Логотип Магариф уку
Цитата:

Прививкадан башка нинди юл бар?

Республика санитар-эпидемиологик вазгыять турында «Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә   Татарстан буенча Кулланучылар хокукларын яклау  һәм кеше иминлег...

Республика санитар-эпидемиологик вазгыять турында «Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә   Татарстан буенча Кулланучылар хокукларын яклау  һәм кеше иминлеге өлкәсендә  федераль күзәтчелек идарәсе  җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков  чыгыш ясады.
Татарстанда узган тәүлектә 49 кешенең коронавирус зәхмәте йоктыру очрагы теркәлде. Алар билгеләнгән тәртиптә расланды һәм барысы  да медицина  күзәтүенә алынды. Республикада әлеге чир белән авыручыларның гомуми саны 25 560 ка җитте.
Шулай ук тәүлек эчендә 3 кешенең вафат булуы,  җан тәслим кылучыларның 685 кә җитүе ачыкланды.
Татарстанда бер миллионнан артык кеше вакцинациянең  беренче дозасын алган,  861 468 татарстанлы икесен дә ясатырга өлгергән. Чирдән котылуның башка юлы күренми.
Барлык гражданнарга, аеруча  куркыныч янаган төркемдәге затларга (өлкәннәргә, савыгулары озакка сузылган инсанга) җәмәгать урыннарына барудан мөмкин кадәр тыелып тору, шәхси гигиена кагыйдәләрен катгый саклау, кәеф киткән чакта өйдә утыру һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать  итү зарур.
Хәл Татарстан территориясендәге яңа коронавируска каршы Оператив штаб контролендә тора.
 Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ