Логотип Магариф уку
Цитата:

Музей ачылуга җирлек биргән конференция

Казан шәһәренең 181 нче күппрофильле  мәктәбендә академик  Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев исемендәге   Республика  фәнни-гамәли  конференциясе узды. Беренче тапкыр узуына карамастан, ул  оешкан төстә үтте,...

Казан шәһәренең 181 нче күппрофильле  мәктәбендә академик  Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев исемендәге   Республика  фәнни-гамәли  конференциясе узды. Беренче тапкыр узуына карамастан, ул  оешкан төстә үтте,  эчтәлек ягыннан да  колачлы иде.  Анда Татарстанның 32 шәһәр һәм район вәкилләре катнашты.

 

Барлыгы 10   секция эшләде. (Рус һәм татар телләрендә гуманитар белем; инглизчә һәм немецча тел белеме; рус һәм татар телләрендә тарих һәм крайны өйрәнү; сәламәт яшәү рәвеше һәм  тормыш куркынычсызлыгы;  культурология – мирас һәм заманча сәнгать; табигать белеме (биология, экология, география, геология, химия); технология һәм архитектура (технология һәм техник иҗат); математика һәм мәгълүмати технологияләр, физика; федераль дәүләт белем стандартлары  һәм  белем бирүнең сыйфатын күтәрү шарты буларак, укыту процессын педагогик проектлау.)

Чыгышларны югары уку йортлары педагоглары, өстәмә белем бирү оешмалары  хезмәткәрләре бәяләде.
– Конференциянең онлайн этабына 360 проект һәм  фәнни-тикшеренү эше  тәкъдим ителгән булса,  конференция барышында укучыларның  312 проект  эше  һәм  педагогларның 42 эше якланды.  Кунакларыбыз бик канәгать калды. Конференцияне Мәскәүнең    Leonardo арт-мәктәбе дәрәҗәсендә узды дип югары бәяләделәр,– ди 181 нче мәктәп директоры Дина Альберт кызы Абдуллина.

Озакламый мәктәптә академик  Мирфатыйх Зәкиевкә багышланган  музей ачарга ниятлиләр. Тел һәм тарих белгече, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы  Мирфатыйх Зәкиевнең 95 яшенә (1928 елның 14 августында Бөгелмә кантоны Зәйпе авылында туган) олы  бүләк булачак ул.
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ