Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия төбәкләре татарлары өчен «Татар этникасы» белем бирү комплексы тәкъдим ителде

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары, яшьләре өчен дүрт уку-укыту һәм методик әсбапларыннан торган «Татар этникасы» белем бирү комплексын чыгарган. Аларны...

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары, яшьләре өчен дүрт уку-укыту һәм методик әсбапларыннан торган «Татар этникасы» белем бирү комплексын чыгарган. Аларны Россия төбәкләрендәге автономияләрдән бушка алып булачак.
«Бүгенге көндә федераль автономиягә 38 төбәк һәм 7 җирле милли оешма керә. Балаларның татар телен, гореф-гадәтләрен белүе — алдыбызга куелган иң зур бурычыбыз. Без ел саен төрле әсбаплар чыгарырга тырышабыз. Бу мәсьәләдә төп ярдәмчебез Бурятиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова булды. Ул идея һәм проект авторы да», — дип сөйләде «Татар-информ»да булып үткән матбугат очрашуында Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова.
Проект федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эшләнгән һәм белем бирү учрежденияләре өчен каралган. Моннан тыш, „Татар этникасы“ дигән мобиль кушымта та булдырылган. Анда мәкаль-әйтемнәр, рәсемнәр белән танышырга мөмкин. Дәресләрнең конспекты өч блокка бүлеп бирелгән: өй, гаилә һәм агач. Конспектлар 3 яшьтән алып 7 яшьтәге балалар өчен каралган.
Бурятиянең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Баталова әйтүенчә, Бурятиядәге татарлар туган телләрен белми.”Балалар телне өйрәнергә дә әзер, әмма өйрәтүче юк. Татар булыр өчен татар телен, татар җырларын белү кирәк. Төбәкләрдә яшәүче шундый яшьләр өчен без махсус шушы комплексны эшләргә булдык. Без татар дөньясыннан еракта яшибез, шуңа күрә бу ресурс барыбызга да файдалы булыр», — дип сөйләде ул.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ