Логотип Магариф уку
Цитата:

Шагыйрь Ренат Харис укулары

Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә Ренат Харис исемендәге «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» X республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте.Әле...

Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә Ренат Харис исемендәге «Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без» X республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте.Әлеге олы чарага шагыйрь тормыш иптәше Лилия ханым һәм улы Әмир белән кайтты. Фәнни укуларда язучы Гөлнур Айзат, Буа якташлыгы вәкилләре катнашты. Конференциядә төрле юнәлешләрдә Татарстан Республикасы районнарыннан килгән укучылар көч сынашты. Алар Ренат Харис шигырьләрен татар, рус, чуваш, азәрбайҗан, инглиз, төрек, немец, француз телләрендә сөйләделәр. Шагыйрь иҗаты буенча фәнни-эзләнү эшләре белән чыгыш ясадылар. Ренат Харис Буа төбәгенең 3 талантлы укучысына үз исемендәге премияне тапшырды.Төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучылар ТР Язучылар берлегенең җиңүче һәм лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.
Журналыбызда Ренат Харис хакындагы язманы әлеге сылтама буенча да укый аласыз https://magarif-uku.ru/tt/tarbiyada-ikhlaslyk-%D2%97imeshlare/

Айсылу Имамиева


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ