«Милли мультFest»: нәтиҗәләр көтелгәннән куанычлырак

Быел тәүге тапкыр үткән «Милли мультFest» республика балалар кинофестивале татарча анимация, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннарын ясау, төшерү белән мавыгучылар өчен тәҗрибә уртаклашу мәйданы булды. Оештыручылар – «Татаркино» вәкилләре әйтүенчә, фестивальгә 400 гә якын гариза килгән. Араларында пластилин, курчак, рәсем технология-
ләре, 3D графика кулланып ясалганнары бар. Финалга узган 56 эш арасыннан иң әйбәтләре саллы бүләкләргә ия булган. Ә менә 100 мең сум отучы абсолют җиңүчеләр бәхет кошы тоткандай шат. Аларның һәрберсе яңа идея белән януын әйтте.

Сак һәм Сокны әниләре белән кем кавыштырган?

Буа шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Әминә Җәләлова, «Биби һәм «Сак-Сок бәете» мультфильмын ясап, үзенең хыялын чынга ашырган.

«Кечкенә чагымда дәү әниемнән ишеткән, 5 нче сыйныфта әдәбият дәреслегеннән укыган «Сак-Сок бәете» геройлары язмышы өчен мин бик борчылдым, малайларны әниләре белән очраштырырга теләдем. Шуңа да бәеткә нигезләнеп, мультфильм ясарга уйладым», – дип уртак-
лашты мультфильм идеясе белән Әминә.

Мультфильмда Биби исемле кыз бала, әнисенә үпкәләп, Әкият иленә эләгә. Шунда уллары Сак белән Сокны юксынып елаган ананы очрата. Аңа ярдәм итү теләге белән кыз бәетнең ахырын үзенчә үзгәртә һәм ана белән балаларны очраштыра. Өенә кайткач, Биби үзе дә әнисеннән гафу үтенә, аның белән дуслаша.

Әминәнең шушы мультфильмы фестивальнең «Татарча анимацион фильмнар» номинациясендә җиңү яулаган. «Бу фестивальдә катнашып, үземне сынап карарга булдым. Бөтен көчемне биреп эшләдем, җиңү җиңел бирелмәде. Беренче урын икәнен белгәч, бик шатландым», –
 ди кыз бала.

Үз укучысы турында сорашкач, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәсгудә Юнысова Әминәне, аз сөйләшүчән һәм бик оста бала, дип бәяләде.

«Милли мультFest» фестиваленең нигезләмәсе белән танышкач, гимназиядә туган телне һәм компьютер графикасын камил белгән укучылар белән сөйләшү булды.  Әминә әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерде. Ул мультфильмны берүзе эшләп чыкты. Мин сценарий язарга гына булыштым. Зур  тырышлык, сабырлык, үҗәтлек таләп иткән бу хезмәт укучының максатчан булуы нәтиҗәсендә финалга үтте», – дип сөйләде ул.

 Ясминәнең югалган аяк киеме

Фестивальгә килгән күп кенә эшләр анда катнашучыларның фантазиясе нәтиҗәсендә туса, Буа шәһәренең «Нурчыклар» балалар мультипликацион студиясе төшергән «Читек маҗарасы» мультфильмы чынбарлыкта булган кызыклы вакыйгага нигезләнгән.

«Балаларны урамга алып чыккан вакытта, Ясминә дигән кызыбыз салып калдырган аяк киеменең берсе югалуы ачыкланды. Билгеле, ул табылды, балалар уйнап керделәр. Көн вакыйгаларына йомгак ясаган вакытта, әлеге хәл сабыйлар күңелендә иң истә калганы булып чыкты. Менә шулай итеп, Читек герое барлыкка килде. Мультфильмда да герой үз парын эзли һәм таба. Кечкенә балаларның әвәләп ясау белән кызыксынуын, әлеге шөгыльнең кулның моторикасын, иҗади күзаллауны үстерүен истә тотып, пластилиннан ясалган фильмнарга тукталырга булдык», – дип сөйләде Буа шәһәренең катнаш төрдәге «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Энҗе Әбүзәрова.

Ике дәүләт телендә тәрбия бирүче әлеге балалар бакчасы татар телендә мультфильмнар төшерү проекты өстендә шактыйдан эш алып бара икән. Биредә 2019 елдан «Нурчыклар» мультстудиясе эшләп килә. Әлеге студиядә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләрдән торган иҗади төркем шөгыльләнә. Студиянең максаты – татар телен, татар халкының рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау һәм үстерү, баланың шәхесен, дөньяны хис-кичерешләр аша танып белүендә эстетик тойгыларын, анимация һәм кинематографиянең сәнгати чаралары аша фантазиясен үстерү.

Мультфильм төшерүгә килгәндә, әлеге процесс зур игътибар, тырышлык һәм вакыт таләп иткән. Балалар тәрбиячеләр белән берлектә персонажларны уйлап тапканнар, декорация ясаганнар, геройларны әвәләгәннәр, тавыш яздырганнар, төрле һөнәрләр үзләштергәннәр. Энҗе ханым әйтүенчә, иң авыры фотосурәтләр төшерү булган. Чөнки фотокамера яки герой аз гына булса да урыныннан күчсә, мультфильм килеп чыкмаячак. Шуңа күрә бу эшне тәрбиячеләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар башкарган.

«Балаларның үз эшләре белән горурлану хисен, күзләрендәге шатлыкны берни белән дә алыштырып булмый. Фестиваль безгә алга таба зур җиңүләр яулар өчен этәргеч бирде. Үз алдыбызга бу юнәлешне зурлап үстерү бурычын куйдык. Моның өчен без җиңеп откан грант акчасына профессиональ җиһазлар алырга уйлыйбыз. Моннан тыш, инглиз телендә дә мультфильм төшерәсебез килә», – дип уртаклашты киләчәккә планнары белән Энҗе Әбүзәрова.

Интерактив такта өчен татарча уен

Яр Чаллы шәһәренең «Шаянкай» катнаш төрдәге 4 нче балалар бакчасы тәрбиячеләренең «Татарстан җәүһәрләре» компьютер уены смарт интерактив такта өчен төзелгән. Уен татар халкының милли гореф-гадәтләре, ашлары, әдәби геройлар, шәһәрләр белән бәйле төрле биремнәрдән тора. Мисалга, ребус чишү, хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүз җыю һәм башкалар. Балалар, тәрбияче ярдәменнән башка, экрандагы тавыш функциясенә басып, биремнәрне тыңлый һәм мөстәкыйль рәвештә уенны алып бара ала. Тавыш функциясе инвалид һәм мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен дә бик уңайлы.

«Уенны ясауда безгә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары булышты. Интерактив тактага салынган алты меңнән артык элемент арасыннан алар уен өчен үзләренә ошаган рәсемнәрне сайлап алды, – дип сөйләде безгә уен авторларының берсе, өлкән тәрбиячесе Ләйсән Нәгыймова. – Смарт интерактив такталары республикабызда яңа төзелгән һәр балалар бакчасында бар. Аларны презентация яки гади мультфильм күрсәтү өчен генә әрәм итүче, башка мөмкинлекләреннән бөтенләй файдаланмаучы тәрбиячеләргә бик гаҗәпләнәм. Замана белән бергә атларга кирәк, чөнки хәзерге балалар бик күпне белә, гаджетларны оста куллана».

Тәрбияче әйтүенчә, аңа әлеге интерактив такта белән эшләү, аның өчен уеннар уйлап табу бик ошый. Баксаң, «Татарстан җәүһәрләре» аның тәүге тапкыр ясаган уены түгел икән. 2008 елны, Түбән Камада математика укытучысы булып эшләгән чагында, Ләйсән Нәгыймова, татар халык көйләрен кулланып, математик уен ясаган. Аның белән «Мой лучший урок» Россиякүләм бәйгесендә катнашып, Татарстаннан финалга чыккан. Нәтиҗәдә Мәскәү дәүләт университетына барып, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән математика укытучылары каршында интеграцияләнгән дәрес күрсәткән. 2009 елда интерактив такта җитештерүче Япония фирмасы оештырган конкурс-
та беренче урын яулагач, ул хезмәттәше белән шушы фабрикага бару өчен бушлай юллама белән бүләкләнгән һәм аны күреп кайткан.

«Милли мультFest» фестивалендә беренче урын алганны белгәч, шундый шатландык. Чын әйтәм, хәтта Мәскәү белән Япония дә ул кадәр хисләр уятмаган иде. Башка катнашучыларның эшләрен күргәч, тагын бер кат кешенең фантазиясе чиксез икәнлегенә инандым. Фестивальдән үзебез өчен бик күп мәгълүмат һәм тәҗрибә алдык. Киләсе елга нинди номинациядә катнашачагыбызны, нинди форматта уен ясаячагыбызны да уйладык», – дип уртаклашты шатлыгы белән әңгәмәдәшем.

Бу юнәлеш буенча эшне дәвам иттереп, Ләйсән Нәгыймова Яр Чаллы дәүләт университеты оештырган өстәмә белем бирү курслары кысаларында тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен дәресләр ачарга хыяллана икән.

 Тамашачыларны елаткан фильм

Фестивальнең бүләкләү тантанасында үзем булып, шундагы иҗади атмосферада кайнадым. Тамашачылар зур экраннан берсеннән-берсе  күңеллерәк һәм кызык-
лырак эшләрне гаҗәпләнеп тә, шатланып та күзәтте. Ә менә Сарман районының «Җәлил» кинотеатры төшергән фильм уйланырга мәҗбүр итте, күпләр күз яшьләрен дә тыя алмады. Фильмның исеме дә үзенчәлек-
ле яңгырый бит: «Күренмәс»…

«Хәзерге заманда яшь әти-әниләр электрон җайланмалар, компьютер уеннары белән мавыга. Нәтиҗәдә балалары турында онытып, аларга аз игътибар бирә башлый, наз һәм яратудан мәхрүм итә. Шул сәбәпле бала үзен ялгыз итеп тоя. Киләчәктә ике арадагы мөнәсәбәтләр дә бозылырга мөмкин. Бүгенге көндә бик актуаль булган бу проблема безнең «Күренмәс» фильмы нигезенә ятты», – дип аңлатты «Җәлил» кино-
театры директоры Әлфия Шакирова.

Авторлар гади татар гаиләсе мисалында балага дөрес тәрбия бирү мөһимлеге турында җиткерергә теләгәннәр. Фильмда үз мәшәкатьләренә чумган әти-әни кызларын «күрми» башлый: хәлләрен сорашмый, дәрес әзерләргә булышмый, уйнамый… Үзен кирәксез дип тойган бала гаиләсе турында язган иншасында әти-әнисен бик яратуы, әмма алар тарафыннан җылылык тоймавы белән уртаклаша. Бу иншаны укыган укытучы кызның әти-әнисе белән сөйләшә, аларны шелтәли. Олылар, гаепләрен аңлап, балаларын назга күмә.

«Күренмәс» кыска метражлы фильм геройлары – «деTVора» мәктәп интернет-телевидениесе шәкертләре һәм Җәлил посёлогы халкы. Сюжет, идея, техник һәм оештыру эшләре алдан ук уйланып куелганлык-
тан, «деTVора» проекты авторы һәм җитәкчесе Артур Кашапов ярдәме белән фильмны бер көн эчендә төшерәләр һәм монтажлыйлар.

«Бу фестиваль – комплекслы мәдәни-агарту чарасы, анимация һәм кино эшчәнлеге аша социальләшү һәм үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Әлбәттә, җиңү яулау төп максатыбыз түгел иде. Ләкин җиңү ләззәтен тою бик рәхәт икән! Бөтен командабыз белән сөендек. Киләчәккә мотивация һәм идеяләребез күп. Кирәкле эш белән шөгыльләнүне тою хисе үз алдыбызга яңа максатлар куярга этәргеч булды», – дип, үз фикерләре һәм уйлары  белән уртаклашты әңгәмәдәшем Әлфия ханым.

 

Өметле бәйге

«Милли мультFest» республика балалар кинофестивале Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырылган. Аның максаты – татар телен саклау, тамашачы культурасын үстерү, анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннарын ясау ярдәмендә балаларны иҗади, рухи һәм интеллектуаль яктан баету.

«Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм студияләрнең үзләрен, эшләрен күрсәтү өчен бу фестивальне зарыгып көткәннәрен күрдек. «Милли мультFest»ның перспективасы бик зур», – дип саный Татарстанның халык артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты, фестивальнең жюри рәисе һәм сәнгать җитәкчесе Рамил Төхвәтуллин. Аның фикеренчә, фестивальне халыкара статуска күтәрү зарур.

«Килгән эшләрне караган вакытта, конкурсантлар безне берсеннән-берсе ныграк гаҗәпләндерде. Бу–чыннан да, әйбәт дәрәҗәдәге бәйге. Татарстанда анимацинең үсү потенциалы, һичшиксез, бар», – дигән нәтиҗә ясады фестивальнең жюри әгъзасы, «Татармультфильмның »баш режиссёры, Казан дәүләт мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөгаллиме Сергей Киатров.

Диляра БАТРШИНА

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.