Нәни дәүләтнең яшерен сере

Ике хатынлы ир-атларның танышудан баш тартуларына баштарак бик гаҗәпсенгән идем. «Бездә халык үзен белми, кеше сөйләргә ярата, әгәр язып чыксагыз, бөтенесе безне тикшерә башлаячак», – диде алар, ачылырга теләмичә. Моны миңа бердәнбер һәм сөекле хатыннарына сиздерми генә, казна хисабына алган фатирларында мәгъшукәләре белән кача-поса очрашып йөргән куян йөрәкле мәхлуклар түгел, бәлки, никахлы хатыннарын хәләл көчләре белән төзегән аерым йортларга урнаштырган, һәр ике якта балалар үстереп, аларның язмышын үзенекедәй газиз итеп кабул иткән, киләчәккә уртак планнар корып яшәгән таза беләкле, җитди, иманлы татар ирләре әйтте.

Малай кирәк

Күпхатынлылык миңа балачактан ук таныш иде, чөнки беренче сыйныфта авылдашыбыз Шәех абыйның икенче хатыны Миңгәүһәр апа улы Кәбир белән бер партада утырып укыдым. Сыйныфташлар адым саен: «Икенче хатын малае», – дип кыерсытырга маташсалар да, Кәбирне якларга тырыштым. Без дус булгач, әниләр дә ахирәтләргә әйләнде.

Шәйхи абыйның бер үк түбә астында яшәгән беренче хатыны Вәзирә апа да бар иде. Алар икәүләшеп биш кыз үстерделәр. Тормышлары җиңелдән булмады. Шәйхи абый гомере буе колхозда ат җикте, Вәзирә апа терлек карады. Сыер асрасалар да, тормыш алып бару өчен сөтен-каймагын, бозавын-сарыгын сатып бардылар. Колхозда ай буе эшләп алган 6-8 сум акчалары да кибеттән ипи-тоз, шикәр алырга гына җиткәндер.

Менә шулай кызлары буй җиткереп килгәндә генә, Шәйхи абый малае булмаганга борчыла башлый. Ул бу турыда башта әнисе Гарифә әбигә сөйли, аннары хатынына әйтә. «Мин Ходайдан уза алмыйм, ул ни язса, шул була», – ди Вәзирә апа. Әмма Шәйхи абыйның аны һич тә алтынчы бәби табарга җибәрәсе килми, тагын кыз алып кайтыр дип шикләнә. Алар үзара ничек килешкәндер – анысы билгесез, әмма Гарифә әби, беркөнне ашка йөри торган шәлен иңбашына салып, авылдан чыгып китә һәм иртәгәсен Миңгәүһәр апа белән җитәкләшеп кайтып керә…

Тавыш-гаугасыз гына яшәп китсәләр дә, авыл халкы Вазирә апаның өйдәш хатыннан көнләшүе, токмач, тоз, шикәр, чәй кебек аш-су әйберләрен яшереп куюы турында сөйли башлый. Миңгәүһәр апа участок хастаханәсеннән тупылдап торган малай алып кайткач кына, Вәзирә апа язмышына буйсынып, тынычланып кала. Вәзирә апа кызлары үсеп, кайсы кая таралгач, дөнья куйды. Аның каруы, Миңгәүһәр апа, Аллаһка шөкрана кылып, Шәйхи абый белән бик озак гомер кичерде. Кәбир янына кергәндә, аркамнан сөеп, «Улым белән туган нигезләрне саклаучылар бит сез», – дип, тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән сыйлавы әле дә хәтеремдә.

Шәйхи абыйның Вәзирә апа өстеннән Миңгәүһәр апага өйләнүендә бернинди мәкер-хәйлә булмавына бөтен авыл шаһит иде. Яшь хатын да, балаларны какмый-сукмый, үз итеп яшәде. Вәзирә апа вафат булгач та, ялга кайткан кызларын Миңгәүһәр апа якты чырай белән каршы алып, мунчалар ягып, таба ашлары пешереп кунак итте. Әмма аңа язмыш азактан аяусыз булды: үзе ире Шәйхи абыйдан соң вафат булса да, улы Кәбирнең үлемен күреп китте. Казаннан Кәбирнең үле гәүдәсен капка төбенә кайтарып куйгач, аның ачыргаланып елавыннан авыл ирләре дә күз яшьләрен тыя алмады. 

Бер хатынлы бизнесмен

26 яшьлек бизнесмен Илшат Сабиров белән «Казан нуры» мәчетендә җомга намазында таныштым. Ике хатын белән яшәүче мөселман ир-
аты белән күрешәсе килүемне белгәч, елмаеп кына куйды.

– Аллага шөкер, хатыным берәү генә, әмма күпхатынлы ирләрнең җомга көнне мәчеткә җыелуын дөрес фаразлагансыз, – диде ул.

Вакыты кысан булса да, гәп кору өчен, кибет янына куйган машинасына алып китте.

– Күрдегезме, мәчеткә килгән халыкның барысы да диярлек яшьләр, – дип дәвам итте Илшат. – Шуларның мин таныганнардан якынча җитмешләбе – бизнесмен, егермегә якыны – ике хатынлы. 25-45 яшьлек бу ирләрнең берсе – базар хуҗасы, икенчесе төзелеш фирмасын җитәкли, өченчесе автосервис тота, дүртенчесе ат казылыгы җитештерә. Аянычка, берсе белән генә дә сезне таныштыра алмыйм, чөнки хакым юк. Соңгы елларда кече һәм урта бизнесны үстерүгә күп көч куела. Бик күп эшкуар егетләрнең күңеленә ул бик хуш килде. Эшләгәч, кесә дә калыная бит. Кайбер наян, дәртле ирләр, күңелләре күтәрелеп китеп, мәгъшукәләр дә тапты. Әмма гөнаһ кылуның азагы беркайчан яхшыга илтми. Ислам диненең күпхатынлылыкны яклавын ишеткән бизнесменнар ишелеп дингә килде. Беренче гаиләсен җимермичә, икенче хатынга өйләнүчеләрнең артуы шуңа бәйле. Әмма алар, кызганычка, дин һәм бизнес кануннарын аңлау буенча төрле баскычта. Бизнес ул бертуган абыең түгел, беркемне дә аямый. Статистик мәгълүматлар буенча, бизнеста 100 кешенең 10 ысы гына аякка баса. Шуңадыр, икенче хатынга өйләнеп 3-4 ай узуга, дәртле егетләрнең күзләрен моң баса. Кемдер банкротка чыга, кемнәрнеңдер юлын көчлеләр кисә. Нәтиҗәдә, банкрот эшкуарның икенче хатынын аермый чарасы калмый. Хатын-кыз да прокатка алынган мал түгел, ата-анасына тапшырып кына ташлап булмый. Гарәп илләрендә гадәти хәл саналса да, татарда үрнәк алырлык икехатынлылык мисалы юк. Барыбыз да бер әти, бер әни белән үстек. Шунлыктан, безнең җирлектә ике хатын арасында низаг чыкмый калмый. Ярый ла яшь ирнең аларны урыннарына куярга көче җитсә. Бизнеста проблемалар да күп. Еш кына төннәр буе йокламый, уйланып чыккан чаклар бар. Аллаһ Тәгалә бердәнберем белән тигез яшәргә саулык, бәхет бирсен.

Ата казга сәлам

Һәр гаилә – кечкенә генә дәүләт. Ачылырга теләмәүләре дәүләт серен күз карасыдай сакларга тиешле булгангамы? Әмма мин аларның эчке
дөньяларына тыкшынырга теләмәдем, югыйсә, нибары мондый гаиләләрнең барлыкка килү сәбәп-ләрен генә ачыклыйсым килгән иде. Бирим дигән колына, дигәндәй, нәкъ шул көннәрдә, һич көтмәгәндә, шул егетләрнең көзгедәге капма-каршы чагылышы – Шамил Рахмонов атлы таҗик егете белән очраштым. Татар егетләре кебек, исемен дә яшереп тормады: «Мин ике хатынлы ир булам», – дип күңелендәгесен чәчми-түкми ярды да салды ул…

Аның белән Казандагы бер мөселман кафесында таныштым – бер өстәлгә туры килдем. Кафеда хезмәт күрсәтүче егетләр белән саф татар телендә гәп коруына карамастан, кара тутлы бу ир кыяфәте белән кыргыз яки үзбәк кешесенә тартым иде. Үзбәк пылавы да китерткәч, дәшмичә кала алмадым.

– Сез үзбәк, ахрысы, йөзегез шул як халкына охшаган, – дидем. Ә үземнең башымда бер генә уй:
бу кеше белән ничек тә якыннанрак танышу, гаиләсе турында сорашу иде. Бу якка күпхатынлылык хас, бәлки ул да бер генә хатын белән яшәмидер, кем белә?

Каршымда утырган ир сүзгә бик юмарт булып чыкты. Уң кулын күкрәгенә куйды да:

– Минем исемем – Шамил. Таҗик егете булам. Үзбәкстанда туып үстем, – дип итагатьле генә җавап бирде.

Үзем белән таныштырганнан соң, үгезнең мөгезеннән алырга теләп, Шамилгә махсус татарлар арасында соңгы елларда күпхатынлылык күренеше тарала башлавын, шуңа карамастан, гаилә башлык-
ларының әлеге фактны халыктан яшерүләре турында сөйли башладым. Ә Шамилнең моңа артык исе китмәде. Аңа диннәр тарихы гына түгел, татар халкының үткәне һәм бүгенгесе дә таныш булып чыкты. Сөйләгәннәре баштарак гаҗәп тоелды дисәм дә, дөрес булыр.

– Әнием – татар хатыны, – дип сөйләп китте Шамил. – Икенче хатыным да татар милләтеннән. Татарстанның Питрәч районында туып үскән. Икенче хатын алу бездә нәселнең абруе турында сөйли, чөнки андый мәртәбәгә һәркем ирешә алмый. Бездә Ислам динен санлыйлар, гаиләдәге барлык аңлашылмаучылыкны Коръән һәм Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) өйрәткәнчә хәл итәләр. Коръәндә күпхатынлылык турында тәфсилле җаваплар бар. Сезнең кайберәүләрегез ике хатынлы кешедән гаеп эзләргә, көләргә ашыга. Хәзерге ике хатынлы татар байлары – дингә сыенган халык. Алар Шәригать кануннарына таянып эш итә. Шуңа да үзләрен динсез җәмәгатьчелеккә белгертәсе килми. Татар халкын мәдрәсәсез елларда милләт буларак әнә шундый татар байлары саклап калды дип уйлыйм. Үзем һич икенче хатынга өйләнергә уйламаган идем. Әмма язмыш, әгәр теләсә, ата казга да сәлам бирдерә икән.

Насибә насыйбы

– Сезнең якларга 2000 елда, хатыным Гөлйөзем белән үзебездә тормыш авырайгач килеп чыктык, – дип дәвам итте әңгәмәсен яңа танышым. – Беренче Президентыгыз Минтимер ага Шәймиев Татарстанны дөньяга җәннәт почмагы итеп таныткач, ике дә уйлап тормадык. Әниебез дә үзенең туган җиренә китүебезне теләде. Казанда якташларымны туплагач, уртак фикергә килдек. Бер төркем базарда җимеш белән сәүдә итә, икенчебез шаурма кафелары ача, өченче төркем шул ук җиләк-җимеш белән якын-тирә авылларга йөри. Шулай әкрен генә эшләп киттек. Тулай торактан берничә бүлмә сатып алдык. Хәрәкәттә – бәрәкәт дигән шикелле, эшләгән саен кулга акча керде, күңелләр үсте. Әмма илдәге икътисади тотрыксызлык, бәяләрнең гел уйнап торуы беркөнне минем тез астына китереп сукты. Бәяләрнең кинәт төшүе нәтиҗәсендә, товарымның базар билгеләгән хакын каплый алмадым һәм банкротка чыктым. Әле өстәвенә 5 миллион сум әҗәтле булып калдым. Бу – 2007 ел. Ул акчага 8 фатир сатып алырга мөмкин иде. Хәзер инде ул 30 миллионга тиң. Нәкъ шул елны ике яшьлек кызыбыз Насибәнең үпкәсеннән чир таптылар. Табиблар аны коры һавада ике ай дәвамында дәвалап булачагын әйтте. Хатынымны Үзбәкстанга кайтарып куймый чарам калмады. Аннары яңа җиргә, Мари республикасына күчәргә карар кылдым. Сәүдәмне шунда җәелдердем. Кредит алып, татарлар күпләп яши торган Бәрәңге, Сернур, Кужинер һәм Мари-Төрек районнарында сәүдә үзәкләре ачтым. Анда эшләргә үз яныма кабаттан якташларымны чакырдым, җирле халык та теләп тартылды. Моңа бик зур тәвәккәллек кирәк иде. Аллаһка тапшырып, эшкә тотындым. Минем башка чарам юк иде. Гөлйөзем ике айдан да, ярты елдан соң да кайтмагач, дусларым мине өйләнергә кыстый башлады. «Болай булмый, ашың – аш, эшең эш түгел», – диде кайберләре. «Шундый зур бурычың була торып, сабыр итмисеңме, яңа эшеңнең нәтиҗәләре күренсен әле башта», – дип каршы төшүчеләр дә булды. Ул арада икенче хатынлыкка кандидат та табып куйганнар: Гүзәл Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 3 нче курс студенты иде. Миннән шактый яшь. Бу хакта сөйләшү өчен хатыным белән ни хәбәрләшергә тырышсам да, Үзбәкстан белән элемтәгә керә алмадым. Казанда Гүзәл белән очраштым. Ул башта бик каршы торды. Әгәр дә динле булмаса, без килешә алмый идек. Аннары ул үзенең шартларын куйды. «Хөкүмәт төзегән фатирда аерым яшәрлек булсам гына», – дип ризалыгын бирде. Шунан соң Үзбәкстанга, Гөлйөзем
янына кайтып, яшь хатынга өйләнәчәгемне әйттем. Аның тиз генә килергә исәбе юк иде, әмма бу хәбәрдән соң, бик тиз җыенды. Бәхеткә, кызым Насибә дә савыккан иде. Шулай, Аллаһка тапшырып, ике хатын белән яши башладым.

Ходайның ярдәме

Шамил тормышындагы бөтен уңышларын Ходай ярдәменнән күрә. Иң элек ике ел эчендә ул барлык бурычларын түләп бетерә. Хәзер аның һәр район үзәгендә кафелары бар, кибетләре эшләп тора. Аларга барлыгы 48 кеше хезмәт күрсәтә. Араларында татарлар да, үзбәкләр дә җитәрлек. Кафеда хәләл ризыклар пешерү өчен итне җирле татарлардан сатып алалар. Җирле халык татар ашларын да, үзбәкләрнең милли ризыкларын да бердәй яратып ашый икән. Кибетләргә кояшлы үзбәк иленең барлык төр җиләк-җимеше, яшелчәсе тәкъдим ителгән. Бәясе дә мондагы халыкның хәленә карап куелган.

Гүзәл ханым да, килешү буенча, Казанда ире Шамил алып биргән хөкүмәт фатирында бераз яшәгәннән соң, Бәрәңге поселогына күчеп килергә ризалык биргән. Сәбәбе дә җитди: бөтенесенә өлгерә алмагач, ире Шамил сәүдә белән идарә итүне Гүзәлгә тапшырырга уйлый. Татар кызының зирәк акыллы булуын да сизгәндер. Ә аның өчен Гүзәлнең Бәрәңгедә яшәве кирәк. Шулай итеп, вәгъдә буенча, Шамил аңа беренче хатыныныкы кебек итеп, ике катлы, иркен таш йорт салып биргән. Хәзер алар 10, 5 һәм 2 яшьлек берсеннән-берсе сылу өч кыз үстерә. Сәүдә юлында еш йөргәнлектән, йортка бала караучы яллаганнар. Гөлйөзем ханымның исә 18, 10, 6 һәм 1 яшьләрдәге ике кызы һәм ике улы бар. Ике гаиләнең дә иң бәләкәйләре мәдрәсә һәм дәүләт балалар бакчасына йөри. Хатыннарның үзара күрешкәннәре булмаса да, балалар бер-берсе белән дус яши, кунакка йөрешә, хәтта бер-берсендә кунып та калгалыйлар икән.

– Балалар бер-берсе өчен үлеп тора. Дәресләрен әзерләргә булышалар. Телефон аша хәлләрен белешәләр, – ди Шамил, сабыйлары турында сөенеп. –
Хатыннарыма да тигез карыйм. Һәр әйберне тәүге көннәрдән бирле икешәр итеп алам. Һәркайсы бер дәүләт – бер гаилә халкы икәнен аңлап яши.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.