Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Минем Казаным» премьерасы

28  февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Минем Казаным» проектының премьерасы узачак. Аның авторы - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Ибраһимов. Тамашаны «Пантера» камера балеты һәм «Заманча...

28  февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Минем Казаным» проектының премьерасы узачак. Аның авторы - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Ибраһимов. Тамашаны «Пантера» камера балеты һәм «Заманча биюне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тәкъдим итәчәк.
«Минем Казаным» проекты – бию, музыка, видеоинсталляцияне һәм башка экспрессив чараларны синтезлаучы оригиналь нәфис әсәр. Сәхнәдә ТР башкаласы тарихында һәм мәдәниятендә үз эзләрен калдырган тарихи шәхесләрнең образлары барлыкка киләчәк. Бу – Сөембикә патшабикәсе, Гермоген патриархы, шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, опера һәм камера җырчысы Фёдор Шаляпин һ.б. Тамашачыларга тәкъдим ителәчәк хореографик картиналар шәһәребезгә карата мәхәббәт белән сугарылганнар, дип хәбәр итә Казан шәһәре мәдәният идарәсе.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ