Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нәүрүз» бәйрәме тарихында иң беренче тапкыр «Нәүрүз батыры» конкурсы

19 мартта Казан ипподромы территориясендә Нәүрүз – төрки һәм иран халыклары арасында Яңа ел бәйрәме узачак.Бәйрәмне әзерләүдә һәм оештыруда Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни автономияләр...

19 мартта Казан ипподромы территориясендә Нәүрүз – төрки һәм иран халыклары арасында Яңа ел бәйрәме узачак.
Бәйрәмне әзерләүдә һәм оештыруда Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни автономияләре актив катнаша. Азәрбайҗаннар, әфганнар, башкортлар, дагстаннар, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, төрекләр, төрекмәннәр, үзбәкләр һәм башка халыклар бер мәйданчыкта үз халыкларының мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен күрсәтәчәк, дип хәбәр итә Тататарстан халыклар дуслыгы йортның матбугат үзәге.
Төп сәхнәдә Татарстан халыклары ассамблеясы милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында күпмилләтле концерт программасы көтелә.
Моннан тыш, республиканың иң яхшы пешекчеләре катнашында «Пылау фестивале» оештырылачак. Халык тарафыннан иң яхшы көнчыгыш ризыкларын әзерләү остасы билгеләнәчәк, рецепт авторы махсус приз алачак. 
Бәйрәм башланганчы, Нәүрүзнең төп атрибутларының берсе – бер тәүлек алдан әзерләнә торган чәчелгән бодайдан ясалган сумалякны татып карарга мөмкин.
Бәйрәм кысаларында «Нәүрүз гүзәле» бәйгесенә йомгак ясалачак. Ә бәйрәм тарихында иң беренче тапкыр «Нәүрүз батыры» конкурсы узуы көтелә. Шулай ук быел икенче тапкыр киез итекләрдәге хоккей буенча милли-мәдәни автономияләр арасында чемпионат оештырылачак.
Барлык кунакларның да традицион халык уеннарында катнашып, төрле бүләкләр алу мөмкинлеге бар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ