Логотип Магариф уку
Цитата:

Муниципаль берәмлекләр советы: «Авылларда социаль ипотека кертү кирәк»

Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе киңәшчесе Владимир Козонков социаль ипотека программасын авылларда да кертү кирәк дип саный. «Авыл халкы картая, яшьләр авылда калмаса, авылн...

Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы рәисе киңәшчесе Владимир Козонков социаль ипотека программасын авылларда да кертү кирәк дип саный. 
«Авыл халкы картая, яшьләр авылда калмаса, авылның киләчәге булмаячак. Яшьләргә авылда калу өчен торак һәм лаеклы хезмәт хакы кирәк. Авыл җирлегендә социаль ипотека шартлары буенча төзелә торган торак юк дип әйтерлек. Авылда яшьләргә, старт капиталы булмагач, йорт төзү авыр», — диде Козонков ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты утырышында. 
Ул андый шартларда йортлар район үзәкләрендә генә төзелгәнен, шуңа яшьләр күченергә мәҗбүр булганын искәртте. «Ә бу инде аларның эше дә авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле булмаска мөмкин дигән сүз», — дип белдерде.
Владимир Козонков әйтүенчә, элек республикада яшь гаиләләр өчен торак программасы булса да, ул бер яктан, уңайсыз, икенче яктан, кыйммәтле булган. Авыл җирендә файдасы да әллә ни сизелмәгән.
«Социаль ипотека программасы буенча авыл җирендә шундый ук түләү шартлары белән торак төзеп булыр иде. Парламентка шундый мөрәҗәгать әзерләнсә, яхшы булыр иде», — дигән фикердә ул. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ