Логотип Магариф уку
Цитата:

Мордовиянең Сыркыды авылында Һ.Такташ музее җитәкчесе Мария Бикмаева: "Музей безгә бик кадерле" (Видео)

Инде егерме елдан артык татар әдәбияты классигы Һади Такташның туган ягы Требеев районының Сургодь (Сыркыды) авылында аның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге турында сөйләүче музей эшләп килә. Мордовиядә узга...

Инде егерме елдан артык татар әдәбияты классигы Һади Такташның туган ягы Требеев районының Сургодь (Сыркыды) авылында аның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге турында сөйләүче музей эшләп килә. Мордовиядә узган Бөтенроссия авыл Сабан туенда да шагыйрьне олылап искә алдылар. Кунакларга музей экспонантларын да тәкъдим иттеләр.
Музей йортның җитәкчесе Мария Николаевна Бикмаева безгә татар телендә каләм иясенең музее турында сөйләде. Аның әйтүенчә әлеге бина барлыкка килүгә авыл бөтенләй үзгәреш кичерә. Күренекле татар шагыйре музеен булдыруга Торбеев районы хакимияте дә актив катнашкан, күп кенә битараф булмаган кешеләр, татарлар гына түгел, мордвалар һәм руслар да үз өлешен керткән. Биредә чын ядкарь - Һади Такташның шәхси юл чемоданы бар, ул Акбикә апасы йортында сакланган. Монда Такташ гаиләсенең гаилә ядкарьләре дә, әнисенең Казанга балаларына җибәрелгән бердәнбер хаты да саклана.

Һади Такташ музеена Мордовиянең барлык татар авылларыннан мәктәп укучылары, язучы-якташыбызның кече ватанын күрү өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Пенза, Донецк, Чиләбе һәм башка авыллардан һәм шәһәрләрдән кунаклар килә. 
Шушы музейны ачуны башлап йөрүчеләрнең берсе Равилә Алим кызы Коновалова инде бик олы яшьтә, шуңа да әлеге бәйрәмгә килә алмаган. Мария Бимаева - аның фикердәше һәм музей экспозициясен булдыруда тырышып йөргән кеше. Ул күрше Мордва авылыннан Лопатина, кайчандыр Сургода яшәүче татар егетенә кияүгә чыга.
"Шагыйрь безгә якташыбыз гына түгел, үз әсәрләрендә мишәр, сургод авылларын саклап калуы белән дә якын. Бу музей безгә бик кадерле. Ул авылыбызның горурлыгы, аның бинасы Сургодьны бизи. Барлык кыенлыкларга да карамастан, аның ишекләрен ябарга хакыбыз юк", - дип сөйләде ул безгә.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ