Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов: «Шикәрне киштәләргә бушатырга өлгермиләр»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә үзенең  Телеграм каналындагы постында республикада   шикәр буенча кисәк кенә килеп чыккан сорауга җавап бастырып чыгарды.   -Шикәр...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә үзенең  Телеграм каналындагы постында республикада   шикәр буенча кисәк кенә килеп чыккан сорауга җавап бастырып чыгарды.   
-Шикәр складларда бар, продукция өзлексез җибәрелеп торачак, - дип ассызыклады  Президент.
“Бүген иң эре таратучы үзәкләрнең берсенә кердем, моннан кибетләргә азык ташыйлар. Товар кибетләрдә бар! Киштәләргә бушатырга өлгермиләр, шундук сатып алып бетерәләр, дип билгеләп үтте  Рөстәм Нургали улы.
Шулай ук ул тәэмин итүченең Зәй шикәр заводы булуын,  аның алга таба да шикәр белән тәэмин итеп торачагын билгеләп узды.
-Киеренкелек бетәр, бу вакытлыча килеп чыкккан кыенлык, - дип йомгак ясады  Татарстан Президенты.
                                                                           Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ