Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабыйларның күплеге сөендерә

Башкалабыздагы Яңа Савин районының 103 нче мәктәбендәге  1 сентябрь - Халыкара белем көненә багышланган тантаналы линейка быел да,   башка еллардагы кебек, мәктәп укучыларына яхшы таныш...

Башкалабыздагы Яңа Савин районының 103 нче мәктәбендәге  1 сентябрь - Халыкара белем көненә багышланган тантаналы линейка быел да,   башка еллардагы кебек, мәктәп укучыларына яхшы таныш булган  әүвәлге урынында узды. Аерма шунда гына иде:  быел ул Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышланды һәм анда тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлаучы беренчеләр белән  бер  сафта  2021-2022нче уку елында үзләренең  белем алган елларына йомгак ясаучы  4, 9 һәм 11 сыйныф балалары гына иде. Кыңгырау, калган сыйныфлар өчен дәресләр башлануын белдереп, мәктәп коридорында иртәнге сәгать сигездә үк  яңгырады.

Быелгы уку елын мәктәп укытучыларының да, ата-аналарның да сагынып көткәннәре әллә каян күренеп тора иде. Гадәти елларда коридор диварына эленә торган стена газетасының беренче саны быел мәктәпнең урам яктагы ишегенә үк беркетелгән. Ул, әлбәттә инде, Белем көненә багышланган. Мәктәпне төрле яктан якты йөзле ата-аналарның, әби-бабайларның уратып алуы уку йортына әллә каян бәйрәм төсе биреп тора. Беренче сыйныфка баручыларны ерактан ук танырга мөмкин – алар бер кулына шарлар һәм чәчәкләр тоткан, икенчесе белән әниләрен җитәкләгән.
- Быел беренче сыйныфка барлыгы 133 бала укырга керә, - диде мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Нәфисә Зыятдинова. – Аллага шөкер, укырга килүче сабыйлар күп.  Быел алар 4 сыйныфны тәшкил итәчәк. Берсе саф татар телендә укыячак  сыйныф, икенчесе татар тәрбиясе бирелә торган үзенчәлекле сыйныф дип билгеләнде.

Алып баручылар тантананы башлап җибәргәндә генә, балалар каршына әкият урманыннан кайткан Михаил Потапыч атлы аю белән Маша исемле  кызыл калфаклы кызчык күренде. Әмма алар, башка елдагы әкият  каһарманнарыннан аермалы буларак, изге ниятле иде. Мишка-аю да, Машка-кызыл калфак та балаларны дәресләрен ташлап, урманга, гөмбә җыярга алып китәргә җыенмады. Әкият каһарманнары, бер теләктә булып, балаларга укуларында уңышлар теләделәр. Килгән юлы дип, сабыйларны биергә дә өйрәттеләр әле.

Линейкада Татарстан һәм Россия гимннары яңгыраганнан соң, балалар каршына, елдагыча, райондагы иң абруйлы уку йортының  мәктәп директоры Ринат Нәкыйп улы Хәбибуллин чыкты. Балаларны уку елы белән котлаганнан соң, ул быел дәресләрне , төрле чирләрне  үз тирәләреннән куып, мәктәптә генә алып барырга  җыенуларын әйтте. Моның өчен укучыларга гигиеник тәрбия буенча көчле педагогик тәрбия эшләре алып барыла. Һәр сыйныфка (физкультура, хезмәт, ИЗО, физика, химиядән кала)шәхси кабинетлар беркетелгән. Мәктәпне яңа уку елы белән котларга килүче кунаклар арасында Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының хакимият аппараты җитәкчесе Данил Зыятдинов, Яңа Савин район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, район предприятие җитәкчеләре, хезмәт һәм сугыш  ветераннары да бар иде.  
Хәерле сәгатьтә, Белем иле сәяхләре!
 
                                                       Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ