. Ул татар шигыре таләпләренә туры китереп язса да, мин кайбер урыннарны үзгәртергә сорадым, чөнки билгеле бер авазны нотага салганда, ул югалып калган кебек була. Ә аның чиста һәм төгәл яңгыравы кирәк. Бу очракта миңа музыкаль яңгыраш мөһим иде. Дөньяның кайсы гына телендә язылган операларны алсак та, аларның либреттоларында шигъри таләпләрнең үзгәреш кичерүен күрәбез. Опера жанрының үз кануннары бар, һәм ул кануннар музыкага буйсына.
Айдарның үзе белән кайчан танышкан идегез. Иҗади тандем барлыкка килгәнче, сез бит инде татар сәнгате хакында сөйләшкәнсез һәм хәтта темаларны да бергәләп эзләгәнсездер.

– Безне «Калеб» татар яшьләре берләшмәсе таныштырды. Мин Казан дәүләт консерваториясенең икенче курсында укыганда татар яшьләре җыенының бер чарасына килдем һәм андагы мохитне күреп таң калдым. «Калеб»не оештыручы Гүзәл Сәгыйтованың чыгышыннан соң, күңелемдә бер очкын кабынды (бүген Гүзәл Рәмзилевна Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – ред.). Шулчакта үз халкыма хезмәт итәчәгемне аңладым да инде. Нәкъ менә татар булуымны тою, милли үзаңым уяну шушындый җитди адымнарны атларга көч бирде.  «Кави-Сәрвәр»не «Калеб» җимеше дип атарга да мөмкин. Беренче очрашудан соң Гүзәл Рәмзилевнага үземнең дә алар оештырган чараларда катнашырга теләвемне белдердем. Бер кичәгә мине дә чакырдылар, шуннан соң мин «Калеб»нең һәр проектында диярлек катнаштым.
Иҗади татар яшьләрен берләштергән «Калеб» оешмасының иң мөһим ягы нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– «Калеб»кә кадәр без – иҗади яшьләр, бер-беребезне белмичә, һәркайсыбыз үз эчендә генә кайнап яшәгәнбез. Шулай бергә оешкач, танышкач, күп уңышлы проектлар тормышка ашты. Берләшү  зур нәтиҗәләр барлыкка китерә. Композиторлар, шагыйрьләр, режиссёрлар танышып, дуслашып, чыннан да, җитди әһәмияткә ия эшләр башкара алдык.
– Белүемчә, «Кави-Сәрвәр» операсы язылып төгәлләнгәч, аны Мәскәүгә Бөтенроссия яшь композиторларның «Партитура» конкурсына алып баргансыз. Мәскәү консерваториясенең П.И. Чайковский исемендәге Зур концертлар залында Павел Коган җитәкчелегендәге Мәскәү академия симфоник оркестрына кушылып, Эльза һәм Артур Исламовлар төп партияләрне башкарган. Иң мәртәбәле конкурсның финалында татар телендә чыгыш ясап, беренче урынны алу – бу иҗатның дәрәҗәсен билгели торган күрсәткеч, минемчә. Ул җиңү тарихын җентекләбрәк үзегездән ишетәсе килә.
Композиторлар арасында бу конкурсның әһәмияте бик зур. Опера язганымны белгәнгә, дусларым мине, әйдә, катнашып кара инде, дип үгетләделәр, аның нигезләмәсен җибәрделәр. Әмма мин һаман тәвәккәлли алмый йөрдем. Иң ахырдан гына, бар ихтыярымны җыеп, гаризамны юлладым. Барлыгы 800 гариза кабул ителгән икән. Һәр номинация буенча бишәр финалист сайланды һәм финалда алар арасыннан җиңүчеләрне билгеләделәр. Конкурс бик гадел дип әйтә алам. Финалга узгач, без бер проблема белән очраштык. Конкурсны оештыручылар үз чыгымнарына Зур театрдан чакырылачак җырчыларны  билгеләгән. Ә безнең опера татар телендә бит,  берсе дә бу эшне башкарып чыга алмас иде. Бигрәк тә шундый кыска вакыт эчендә. Шуңа да конкурска операны язганда ук, тавышларын исәпкә алынган җырчылар Эльза һәм Артур Исламовлар бару отышлырак булачак, дигән фикергә килдек. Безгә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ярдәмгә килде, моның өчен без аңа бик рәхмәтле. Эльза һәм Артурның партияләрне башкаруына Мәскәү тамашачысы да, жюри да бик сокланды. Гомумән, конкурс дәвамында безне генә сөйләделәр дисәм дә дөрес булыр. Шундый зур резонанс тудырды операбыз.
Менә, ниһаять, ул Казанда да яңгырады. 2021 елда «Мирас» фестивалендә пианист буларак чыгыш ясаганда, дирижёр Айрат Кашаев икенче фестивальдә синең музыкаңны яңгыратырбыз әле, дип юраган иде. Юраганы юш килде. Операны сәхнәгә куючы дирижёр да ул булды. Ул – виртуоз, үз эшенең остасы. Гомумән, бу уңышны Илгиз Зәйниевнең куючы режиссёр булуы, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры, талантлы җырчылар – Айсылу Нуруллина, Денис Хан-баба, Рөстәм Асаев, Сөмбел Кыямова, Айгөл Гардисламова, Илүсә Хуҗина һәм башка сәләтле иҗатчыларның катнашуы да тәэмин итте. Ул  дулкынландыргыч мизгелләрне алар да, мин дә  түземсезләнеп көттек. Әсәрнең Александр Сладковский җитәкчелегендәге симфоник оркестр башкаруында яңгыравы да  миңа канатлар куйды.
«Кави-Сәрвәр» сәхнәдән ишетелсен өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга баруыгыз да хәлиткеч йогынты ясаганлыгы мәгълүм. Ул чакта Рөстәм Нургали улы әлеге операгызның М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә куелуына үзенең хәер-фатихасын да биргән иде.
– Әлбәттә, опера – зур сәхнә өчен язылган җитди фундаменталь әсәр.  Республика җитәкчесе  Рөстәм Нургали улының сәнгать өлкәсендә эшләүче яшьләр белән очрашуында  мин «Кави-Сәрвәр» хакында сөйләдем. Ул чакта Мәскәүдән җиңү белән кайткан идек инде. Аның республикабызда яңгыравына өметем барлыгын да әйттем.  Ул милли опера белән Мәскәүдә беренче урын алуыбызга соклануын да белдереп кенә калмады, әсәрне Опера һәм балет театры сәхнәсендә кую идеясен хуплады.
Билгеле, беренчел куелышларында ул концерт вариантында да яңгырый ала. Тик аның күләмле драматургия һәм масштаблы музыкага таянуы тулы канлы  башкару өчен, һичшиксез, опера сәхнәсенең кирәклеген күрсәтә. Киләчәктә ул үзебезнең Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә дә куелыр дип өметләнәм.
– Миләүшә, белгечләрнең әйтүенчә, Сезнең опера югары зәвыклы, кешенең рухын баета торган сәнгати шедевр булып туган. Ул киләчәктә илебезнең һәм дөньяның бик күп опера сәхнәләрендә балкыр дип ышаныйк. Дирижёр Айрат Кашаев та матбугат конференциясендә: «Бу фантастик операның язмышы бәхетле булсын өчен, кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен», – диде. Әлбәттә, ул вакыт озакка сузылмасын,  халкыбыз коточкыч фаҗига кичергән ике шәхескә багышланган опера белән мөмкин кадәр  тизрәк очраша алсын иде. Тик менә татар операларының Казанда сирәк куелуы гына күңелдә шик уята. Ничә еллар буе сөйләнелгән Татар музыкаль театры ачылса, мондый каршылыклар ансатрак хәл ителер иде. Сезнең фикерегез нинди?
– Татарстанга музыкаль театр, һичшиксез, кирәк. Консерваториядә
укып чыккан күпме вокалистларыбыз, музыкантларыбыз, композиторларыбыз, кайда эшкә барыйм икән дип, җиде юл чатында басып кала. Күбесе педагоглык эшенә китә. Ярый әле, сәнгать мәктәпләре бар. Ә менә сәхнәдә чыгыш ясарга теләгән талантларыбыз, башка республикаларга, Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург кебек  шәһәрләргә китеп, үз белгечлекләре буенча эш эзли. Дөньякүләм танылганнары да күпме. Аянычка, татарның искиткеч аһәңле тавышлары үзебездә яңгырамый. Ә алар –  академик белемгә ия, зур сәнгатьткә хезмәт итәргә лаек кешеләр. Музыкаль театр булса, менә шушы бушлык тулыланыр иде һәм халкыбызның сәнгати, мәдәни үсеше дә башка юнәлештән китәр иде. Композиторларга да яңа әсәрләр тудырырга бер зур таяныч-этәргеч булыр иде ул театр. Иҗат иткән әсәрең халыкка ирешсә генә, аны язуның мәгънәсе бар. Без  дә, һаман Татар дәүләт опера һәм балет театры ишеген шакып йөрмәс идек. Татар халкы ул гомер-гомергә бик укымышлы, гыйлемле булган. Югары сәнгать жанрлары татарга хас түгел дип әйтү дөреслеккә туры килми. Без дөнья кешеләре. Кайсы гына илгә барып, нинди генә халык арасында эшләсәк тә, татарлыгыбыз үзебездә калып, һәрвакыт яңа яңгыраш табачак. Әлбәттә, талантларыбыз үз ватаныбызда хезмәт итеп, лаеклы эшләр башкарса, сөенечлерәк булачак. Тик гомумкешелек кыйммәтләренең асылы бер. Аларга нигезләнеп, үсешнең чикләре булмавын аңлау да кирәк.
– Күп кеше «Кави-Сәрвәр»не бүген үк зур сәхнәдән ишетергә тели. Ул кабаттан яңгырап, халыкны сөендерсен өчен нинди юллар бар соң?
– Автор буларак, бу операны мин Казанда репертуарга алынып һәрдаим куелуын телим. Тагын бер вариант буларак, Мәскәүдә татар мәдәнияте көннәрендә куелса да әйбәт булачак, чөнки ул анда конкурс вакытында ук  тәэсирле яңгыраш алды. Бу опера шулай ук София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка халыкара фестивалендә дә яңгырый ала. Быел ул ноябрь аенда Казанда узар дип көтелә. «Кави-Сәрвәр» операсын зур сәхнәләрдә куяр өчен тиешле әзерлегебез бар. Хәзер бары, дәүләт заказы булып, аңа юллар ачылсын иде дип өметләнәбез.
– Миләүшә, Сез иң беренче сюиталарыгызны алты яшьтә үк язгансыз дип беләм. Әти-әниегез Сезнең музыкага тартылганны шул чакта ук күреп алган һәм киләчәк тормышыгызга юнәлеш биргәннәрдер, дип уйлыйм. Сабый чактан ук сольфеджио фәнен үзләштерү, фортепианода уйнарга өйрәнү күңелегездә нинди хатирәләр белән уелган?
– Әти-әниемнең язмышыма турыдан-туры тәэсире бик зур. Әнием Наилә Басыйр кызы – Оренбург өлкәсе Сакмар районыннан, фортепиано укытучысы. Ул гомере буе балаларга музыка серләрен төшендерә. Аның музыкага булган мәхәббәте миңа да күчкән. Әтием Рамил Дамир улы да, финанс-икътисад өлкәсендә эшләсә дә, үзлегеннән өйрәнеп, баянда  искиткеч матур уйный иде. Аның әти-әнисе Әлки районы Яңа Салман авылыннан. Әтием Казанда туып үскән. Ул яшьтән музыка белеме алмаганына бик үкенә  иде.  Кызганыч, хәзер әтиебез безнең арадан китте.
Әтине югалтканнан соң, дөньяга башкача карый башладым. Яшәү мәгънәсен тирәнрәк тоям хәзер. Югалту ачысының тирәнлеге мине үзгәртеп кенә калмады, зуррак рухи табышларга  этәрде. Эшем, музыка дөньясының чиксезлеге кабат тормышка кайтарды һәм алга таба һәр көнгә сокланып яшәргә көч бирде.
Әнием, фортепиано укытучысы булса да, мине биш яшемдә үзе укыткан мәктәпкә алып килмәде. Әмма һәрвакыт контрольдә тотты. Яңа ел бәйрәмеме ул, туган көнемме, фортепианода уйнамыйча калганым булмады. Нәкъ спорттагы кебек инде. Анда да бит туктап калырга ярамый. Юлдан тайпылмыйча, һәрчак алга барганда гына тиешле нәтиҗәләргә ирешә аласың. Музыка буенча беренче укытучым – Лия Варфаламеева гениаль остаз булды. Балаларга музыка белеме белән рәттән, композиция нигезләрен дә аңлаткан укытучылар бик сирәк. Минем бәхетемә,  язмыш безне очраштырды. Бер еллап укыгач, укытучым миңа, өйдә үзең дә берәр композиция язып кара әле, дип тәкъдим итте. Шул көнне үк  мин «Музыкаль тартма» исемендә берничә сюита яздым. Алар әле дә саклана миндә. Укытучым минем белән бергә сөенде: «Менә бит үзең дә яза аласың», – дип мактады. Үзем   башта   музыка мәктәбендә эшләгәндә дә, хәзер консерваториядә укытканда да һәрвакыт композициягә игътибар бирәм. Укучыларыма көйләр язып карага тәкъдим ясагач, аларның күзләрендә очкын кабына.
Сәләтемне күреп алгач, миңа консерватория каршындагы сәләтле балалар өчен махсус мәктәпкә юллама бирделәр. Аны тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясендә композиция буенча зур күләмле, көчле әсәрләр язган искиткеч остаз Елена Анисимова курсында белем алдым.Фортепианога Казан фортепиано мәктәбенә нигез салган Ирина Сергеевна Дубинина җитәкчелегендәге курста укыдым. Ул, бик озын остазлык гомере кичереп, 2021 елда 98 яшендә арабыздан китте. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казан дәүләт консерваториясендә белем бирде. Мин аңа «Кави-Сәрвәр» операсын уйнап күрсәтергә өлгердем. Ул миңа шул вакытта: «Син уйнагач, бу музыка аңыма урнашты, хәзер мин аны бервакытта да онытмаячакмын», – дип җырлап та күрсәтте. Остазым әсәремне уңай бәяләде.
Мин һәрвакыт ашкынып, сөенеп укыдым. Ноталарны тирәнтен аңлагангамы, бу төгәл дә һәм дә шул ук вакытта хисле  дә дөньяны үземнеке итеп кабул итеп, иҗат гомеремне музыкага бәйләдем. Музыка гыйлеме өлкәсендә узган һәм киләчәккә чакырган юлларым минем өчен яктылык кебек.
 
Татар халкының классик язучысы Кави Һибәт улы Нәҗми – 1901 елның 15 декабрендә Түбән Новгород өлкәсе Кормыш өязе Кызыл Утрау авылында туа. 1912 елны «Көз» исемле беренче шигырен яза. Революция елларында гражданнар сугышында катнаша. 1923 елда Мәскәү Югары хәрби педагогия институтын тәмамлагач, Кави Нәҗми Казанда татар-башкорт хәрби мәктәбендә сәяси фәннәр укыта. 1932 елдан К.Нәҗми Татарстан Язучылар берлеген оештыру буенча зур эш башкара һәм 1934 елда аның беренче рәисе итеп сайлана. Аның халык язмышын сурәтләгән хикәя, повестьлары – «Кайтты», «Чыныгу», «Иң соңгысы», «Яр буенда учаклар» татар әдәбияты мирасын баеткан әсәрләр. Ә 1949 елда дөнья күргән «Язгы җилләр» романы СССР Дәүләт премиясенә лаек була.
Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә Оренбург губернасының Тро­ицк шәһәрендә мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Алты-җиде яшендә әнисеннән татарча укырга-язарга өйрәнә. 1911–1914 елларда Троицкидагы Александр училищесы дигән өч сыйныфлы кызлар мәктәбендә, аннары ике ел дәвамында татар мөгал­лимәләре әзерли торган хосусый мәктәптә (дарелмөгаллиматта), соңрак Троицк кызлар гимназиясендә белем ала. 1920–1923 елларда Томск шәһәре университетының медицина факультетында укый, бер үк вакытта 1921 елгы ачлык чорында Идел буе авылларыннан җыеп китерелгән ятим балалар йортында тәрбияче һәм мөгаллимә була. Шунда эшләгәндә бала­лардан сәнгать-театр түгәрәге оештырып, алар өчен «Авыл тормышын­нан бер күренеш» исемле кечкенә генә сәхнә әсәре яза. Язучының беренче иҗат тәҗрибәсе булган бу пьеса соңыннан, 1924 елда, Казанда аерым китап булып басылып чыга.
1923 елның көзендә С. Әдһәмовага йөздән артык баланы туган яклары­на озата бару бурычы йөкләнә. Шул рәвешчә, ул Казанга килеп чыга һәм бөтенләйгә төпләнеп кала. 1924 елда күренекле татар язучысы Кави Нәҗми белән гаилә тормышы башлап җибәрү С.Әдһәмованың әдәби иҗат эшенә тартылуына хәлиткеч йогынты ясый. 1924 елда ул «Хәзер бул!» дигән икенче пьесасын иҗат итә, соңга таба балалар өчен шигъри һәм чәчмә әсәрләр яза. Шул елларда аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге нәти­җәле эшчәнлеге дә башлана. Рус әдипләреннән М. Горькийның барлык төп әсәрләре, Л . Толстойның хикәя-повестьлары, А. Чеховның хикәяләре, А. Пуш­кинның прозасы, чит ил классик әдәбиятыннан Д. Дефоның «Робинзон Крузо»сы, Д. Свифтның «Гулливер лилипутлар илендә»се, бертуган Гриммнарның мәшһүр «Әкиятләр»е татар укучысына нәкъ менә С. Әдһәмованың оста башкарылган тәрҗемәләре аша барып ирешә. Илленче еллар ахырында әдибә зур иҗади дәрт һәм тырышлык белән казах язучысы Мохтар Ауэзовның зур күләмле «Абай» роман-эпопеясын турыдан-туры казахчадан тәрҗемә итү өстендә эшли. 1957 елда әсәрнең Казанда басылып чыгуы татар әдәби тәрҗемә өлкәсендәге зур бер казаныш итеп бәяләнә.
Сәрвәр Әдһәмова – утызынчы еллардагы репрессияләр чорында со­вет режимы тарафыннан бер гаепсезгә рәнҗетелгән шәхес. 1938 елны аны «халык дошманы»ның хатыны буларак кулга алалар. 1940 елның 16 октябрендә кассация тәртибендә аның «эше» янәдән каралып, ул гаепсез табыла һәм иреккә чыгарыла.
С.Әдһәмова – 1945 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат була.
 
Ике бөек шәхес татар интеллигенциясен Мергасов йортындагы фатирларында еш кына кунакка кабул итә торган булган. Шул сәбәпле, яшерен оешма барлыкка китергәннәр дигән ялган сылтау белән 1937 елда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова илдәге сәяси вазгыятьнең корбаннары була. Язучыны “халык дошманы” ярлыгын тагып, төрмәгә утырталар, ә хатыны ун елга Себер сөргененә хөкем ителә...
Нахакка рәнҗетелгән Кави һәм Сәрвәр бер-берсенә язган хатларына күңел җылыларын, сагыну-сагышларын куша. Уллары Тансык өчен дә борчыла алар. Тансыкны да хөкемгә тартып унбер яшендә яшүсмерләр лагерена җибәрәләр, ул лагерьдан качып кайта һәм Сәрвәрнең Хатирә апасы аны саклап кала. Өчесе өч якка таратылган авыр чорда да алар якты киләчәккә өметләрен югалтмыйлар. Бер кешене дә, илне дә гаепләп чыкмыйлар. Мәхәббәт көче сабырлыкларын да, яхшылыкка ышануларын да ныгыта. Һәм хаклык өстен калып, аларны аклыйлар. Бу тарихта дөреслек җиңә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ