Логотип Магариф уку
Цитата:

“Минем уен” – уен турында гына түгел

Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе базасында төшерелгән кыска метражлы “Минем уен” (“Моя игра”) фильмы – яшь режиссёр Дмитрий Метланың дүртенче эше.     “Мондый проектны тормышка ашыр...

Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе базасында төшерелгән кыска метражлы “Минем уен” (“Моя игра”) фильмы – яшь режиссёр Дмитрий Метланың дүртенче эше.
    
“Мондый проектны тормышка ашыра алу зур нәрсә. Ни өчен мәктәп, ни өчен һаман саен балалар белән эшләүне кулай күрәсез?”– дип кызыксынам В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының I курсында укучы егеттән.
 
–Мәскәү режиссёры белән берлектә Чаллыда кыска метражлы “Беренче контакт” фильмын төшергәннән соң, мөстәкыйль рәвештә эшләп карау теләгем уянды. Миңа ул чагында 17 яшь иде. (Д.Метла тормышындагы реаль вакыйгаларга нигезләнеп эшләнгән фильм була ул. Төп рольләрне ул үзе һәм Каролина Беляева башкара.– Р.Ф.) Шулай итеп, “День школьного Валентина” дигән кыска метражлы фильм төшердем. Сценарийны да үземә язарга туры килде,– ди ул. – Ни өчен балалар? Бу, иң беренче чиратта, аларга иҗади яктан ачылу өчен мөмкинлек бирү. Балаларның янып торган күзләрен күрү чын-чынлап илһамландыра. Олылар белән эшләгәндә, мондый нәрсә бик күзәтелми. Фильмда катнашкан балаларның иҗади мөмкинлекләре, актёрлык осталыклары безнең күз алдында ачыла бара. Аларның үзләрен чын актёрларча тотуы, кино мохитендә яшәве мөһим. Хәтта 4 яшьлек Екатерина Гуртова да камера каршысында эшләүне тиз үзләштерде. Шуның өчен дә форсат чыккан саен, күбрәк балага иҗади мохит, мөмкинлек тудырасым килә...
Җиде минутлык әлеге фильмны ике көн буе төшергәннәр. Балалар гадәттәгечә кастинг буенча сайлап алынган. Беренче көнне җиде, икенче көнне биш сәгатькә сузылган эш. Вакыйга беренче карашка мәктәптәге гап-гади бер көнне тасвирлый сыман. Сыйныфка килгән яңа укучы бала спорт белән профессионалларча шөгыльләнмәгән булса, физкультура дәресе дә футбол тибеп, тыныч кына үзып киткән булыр иде. Юк шул. Нәкъ менә шунда сыйныфта үз-үзеңне күрсәтү, раслау өчен көрәш башлана...
– Бу балалар 5–10–15 елдан соң да кинога төшеп йөргән вакытларын сагынып сөйләр дип өметләнәм. Фильмда төшү, аның презентациясендә катнашу , сертификатлар алу алар өчен генә түгел, әти-әниләренә дә зур вакыйга булды,– ди мәктәптә укыганда ук балалар өчен МультПРО кебек кызыклы проектлар тәкъдим иткән Дмитрий Метла.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ