Логотип Магариф уку
Цитата:

Олимпиада җиңүчеләре хөрмәтенә тантана

Бүген 19 май көнне Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә илкүләм һәм республикакүләм олимпиадаларның җиңүчеләрен һәм аларның укытучы-остазларын бүләкләү тантанасы узды. Бу бәйрәм тантанада Татарстан Республик...

Бүген 19 май көнне Казан шәһәренең нәкъ үзәгендә илкүләм һәм республикакүләм олимпиадаларның җиңүчеләрен һәм аларның укытучы-остазларын бүләкләү тантанасы узды. Бу бәйрәм тантанада Татарстан Республикасының  «Ел укучысы–2023»не дә игълан иттеләр. Олимпиадаларда җиңү яулау буенча 2023  елда да Татарстан лидерлар исемлегенең беренче өчлегенә керде.

Менә инде 11 ел буена укучыларыбыз алдынгы урыннарда. Гомумроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан 470 укучы катнашты, алар арасыннан 40 укучы җиңүчеләр рәтендә, 211 укучы – призер.  2023  елда Татарстан гомумроссия олимпиадасының өч предметы – сәнгать (дөнья сәнгате мәдәнияте), экология һәм технология буенча йомгаклау этабын үзендә кабул итте. Төп оештыручы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге булды.

«Быелгы елны Россия күләмендәге олимпиадаларда җиңүчеләргә 1 миллионга кадәр  күләмендә акча бирелә, шулай ук һәр регион да үзеннән бүләкне зурайта ала. Безнең республика Бөтенроссия олимпиадаларында беренчелеккә чыккан укучыларга 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирә. Татарстан олимпиадаларда җиңүче укучылар исемлеге буенча Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсеннән соң килеп өченче урында. Санкт-Петербург белән безнең арада шактый кискен көрәш барды, ләкин без алга чыктык», – дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиңүчеләрне котларга килгәч.

Татарстанда иң көчле укучы булып «Ел укучысы–2023» исеменә Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче номерлы лицей укучысы Роман Моисеев танылды.

Айсылу Имамиева


Фото: авторныкы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ