Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәхси бакча өчен түләп була

«Ана капиталы» программасы гамәлгә кертелгәннән бирле, Татарстанда шушы мөмкинлектән файдаланучы гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм 77 млрд сумны тәшкил итә. 2019 елда ана капиталының күләме 453 026 сум бул...

«Ана капиталы» программасы гамәлгә кертелгәннән бирле, Татарстанда шушы мөмкинлектән файдаланучы гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм 77 млрд сумны тәшкил итә. 2019 елда ана капиталының күләме 453 026 сум булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина хәбәр итте. «Узган еллардагы сыман ук, торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр күпчелекне – 90% ны тәшкил итә. Моннан тыш, балага белем бирү өлкәсенә кагылган 16 мең гариза кабул ителде», – дип белдерде җитәкче.
Нәтиҗәдә 4 меңләп гаилә ясле һәм балалар бакчасына ана капиталы ярдәмендә түләгән. Монда дәүләт оешмалары турында гына сүз бармый, сабыйларын шәхси бакчаларга йөртүчеләр саны да арткан. Акчаны әлеге максатларда куллануның төп шарты – оешманың белем бирүгә лицензиясе булу.
Капиталны белем бирүгә тоту вакыты чикләнгән, аны балага 25 яшь тулганчы кулланырга кирәк.
«Ана капиталы» программасы 2021 елның 31 нче декабренә кадәр озайтылды.
Белешмәләр өчен:
Россия пенсия фондының кайнар линиясе: 8 800 302 2 302
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе контакт-центры: (843) 279 27 27

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ