Логотип Магариф уку
Цитата:

Пионер галстуклы профессор

Мамадыш районы Урта Кирмән авылы янындагы борынгы крепость урынында тарих фәннәре докторы, күренекле археолог Фаяз абый Хуҗин белән  очрашу турында шушы авыл мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйр...

Мамадыш районы Урта Кирмән авылы янындагы борынгы крепость урынында тарих фәннәре докторы, күренекле археолог Фаяз абый Хуҗин белән  очрашу турында шушы авыл мәктәбенең тарих укытучысы Ринат Хәйруллин бик эчтәлекле мәкалә язды. Бүген аны кабатлап тормыйча, Фаяз Шәриф улы Хуҗин белән аерым гына сөйләшү турында язам әле. Эш болай булды...

...15 май көнне «Мәгариф» журналы Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә «Хәзерге вазгыять шартларында мәктәпләрдә Татарстан тарихын укыту проблемалары һәм аларны хәл итү юллары» дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрде. Анда мин «Патриотизм тәрбияләү факторы буларак, туган төбәк тарихын өйрәнү» дигән темага чыгыш ясадым. Чыгышым презентациясендә  Пионериянең 100 еллыгына багышланган чарадан фотолар да бар иде. Мине тыңлаганнан соң, олуг галимебез: «Лидия Семёновна, фотодагы кызыл галстукларны каян таптыгыз? Күңелләр әллә нишләп китте!» – диде. «Балаларга мин аны үзем тектем, ләкин мин Сезгә чын галстук алып килермен әле!» – дидем. Урта Кирмәндә тапшырырга җай да чыкты. Күрешкәндә беренче эш итеп, кызыл галстукны суздым. Ә ул сөенгәнен яшермәде дә: «Элек бит олы  кешеләрне почетлы пионер дип кабул итеп, галстук тага торган матур традиция бар иде, мин бүген шушы почетта булыйм әле», – диде дә галстукны тагып та куйды. Фотоларда шуңа галстуклы ул.

Аның бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч сөйләвеннән соң, халык таралгач, Кирмәннең уникаль чишмәләренә юл тоттык. Тагын галстук темасына әйләнеп кайттык. «Ә беләсезме, мин бит галстук тагып йөрмәдем», – дип сөйли башлагач, мин гаҗәпләнеп калдым. Менә сиңа мә! Ә ул дәвам итте: «Әйе, галстук тагып йөрмәдем мин. Үтүкләнгән галстукны пөхтә итеп китап арасына кыстырып куя идем, мәктәптә тагам, кайтып киткәндә тагын китап арасына кыстырып кайтып китәм. Минем галстук һәрвакыт үтүкләнгән һәм пөхтә була иде. Минем өчен иң кадерле әйбер иде ул!» Менә ничек икән?! Фаяз абыйның пөхтәлеге сабый чагыннан ук килә, димәк. Кадерле галстукны кайтып киткәндә дә салмады Фаяз абый.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,


Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ