Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамил Синякаев: «Татар көрәшендә хәрәм юк»

Татар көрәшенә башта әтисе юл ярып, аннары, тренер буларак, улын да шул тынгысыз  дөньяга  алып кергән, җиңүләре белән татар көрәше тарихы сәхифәләренә затлы исемнәрен язып калдырган  с...

Татар көрәшенә башта әтисе юл ярып, аннары, тренер буларак, улын да шул тынгысыз  дөньяга  алып кергән, җиңүләре белән татар көрәше тарихы сәхифәләренә затлы исемнәрен язып калдырган  спортчы гаиләләр күп түгел. Шул азларның берсе – аталы-уллы Рим һәм Рамил Синякаевлар.
Халкыбызның йөз аклыгы булырдай әлеге спортчы егетләрне татарча көрәш яратучылар яхшы белә. Рим Вәлимөхәммәт улының дүрт мәртәбә Мөслим Сабан туе абсолют батыры, өч тапкыр (70 кг авырлыкта) герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган республика турниры җиңүчесе икәнлеген генә әйтсәң дә, зур мәйданнар өчен туган  гаярь көрәшче  күз алдына килә.  Аның милли көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы һәм  тренеры, РСФСРның милли төрләр буенча спорт остасы кебек төп  титулларын да өстәсәң,  Римның татар көрәшен үстерүдә һәм Россия халыклары арасында аны танытуда бик нык тырышкан, милләте каршында зур җаваплылык тойган егәрле көрәшче һәм талантлы остаз булуын аңлыйсың.

Аның улы Рамил турында сүземне кыскарак тотасы килә, чөнки егет –  әле көрәш сөлгесен көчле кулларында кысып тоткан келәмдәге көрәшче. Мин 28 яшьлек спортчының бары тик (!) алты тапкыр Татарстан, өч тапкыр Россия һәм  ике тапкыр дөнья  чемпионы булуын гына искәртеп узасым килә. Аңа әле яңа гына Россия көрәш федерациясе тарафыннан «Халыкара класслы спорт остасы» дигән мактаулы исем дә бирелгән.
Әлмәт – көрәшчеләр ягы
 Ике спортчының да  аерым: Римның – Әлмәттә, Рамилнең Казанда  яшәгәнлеген белсәм дә,  иң элек хөрмәт йөзеннән, Әлмәткә, Рим Синякаев яшәгән төбәккә барасы иттем. Ни дисәң дә, Әлмәт – элек-электән атаклы көрәшчеләр мәйдан тотып, гомер кичергән тарихи төбәк. Бу кала әле дә команда ярышларында Татарстан буенча беренче урында тора. Аннары Синякаевлар нәселендә  көрәшчеләр юлын гаилә башлыгы Рим башлап җибәргән бит, мәсьәләнең шул ягын да онытып җибәрергә ярамый.
Әлмәт спортчылар сарае каршында мине урта яшьләрдәге, җыйнак, җитез гәүдәле (спортчы икәнлеге әллә каян күренеп тора!) ир-ат каршы алды.              
 Боҗыр
Күрешкәннән соң да без аның эш бүлмәсенә керергә ашыкмадык. Спорт сарае каршындагы сәер тынлыкка чумган мәйдан  сөйләшеп йөрергә бер дигән урын иде! Мин Рим әфәндегә, вакытны сузып тормыйча, сорауларны турыдан бирергә уйладым.
– Рим туган, көрәш – җәрәхәтләр белән үрелеп бара торган спорт төре, сезгә аны  берәр көрәшче тәкъдим иттеме, әллә үзегез  сайладыгызмы? – дидем мин, соравыма «кереш» өлешне кушмый гына. Әмма туры сорауга туры җавап ишетмәдем. Киресенчә, бу соравым Римны ураулы бала чагына илтеп куйды.
– Мин өйдә әнием белән генә үскән малай, – дип башлап китте ул сүзен. – Мондый гаиләдә үсүче малайлар әтигә әйтәсе серен дә, дусты белән бүлешәсен дә әнисе белән генә уртаклаша. Тормышыбыз җиңелдән булмады. Мәктәптә укый башлагач, дөресрәге, башка бераз аң кергәч, мин туган нигездән китми торган һөнәр сайларга кирәклеген аңладым.  Шуннан соң үземә бик еш кына: «Нигә әле миңа укытучы булмаска?»– дигән сорау бирә башладым. Аннары кечкенәдән бик җитез идем. Менмәгән агач башы, түбә кыегы, койма башы калмады. Шуның өчен дә дусларым мине: «Боҗыр», – дип йөртәләр иде. Бервакыт мине физкультура  укытучысы Альберт абый Иванов чакырып алды. Ул үзе, авылларда Сабан туйлары башлангач, батыр калмаса да, көрәшергә ярата иде. «Синдә көрәшчеләргә бик тә кирәкле җитезлек бар. Әйдә, көрәш түгәрәгенә языл», – диде ул. Укытучы әйткән сүзгә каршы киләләрмени?! Сабан туйларында мәйданга чыгып, үз авырлыгымдагы яшьтәшләремне баш аркылы чөя башладым. 1978 елда, Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, хыялыма тугры калып, әнием белән икәү килешкән Алабуга педагогия институтының техника факультетына  укырга киттем. Биредә хезмәт  һәм техника дәресләре укытучылары әзерлиләр. Анда  да буш вакытларымны әрәм уздырмадым, грек-рим көрәше секциясенә йөрдем. Ул көрәш безнең милли көрәшкә бик якын тора. Ә татар көрәше ул елларда рәсми рәвештә танылмаган иде әле. Ял көннәрендә исә тулай торакның спорт залында туйганчы үзебезчә көрәшә идек. Күнегүләр тәмамлангач, бер-беребезгә кимчелекләребезне әйтәбез, киңәшләр бирәбез.
 Диплом алган көндә– батыр
– И, кызык чаклар, хыялый чаклар бар иде дә соң. Һәркайсыбыз эчтән генә Сабан туйларында мәйдан тотарга, батыр калырга хыяллана. 1982 елда институтны тәмамлап, диплом алган көнем нәкъ Мөслимдәге Сабан туена  туры килде.  Соңга калмас өчен,  туган ягыма  йөгереп диярлек кайттым һәм тәүге мәртәбә Мөслимнең абсолют батыры булып калдым. Ул елларда батырларны тәкә белән зурлыйлар иде. Шулай итеп, әни янына диплом белән бергә, җилкәгә тәкә күтәреп кайттым.
– Сине бит көрәш сөючеләр Әлмәт шәһәре көрәшчесе итеп белә. Мөслимдә көрәшә башлавың ничек килеп чыкты соң? – дим көрәшчегә.
– 1982–1983 елларда юллама буенча үзебезнең райондагы Мәлләтамак мәктәбендә бер ел хезмәт дәресе укыттым да кабат Мөслимгә, әнием янына кайттым. Төшкә кадәр балаларга физкультура һәм сызым дәресләре укытсам, төштән соң онытылып, көрәш секциясе алып барырга керешә идем. Көчле көрәшчеләр командасы тупладым. Янып эшләүләремнең нәтиҗәләре тиз күренде.  Ике ел эчендә (1983–1984)  Мөслим урта мәктәбенең  милли көрәш буенча үсмерләр командасы  республика ярышларында призлы урыннар яулады. Алар – Нияз Авзалов, Газинур Фәрухшин һәм Илдар Авзаловлар (Илдар ике ел рәттән республика чемпионы булып  калды) иде.
Үзем дә армый-талмый зур спортка таба баруымны дәвам иттем һәм 1984 елда Казанда өлкәннәр арасында татарча көрәш буенча  Татарстан чемпионатын оттым һәм шул ук елда  милли көрәш буенча Уфада РСФСР беренчелегенә узган бәйгедә чемпион калып,  РСФСРның спорт остасы нормасын үтәдем. 1985 елда Казанда  Муса Җәлил призына «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган республика турнирында да беренче урынны яуладым. Ул  елларда Әлмәт төбәгендә татарча көрәшнең бөтен Рәсәйгә гөрләгән чагы иде. «Самара ягыннан атаклы тренер  Салават Йосыпов кайткан! Теләсә кайсы юеш борыннан көрәшче ясый икән!» – дигән хәбәр безнең яшьләрне көнләшүдән  аяктан екты. Һәркемнең көрәшче булып бөтен СССРга  таныласы килә иде. Мин шәкертләрем белән  1985 елны Әлмәткә күченеп килдем.    Әлмәттә ул елны  милли көрәш буенча Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Кавказ төбәкләре, Башкортстан һәм Татарстан көрәшчеләреннән  тупланган бөтенсоюз  турниры үтте. Көрәш бик аяусыз барды. Әмма мин шунда барыбер сер бирмәдем, янәдән чемпион калдым. Миңа, кайда гына мәйдан тотсам да, әнә шул балачак елгырлыгым – «боҗыр» булуым нык ярдәм итте. Җитезлек ул – кешенең акыл тизлегеннән дә кызурак хәрәкәт итәргә тиешле сыйфаты! Нинди генә катлаулы булмасын, теләсә кайсы алым яшен тизлегендә башкарылса гына уңышка ирешәсең. Шул чагында сиңа берәр центнерлы пәһлеваннарны аркаларына каплап кую берни дә тормаячак. Шуның өстенә бу вакытта Әлмәтнең спорт сараенда Салават Йосыпов, Ильяс Билалов, Илгизәр Димиев кебек  бай тәҗрибәле тренерлар эшләве дә татар көрәшчеләре файдасына булды. Алар татар көрәшен тамашачыларны өнсез калдырып күзәтә торган матур алымнар белән баеттылар!

Тренерның осталыгы – батырлар санында
Шуның нәтиҗәсе буларак, Рим 1990 елда Чувашстанның башкаласы Чабаксар каласында  РСФСР беренчелегенә узган чемпионатта  чемпион булып таныла. Ә 1995 елда Әлмәттә  Җәлил призына узган  республика турнирында 70 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында җиңү яулый. 
1997 елда 37 яшьлек  атаклы көрәшче үзенә дә төбәктә үсеп килүче көрәш яратучы малайлардан яңа чор көрәшчеләре әзерләргә вакыт җиткәнен аңлый да «Татнефть» ААҖ
«Әлмәтнефть»   идарәсенең спорт-сәламәтләндерү цехында тренер-укытучы булып эшли башлый. 1999 елдан алып хәзергәчә Татарстан данын яклаучы дистәләгән көрәшчеләр –
 Максим Мөхәммәтҗанов, Руслан Галиев, Фәнис Купкенов, Әлмир Сәлимов,  Руслан Хәмидуллин, Ленар Минһаҗев кебек республика, шулай ук   Руслан Хәмидуллин, Рамил Синякаев, Ирек Шәяхмәтовтай Россия, дөнья  чемпионнарын әзерләүдә катнаша. Аныкылар елның-елында  Татарстан беренчелегенә уздырылган бәйгеләрдә, спартакиадаларда призлы урыннар яулап килә.
Рим әфәнде белән мавыгып сөйләшеп утырганда, хәтергә Сабан туйларында тамашачыларның судья дөрес хөкем итмәгәндә сызгыра башлаулары искә төште. «Ризасызлар һәр спорт ярышында бар, ә менә безнең татар көрәшендә белеп сызгыралармы соң? Татар көрәшендә хәрәмләшү бармы?» – дип, танылган тренерга әлеге уйларымнан туган соравымны бирдем.
Әңгәмә барышында Рим Вәлимөхәммәт улының да шаярып җавап бирергә остаруы күренде.
– Мөселман дуңгыз ите ашамаган кебек, татар көрәшчесе дә хәрәмләшми, – диде ул. –  Бер көрәшче дә бу мәкерле гадәткә тотынмый. Тренерлар кушмый, хөкемдарлар күрсә, келәмнән куып чыгара. Чөнки хәрәм – татар көрәшендә ят күренеш.   Билбаулы көрәштә  аяк чалу, кул белән төртү кебек  безгә ят тоелган алымнар рөхсәт ителә, чөнки ул ирекле стиль булып санала.  Билбау көрәше  Мәскәү татарларының, үзбәк, казах, кыргызларның көрәш алымнарыннан сайлап төзелгән, анда рәхәтләнеп аяк чалалар. Ул көрәшнең башында мәскәүле, билбау көрәшенең Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия федерациясенә нигез салучы Риф Гайнанов тора.
Рим Синякаевның улы, бөтен Россиягә мәгълүм көрәшче Рамилнең уңышларын кайбер көрәш яратучылар әтисенә китереп бәйли. Янәсе, әтисе көрәшнең яшерен серләренә өйрәтүе нәтиҗәсендә генә улы шундый зур уңышка ирешкән. Эчемдәге уйларымны Рамилнең әтисе белән дә уртаклашам. Бу сорау атаклы тренерны көлдерде генә.
–Бернинди яшерен алымнарым юк, – диде остаз. – Шәкертләремә бөтен барлыгымны өйрәтәм. Алар миңа һәркайсы кадерле. Һәр тренерның максаты –  мөмкин кадәр күбрәк оста көрәшче тәрбияләү. Үз осталыгымны да батырлар саны белән бәялиләр. Ә бәйгедә барысы да көрәшченең үзеннән тора.  Миңа, ярты-йорты ятим малайга,  кем өйрәтте соң көрәшнең яшерен серләрен? Көрәшнең яшерен серләрен көрәш мәйданыннан эзләргә кирәк.
Улым Рамил бик үҗәт, тырыш булып үсте. Күнегүләр вакыты чыккач та, дуслары белән келәмнән чыкмады.  Иң яхшысы: үзен күреп сөйләшегез.
Көрәшче халык көрәш турында уйлый
Казанда яшәүче улы Рамилне әтисенең фатихасы буенча эзләп таптым.
– Малай чагымда көрәшкә дә йөрдем, хоккей белән дә шөгыльләндем, –дип сөйләп китте үзе турында Рамил. – Хыялым – Әлмәттәге «Нефтяник» хоккей командасында Харламов кебек оста һөҗүмче булу. Әмма хоккейчы булу өчен укуны ташларга кирәк иде. Әнием рөхсәт итмәде.  Көрәшче булуыма да бик шатмын. Көрәш тә – команда уены. Район яки республика командасын алга чыгаруда һәр очконы көрәшеп алырга кирәк. Көндәшеңне ничә очко аермасы белән җиңүең дә зур әһәмияткә ия. Мин 6 яшемнән көрәшә башладым. Авырлык буенча көрәшкә күчкәнче,  барлык малайларны да рәттән ега идем. Көрәшне 60 кг авырлыктан башладым. Кая гына барсам да, атнасына өч тапкыр күнегүләргә йөрим.  Ярышлар шәхси  һәм команда беренчелегенә бүленә. Шәхси беренчелек өчен алган очко гомумкоманда кәрзиненә туплана бара. Команда ярышлары 10 авырлыкка: 60 кг  нан алып 100 кг һәм аннан югарыракка; 65 кг нан алып 105 кг  һәм аннан югарыракка бүленә. Мин хәзер 75 килограммда да көрәшәм. Сабан туйларында артык йөк кумас өчен, 5 килога авыррак үлчәүдә дә көрәшәбез. Мин, әйтик, быелгы Сабан туенда 80 килограммда көрәшермен (кыштан авыраеп чыгабыз, күрәсең) дип исәп-лим. Соңыннан без ул 5 килоны  күнегүләр вакытында куып, төшереп бетерәбез.
– Көрәшчеләр елның кайсы аенда көрәшергә тотына? – дип сорыйм  Рамилдән.
– Быел көрәшне февральдә Казанда узган Муса Җәлил турниры белән башлап җибәрдек, – дип җаваплады көрәшче. – Апрельдә Түбән Камада Данил Галиев истәлегенә ярышырга тиеш идек, ураза аена туры килү сәбәпле, аның вакыты күчерелде. Май аенда – дөнья чемпионаты, аннары Сабан туйлары башланып китә. Ноябрь–декабрь айларында безне Татарстан һәм Россия чемпионатлары көтә. Бу чемпионатларда отканнар дөнья беренчелегендә катнаша.
– Көрәшчеләр бер-берсеннән кайсы яклары белән аерыла? – дип, Рамилгә сораулар бирүемне дәвам иттерәм.
– Әлбәттә, теләсә кайсы көрәшнең фундаменты көчкә нигезләнә, – дип сөйләп китте көрәшче. – Үз көчләренә генә таянып көрәшкән бик көчле көрәшчеләр бар. Аларга  авыр үлчәүдә көрәшүче спортчылар керә.  Җиңелрәк үлчәүдәге көрәшчеләр, гадәттә, техник алымнар кулланып көрәшә. Югыйсә, әйтик, 80 килолы көрәшче 120 килолы пәһлеванга каршы коры көч белән генә ничек каршы торсын! Мин үзем дә икенче төркемгә керәм. Мин – технарь, техника һәм тизлекне эшкә җигеп көрәшәм. Тагын бер үзенчәлек – мәйданга көрәшергә чыкканда, теләсә кайсы көрәшче курку, икеләнү хисләрен уеннан куарга һәм аек фикер йөртергә тиеш.
– Ничә яшькә кадәр көрәшергә уйлыйсың? – дип төпченәм халыкара класслы спорт остасыннан. – Сөлгеңне чөйгә эләргә ашыкмыйсыңдыр әле, сиңа 28 яшь, рәхәтләнеп 35 яшеңә кадәр көрәшә аласың. Син бит 65, 70, 75 килограмм авырлыкларда ел саен Татарстан, Россия чемпионы исемнәрен яулаган көрәшче.
– Төгәлрәк әйткәндә, 6 тапкыр Татарстан, 3 тапкыр Россия, 2 тапкыр дөнья  чемпионы булдым. Халыкара класс-лы исем алу өчен өчесен дә яуларга кирәк. Зур спортта 10 еллап көрәшәм инде. Ул еллар берсе дә эзсез узмый. Уң аягымның менискысын өздереп, операция ясаттым. Сул аягымныкы  өзелгән килеш йөри, операция ясатырга һич вакыт җитми. Травмалар күп алдым. Алар барысы да сызландыра. Бәлки, туктаргадыр, дип тә уйлап куям. Минем бит төп эшем дә, гаиләм дә бар. 2015 елда Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамладым. Хәзер Казан технология университетының магистратурасында укыйм. Әмма, ни генә дисәм дә, барыбер көрәшәсем, җиңәсем килә. Сабан туйларына да күп калмады. Бу – тыелгысыз омтылыш.
Көрәшче халык көрәш турында уйлый.
Ирек Нигъмәти

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ