Логотип Магариф уку
Цитата:

Роберт Мансуров: «Казанның 80 нче мәктәбен зур үзгәрешләр көтә!»

XIX гасыр галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның Татарстан урамында урнашкан музей-йорты янында данлы тарихи традицияләргә бай булган 80 нче татар-рус мәктәбе бар. Аны тәмамлап чыккан бик  күпл...

XIX гасыр галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның Татарстан урамында урнашкан музей-йорты янында данлы тарихи традицияләргә бай булган 80 нче татар-рус мәктәбе бар. Аны тәмамлап чыккан бик  күпләр   танылган педагоглар һәм журналистлар булып киткән. Бу елның язында мәктәпне Россиянең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Роберт Мансуров җитәкли башлады. Ә инде сентябрьдә белем бирү оешмасына бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исеме бирелү турында шатлыклы хәбәр килеп иреште. Сүз уңаеннан, 2025 елда республикабызда тантаналы рәвештә Каюм Насыйри тууына 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез.
Бу хакта педагоглар һәм чакырылган кунаклар Укытучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм барышында белделәр. Тантана кунакларының берсе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин булды. Мәктәпнең педагогик коллективын котларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов килгән иде.
Берничә көннән соң без яңа директорның кабинетында очраштык, укыту эшчәнлегендә булачак үзгәрешләр һәм мәктәпнең эшләнгән стратегиясе турында сөйләштек.

– Роберт Мияссарович, концертта хезмәттәшләрем белән сокланып утырдык. Дөресен әйтәм, һәр чыгышны тын да алмый күзәттек.  Укучыларыгыз һәм бөтен педагогик коллективыгыз осталыклары һәм талантлары белән шаккатырды. Бу – соңгы елларда күрергә туры килгән иң яхшы концертларның берсе! Әйтегез әле, алтмыш яшегездә тормышыгызны ничек шулай тамырдан үзгәртергә булдыгыз?
– Казанның 80 нче мәктәбе директоры булып билгеләнгәнче мин 32 елдан артык Кукмара районы мәгариф идарәсе белән җитәкчелек иттем һәм шул ук вакытта соңгы елларда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булдым, моңа кадәр мәктәп директоры һәм сыйныф җитәкчесе булып эшләдем. Әтием Мияссәр Мансур улы Мансуров Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, дүрт орден кавалеры иде. Ул безне намуслы эшләргә һәм укытучыларның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтте. Шунлыктан мин дә тормышымны мәктәп белән бәйләргә булдым. Минем гаиләм педагогика белән бәйле иде, үзем Казан педагогика университетының география һәм табигать белеме факультетында белем алдым.
Тормыш иптәшем Розалия Илгизәр кызы атказанган педагог иде, 2 нче мәктәптә физика һәм география укытты. Бу катлаулы елда коронавирус инфекциясе минем гаиләмне читләтеп узмады, тормыш иптәшем белән бергә бик нык авырдык. Кызганыч, ул терелә алмады һәм үз кулларымда вафат булды. Без аның белән утыз өч елдан артык бергә яшәдек, тормышыбыз мәктәп эшчәнлеге, укучылар һәм педагогларның уңышлары турында фикер алышу белән бәйле булды. Мин әле дә югалтуны бик авыр кичерәм. Барысы да Кукмарадагы бәхетле тормышыбыз турында искә төшереп тора.  Ике кызыбыз бар. Алар Казанда һәм Яшел Үзәндә яшиләр, мин дә башкалага күченеп, эшемне мәгариф өлкәсендә дәвам итәргә булдым. Элекке директоры Марс Камил улы Зиннуров, хатыным кебек үк, коронавирустан вафат булу сәбәпле, бу мәктәптә вакансия барлыгын белдем.
Аттестация һәм сайлап алу  имтиханын уңышлы узганнан соң минем кандидатурам Казанның 80 нче мәктәп директоры вазыйфасына үтте.
– Өч ел элек Кукмарада булганда, районның мәгариф системасы, аерым алганда Атлас Бултов исемендәге күппрофильле лицей уңышларына таң калган идек. Ул рәсмиләштерү буенча да, белем бирү сыйфаты буенча да шәһәр мәктәпләренең күпчелегеннән өстен тора. Ул чакта районда Татарстан җитәкчелеге, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашында педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе үтү очраклы булмады. Чара барышында лицейның потенциалын күрсәттеләр.
– Эшчәнлегем барышында күп төрле проектлар гамәлгә ашырылды, шул исәптән, проблемалы укыту белән бәйлеләре дә. 2017 елда без «БалаSkills» проектын булдырдык, ул мәктәпкәчә учреждениеләрнең балаларга башлангыч һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлеген, район предприятиеләре, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек белән тыгыз бәйләнешен күздә тота. Иң мөһиме – без мәктәптә шундый модель төзи алдык: укучыларыбыз эшмәкәрлекне өйрәнеп кенә калмыйча, үзләре дә төрле өлкәләрдә бизнес-проектларын тормышка ашыра башлады.
Төрле юнәлешләр азык-төлек сәнәгате һәм умартачылык, текстиль тармагы һәм мода белән бәйле иде. Анализ үткәреп, без әлеге эш формасының балаларның иртә үсешенә нәтиҗәле йогынты ясавын һәм аның ата-аналар тарафыннан хуплануын күрдек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшебезне югары бәяләде. Кукмара районындагы тәҗрибәбез Татарстан Республикасының башка районнарында да кулланылды. 2018 елда күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ТР Президенты Указы белән мине Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләделәр. Хәзер без коллектив белән әлеге проектны Казанда гамәлгә кертү өстендә эшлибез.
– Берничә ел дәвамында төрле шәһәрләрдә полилингваль мәктәпләр төзелде, алар белән көндәшлек итү җиңел түгел. Ата-аналар да балаларын әлеге белем бирү учреждениеләренә шәһәрнең төрле почмакларыннан алып килергә әзерләр. Мәктәп директоры булырга ризалашканнан соң, үзегез һәм коллектив алдында нинди бурычлар куйдыгыз?
– 80 нче мәктәп эшчәнлеге белән мин күптән таныш: миңа еш кына Казанга төрле семинарларга килергә һәм чараларда катнашырга туры килде. 1935 елда рәсми рәвештә ачылуына карамастан, бу мәктәпне Каюм Насыйри инициативасы буенча Россиядә татар балалары өчен 150 ел элек ачылган беренче рус телле мәктәпнең варисы дип саныйлар. Бу, әлбәттә, без күз алдына китергән мәктәп түгел – 1872 елдан алып 1876 елга кадәр Каюм Насыйри шәһәрнең төрле урыннарында, укучылар җыеп, аларга рус теле һәм математика укыткан. Ләкин җәмгыятьнең татар өлеше моңа әзер булмый. Җәмгыятьнең күпчелек өлеше дини булган һәм татар балаларына рус телен өйрәтүнең әһәмиятен аңламый торган чорда йорт хуҗалары мәгърифәтчегә тору өчен бүлмәне хәтта югары бәядән тапшырырга да баш тарткан.
Безнең бина ишегалдында Париж Коммунасы урамы ягыннан бөек мәгърифәтченең музей-утары урнашкан, ә бездән ерак түгел кайчандыр Каюм Насыйри гомеренең соңгы елларында эшләгән, фән белән шөгыльләнгән һәм үз китапларын язган йорт булган. Бүгенге  бу йорт – 1979 елда янган бина үрнәге буенча торгызылган. Кайчандыр биредә мәгърифәтченең туганы Мөхәммәдбәдыйк Хөсәеновның туган йорты булган. Каюм Насыйри анда 1887–1902 елларда соңгы көннәренә кадәр яшәгән. Безнең укучылар бу музейга еш киләләр һәм төрле мәдәни чараларда катнашалар. Минемчә, үз халкыңның тамырларын белү бик мөһим.
– Билгеле булганча, алга таба 1876 елда Каюм Насыйри икенче танылган татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани белән бергә Иске Татар бистәсенең Габдулла Тукай урамында урнашкан Татар укытучылар мәктәбендә   эшчәнлек алып барган. Анда Хөсәен Ямашев, Садри Максуди, Гафур Коләхмәтов, Гаяз Исхакый кебек танылган шәхесләр белем биргән. Фәннәрне рус телендә укытуны күздә тоткан мәгариф үз эченә нибары дүрт сыйныфны алган. Сезнең мәктәпкә Каюм Насыйри исемен бирү идеясе ничек туды?
– Мин мәктәпкә эшләргә бик теләп килдем һәм һәрчак милли белем дәрәҗәсенең югары булуын теләдем. Устав һәм архив документларын өйрәнгәннән соң миндә безнең учреждениене үстерү концепциясен әзерләүгә этәргеч биргән идея туды.
Сайланма әсәрләр җыентыгын укыгач, мин Каюм Насыйриның берничә гасырга алдан фикерләвен, үз заманының гына түгел, ә бүгенге көн өчен дә прогрессив галим булуын аңладым. Каюм Насыйрины Михаил Ломоносов белән чагыштырырга була. Минемчә, нәкъ менә безнең мәгариф учреждениесенә танылган татар галиме-этнографы, әдәбиятчысы һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның исемен бирү дөрес булыр иде дидем.  Бу идея белән мин үз коллективым, ә аннары ата-аналар комитеты белән уртаклаштым.
Шулай итеп, Казан шәһәрене башкарма комитетына кирәкле документларны әзерләдек. Анда педагоглар ата-аналар белән бергә мәктәп статусын саклап калу һәм аңа реформатор исемен бирү инициативасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Ә инде сентябрь аенда ук безнең яңа статусны раслаучы документны кулга алык. Бу безнең өчен яңа әләм астында эшчәнлегебезне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк беренче адым. Мәктәп коллективы минем белән бергә Каюм Насыйриның педагогик мирасын өйрәнә. Бу мирасны без укыту-тәрбия эшенә кертергә планлаштырабыз.
– Җитәкче булу һәрвакыт авыр. Каюм Насыйриның реформаторлык идеяләре, татар халкының каршы чыгуларына карамастан, татар иҗтимагый фикерен формалаштыруга зур йогынты ясады.  Бүген дә, мәктәпкә яңа директор килгәч, аны бик сак кабул итәләр. Нинди юнәлешләргә аеруча игътибар бирелә һәм шундый кыска вакыт эчендә нәрсәгә ирешелде?
– Милли статуска ия булган татар-рус мәктәбебездә дәүләт телләрен, татар мәдәниятен һәм татар телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Моның белән бергә без чит телләр турында да онытмыйбыз: инглиз теленнән тыш кытай телен укыту да планлаштырыла. Татарстан Республикасының күренекле язучылары, бездә кунакта булып, укучыларыбыз белән очраштылар. Апрельдән Татарстан Рәссамнар берлеге белән хезмәттәшлек башланды. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш хезмәттәшлек турындагы тәкъдимебезне бик хуплады, мәктәптә күргәзмә оештырды.   Яраткан укытучыларыбызга багышланган бәйрәм вакытында танылган каллиграф мәктәбебезгә Каюм Насыйриның туграсын бүләк итте. Соңгы айларда актлар залында Нәҗип Нәккаш һәм тагын өч мәшһүр рәссам үзләренең  күргәзмәләрен оештырды.
Архив документларын өйрәнгәндә шуны ачыкладык: 1947 елдан башлап мәктәбебез бездән җәяү ун-унбиш минутлык юлда урнашкан Казан педагогика институтының база мәктәбе булган. Төп казанышыбыз – К(П)ФУ белән хезмәттәшлек турында килешүне имзаладык. Берләшкәннән соң педагогик институтның барлык вәкаләтләре нәкъ менә КФУга күчте бит.
80 нче мәктәптә зур педагогик стажга ия булган тәҗрибәле укытучылар коллективы эшли. Аларның күбесе педагогик институтны тәмамлаган. Минем урынбасарым Татьяна Цесарева, сүз уңаеннан, ул татар телендә бик әйбәт сөйләшә, Казан педагогика институтында диплом алып чыкканнан  бирле шушы мәктәптә эшли. Безнең тагын бер мөһим партнерыбыз барлыкка килде, ул безгә күп юнәлешләр, шул исәптән методик эш буенча да ярдәм итәчәк. Бу – Каюм Насыйри институты, ул К(П)ФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының бүлекчәсе булып тора. Белүегезчә, анда Россия Федерациясендә һәм  чит илләрдә татар телен, мәдәниятен яклау, популярлаштыру, үстерү гамәлгә ашырыла.
Ә быел безгә К(П)ФУдан берьюлы унбер студент килде, аларның педагогик дебюты нәкъ менә биредә булды. Киләчәктә алар безнең коллективыбызда калсыннар өчен без бар көчебезне куячакбыз. Аерым педагогик сыйныфлар ачарга, сәнгать буенча белгечлек кертергә ният бар. Бу максатны алга куеп, без уку елы башыннан Мәдәният институты белән тыгыз эшли башладык. Укучыларыбызны Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы концертта катнашырга әзерләргә шушы Институт белгечләре ярдәм итте.

– Концерт вакытында Казан дәүләт мәдәният институты хореография коллективы һәм сезнең укучыларыгыз татар биюләрен һәм җырларын бик шәп башкардылар. Димәк, сездә балаларның иҗади потенциалын үстерүгә зур игътибар бирелә…
– Мәктәптә Казанның А.С.Ключарев исемендәге 7 нче музыка мәктәбе филиалы эшли. Вахитов районының Балалар иҗат үзәге белән дә хезмәттәшлекне җайладык. Үзәкнең директоры Резедә Рифгать кызы Сәләхова безнең чараларда үзе дә бик теләп катнаша, аның ярдәмендә бик күп яңа түгәрәкләр оештырдык, шул исәптән хореография, вокал һәм милли көрәш буенча. Әлбәттә, боларның барысы өчен дә яңа кадрлар-оештыручылар кирәк. Мисалга, кайбер педагоглар бирегә минем «эземә басып» килде. Казан мәдәният институтын тәмамлаган Регина Исмәгыйлевна Ваккасова, элек Кукмара балалар сәнгать мәктәбен җитәкләгән булса, хәзер 80 нче мәктәптә институтлар һәм иҗади берлекләр белән, шул исәптән фәнни һәм мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендә дә эшне координациялиячәк.
– Соңгы елларда Татарстанда телләрне, бигрәк тә татар телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Каюм Насыйри хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, берничә сүзлек, татар календарьлары авторы. Ачыктан-ачык әйтегез әле, балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләп буламы?
– «Сәнгатьне һәм телне өйрән» дип кенә балаларны мавыктырып һәм аларны татар телен өйрәнергә үгетләп булмый. Балаларның милли сәнгатькә һәм иҗатка карата кызыксынуларын уяту өчен, алар картина, китап һәм музыкаль әсәрләр мисалында иҗади һәм интеллектуаль элита тудыручы нәтиҗәне күрергә тиеш. Шул очракта гына укучылар, халкыбызның үзенчәлекле мәдәнияте һәм аның вәкилләре белән танышкач, киләчәктә дә партнер-вузларның профильле факультетларында укуларын дәвам итәчәкләр.
– Тарихи яктан караганда, Иске Татар бистәсе өч өлештән тора: төньяк-эшлекле, үзәк – мәдәни-торак, көньяк – сәнәгать. Анда сәнәгать предприятиеләре татар эшчеләре һәм һөнәрчеләре, шулай ук башкалар, күбесенчә төрки халыклар яшәгән. Укучыларыгызның милли составы нинди?
– Гамәлдәге Устав нигезендә учреждение татар-рус мәктәбе булып санала һәм анда безнең микрорайонда яшәүче барлык балалар укый. Милли составка килгәндә, укучыларның 53% ы татар милләтеннән, 38% ы руслар һәм 9% ы башка милләт вәкилләре, алар арасында азәрбайҗаннар, үзбәкләр, кыргызлар, гарәпләр, палестиннар, кытайлар һәм вьетнамлылар бар. Без балаларны укытып кына калмыйча, әти-әниләр белән дә актив эш алып барабыз. Бүген сез татар теленә һәм мәдәниятенә зур хөрмәт белән караучы балаларыбызны күрдегез. Кунакларны каршы алганда, алар барысы да татар телендә исәнләшәләр. Татар җырларын төрле милләт укучылары башкара.  Безнең бинада урнашкан Якшәмбе мәктәбе белән дә планлы рәвештә эш алып барыла. Анда өстәмә рәвештә егерме милләт баласы шөгыльләнә.
– Мәктәпне сайлаганда, күп кенә ата-аналар, беренче чиратта, аның матди җиһазланышына игътибар итәләр. Соңгы елларда заманча проектлар буенча шәһәребездә бассейны, төрле лабораторияләре, зур класслары һәм спорт заллары булган супер-мәктәпләр төзелде. Шул ук вакытта башкаланың тарихи үзәгендә урнашкан элек төзелгән Казан мәктәпләре җитәкчеләр игътибарыннан читтә калды. 80 нче мәктәп нигә мохтаҗ?
– Мин бу мәктәпкә беренче тапкыр кергәч, дөресен генә әйткәндә, шаккаткан идем. Төп бина 86 ел элек төзелгән, ә 1978 елда янкорма торгызылган. Һичшиксез, мәктәп яхшы капиталь ремонтка һәм техник җиһазландыруга мохтаҗ. Мәскәүдә реновация программасы бара, безнең башкалабыз да бу экспериментны кабул итә алыр иде. Безгә төрле комиссия вәкилләре килде һәм хәзер 80 нче мәктәпне реконструкцияләнергә тиешлеләр исемлегенә кертү мәсьәләсе карала. Без берничә сорау, шул исәптән монысы буенча да, ТР Дәүләт Советы вице-спикеры, ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтовка мөрәҗәгать иттек һәм ул безнең башлангычларны дәвам итәргә әзер булыр, дип ышанабыз.
Безнең педагоглар Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның безнең чарага килүенә һәм укучылар белән аралашырга вакыт табуына бик шатланды. Бәйрәм вакытында Илсур Гәрәй улы РСФСРның халык укытучысы, Россиянең халык укытучысы Рамил Исмәгыйль улы Хәлиуллинга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мактаулы остаз» ведомство бүләген тапшырды. Рамил Исмәгыйль улы кырык елдан артык (1967- 2009)   Казан шәһәренең 80 нче урта мәктәбендә химия һәм биология укытучысы, аннары укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.
Каюм Насыйри үзе кайчандыр татар милли музыкаль уен кораллары ясарга яраткан. Безнең педагоглар, халкыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, үз укучыларын милли стильдә чигүгә һәм гамәли сәнгатькә өйрәтергә телиләр.  Әгәр без, укучыларда балачактан ук һөнәрләргә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк, дип сөйлибез икән, урынлы сорау туа: 1960–70 елларда чыгарылган «Подольск» тегү машиналарында моны ничек эшләргә? Заманча тегү җиһазлары, токарь станоклары яки лазерлы 3D җиһазлары район мәктәпләрендә гадәти күренеш. Казанда уку учреждениеләрен техника, лабораторияләр белән иң югары дәрәҗәдә җиһазландыру буенча махсус программа әзерләнергә тиеш. Бу – безнең мәктәпне үстерүдә чираттагы адым, һәм тиздән ул белем бирү һәм тәрбия сыйфаты нәтиҗәләре буенча Татарстанда иң алдынгыларның берсе булыр дип өметләнәм. Бүген педагогик коллективыбыз, эшләнгән стратегия безнең мәктәптә уңышлы кулланылыр, дип өметләнә, һәм алга таба 80 нче мәктәптә тамырдан үзгәрешләр көтелә.
Сөмбел ТАИШЕВА

Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ