Логотип Магариф уку
Цитата:

Май ахырында Илһам Шакиров исемендәге премия тапшырылачак

31 май көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үз...

31 май көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы узачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә.
Легендар татар җырчысы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары:
• «Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) – ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
• «Вокал» номинациясендә (ир-атлар) – ТР халык артисты Сәлахов Фердинанд Абдулла улы;
• «Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы һәм ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы.
Бу көнне артистларыбыз матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендерәчәк. Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, шулай ук Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Зөлфирә Шәйдуллина һәм Илһам Шакиров исемендәге II Республика премиясе лауреатларының чыгышлары көтелә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ