Логотип Магариф уку
Цитата:

Совет районының җаны

«Сәйдәш» мәдәният үзәгенә 50 яшь!Казанның Совет районында урнашкан «Сәйдәш» мәдәният үзәге элек-электән төбәкнең бер бизәге булып, ерактан балкып, үтеп китүчеләрне үзенә дәшеп тора. Өлкән буын аны «Тө...

«Сәйдәш» мәдәният үзәгенә 50 яшь!
Казанның Совет районында урнашкан «Сәйдәш» мәдәният үзәге элек-электән төбәкнең бер бизәге булып, ерактан балкып, үтеп китүчеләрне үзенә дәшеп тора. Өлкән буын аны «Төзүчеләр» мәдәният сарае буларак хәтерли. Бай тарихы, сөйләрлек эшләре булган Мәдәният үзәге тиздән үзенең 50  еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан «Гаилә һәм мәктәп» редакциясе белән берлектә «Сәйдәш» мәдәният үзәге мисалында «Башкалабыз мәдәният үзәкләренең бүгенге хәле һәм халык белән эшчәнлеге» темасына «түгәрәк өстәл» үтте. Сөйләшүдә Казан шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов,  башкаланың Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина, «Сәйдәш» мәдәният үзәге директоры Артур Минһаҗев, үзәкнең сәнгать җитәкчесе Алевтина Петрова катнаштылар.
Журналист. Реконструкциядән соң «Сәйдәш» мәдәният үзәге нинди үзгәрешләр кичерде? Мәдәният йортына ихтыяҗ арттымы? Сүзне шуннан башлыйк әле.
Азат Абзалов. Бүгенге җәмгыятьнең мәдәни үзәкләр эшчәнлегенә ихтыяҗы зур, һәм ул хәзерге заман шартларында көннән-көн арта бара. «Сәйдәш» мәдәни үзәге 50 еллык тарихны үз эченә ала. Күптән түгел генә мәдәни үзәкне яңарту булды. Бу – яңа стеналар гына түгел, яңа мөмкинлекләр дигән сүз. Аның белән рәттән Казанның  үз эшчәнлекләренә яңача карашта торган башка зур мәдәният сарайлары да яңартылды. Безнең  бистәләрнең һәрберсендә диярлек мәдәни үзәкләр бар. Әйтик, Совет районын алсак, Нагорныйдагы һәм  Константиновка бистәсендәге мәдәният йортлары «Сәйдәш» мәдәни үзәгенең төп эшчәнлегенә бер дигән өстәмә булып торалар. Ремонттан соң һәвәскәрләргә, ничә яшь булуына карамастан, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү мөмкинлеге артты. Яңартылган «Сәйдәш»тә, академик иҗаттан алып заманча эстрадага кадәр  һәртөрле тамашаларны үткәрерлек күп функцияле,  искиткеч концерт залы булдырылды. Ул – башкаладагы иң уникаль концерт залы булып санала. Бүгенге көндә мондагы Зур концерт залының буш көннәре юк, дип шатланып әйтә алам.  Ә без утырган кечерәк зал эшлекле очрашулар өчен тәгаенләнә. Шуңа күрә «Сәйдәш» мәдәният үзәген мәдәни үзәк кенә түгел, күпмедер дәрәҗәдә иҗтимагый үзәк  дип  тә атарга була. Биредә Казан шәһәре халкының мәнфәгатьләрен исәптә тотып, яшәү урыны буенча да чаралар оештырыла. Бу – бик куанычлы. «Сәйдәш» мәдәни үзәге, якын-тирәдәге ишегалларыннан алып, Азино торак массивын һәм Совет мәйданын да колачлап, барлык төр иҗтимагый  тамашалар үткәрү өчен көйләнгән. Түгәрәкләп әйткәндә, бу – «Сәйдәш» мәдәният йорты башкаланың 100 меңнән артык кешесенә  хезмәт күрсәтә дигән сүз.

Артур Минһаҗев. Мин аз гына якын тарихка тукталмакчы булам. 2000 елда, Салих Сәйдәшевкә 100 ел тулу уңаеннан, бу Мәдәният үзәгенә «Сәйдәш» исеме бирелә. Татар  профессиональ музыкасына нигез салучы  күренекле композитор исемен йөрткән Мәдәният сараенда эшләү горурлык та, җаваплылык та ул. Өч катлы бу бина 2018 елда капиталь ремонт программасына кергән иде. Бүген менә без – шуннан соң тудырылган матурлыкның шаһитлары. Коллективыбызда үз эшен яраткан 105 хезмәткәр эшли. Алар, нигездә, профессионаллар. Әле күптән түгел генә «кояшлы» балалар өчен концерт һәм мастер-класс, кул хәрәкәтләре ярдәмендә җырлау буенча Бөтенроссия конкурсы узды.
Ялыктыргыч тоелса да, инде тормышка ашырылган зур проектларны санап китәсем килә: «Телевидение» халыкара заманча бию фестивале, «Казан сөлгесе» фестивале, «Иң яхшы мәдәният учреждениесе» гранты кысаларында язучы Марсель Галиевнең иҗат кичәсе, «Казан кунаклары» – Гай Таһиров исемендәге Халыкара халык бию сәнгате фестиваль-конкурсы... Аларның яңадан-яңалары туып тора. Соңгы вакытта гына  Казан шәһәре мэриясе тәкъдиме буенча «Апуш» татар яшь актёрлар театры үз эшен башлап җибәрде. Май аенда ачык һавада «Тере музыка» фестивале ачылачак. Аның тамашаларын айга ике тапкыр уздырырга планлаштырабыз. Минемчә, халыкның тере, җанлы музыкага сусавын искә алганда, ул бик вакытлы проект булачак. Иң мөһиме –
 анда оркестрларда уйнаучы балалар катнашачак.  2018 елда Мәдәният үзәгендә 27 клуб оешмасы булса, 2022 елда аларның саны икеләтә артып, хәзер 59 га җитте. Шулардан 21 е генә түләүле, ә 38 е –  түләүсез.
Журналист. Мондый күләмле эшчәнлек буш урында гына барлыкка килә алмый. 1971 елдан совет төзүчеләре өчен махсус корылган Мәдәният сарае буларак, аның эшендә аерым үзенчәлекләр  дә бар иде. Тормыш катлаулы булган ул елларда халык белән эшчәнлек ничек алып  барылган соң? Ярты гасырлык юбилей уңаеннан сүзне шул тарафтан урап алмасак, дөрес булмас кебек.
Алевтина Петрова. Бу очрашу минем өчен аеруча дулкынландыр-
гыч. Биредә мин кырык тугыз ел эшлим. «Түгәрәк өстәл» алдыннан шул еллар, йөгереп, күз алдымнан узган кебек булды. Мәдәният сараеның төзелүен дә, беренче иҗат коллективларын да, рәсми чараларны да күрдем. Бөтен тормышым шушында  узды дияргә була. Мин бит яшьлегемдә халык бию театры биючесе идем. «Төзүчеләр» мәдәният сараеның ул замандагы бию театры шәһәргә, республикага гына түгел, бөтен Россиягә шаулады һәм хәтта Чехословакиягә кадәр барып җитте. Аңа халык бию коллективы исеме бирелде. Ул вакытта монда эшләгән иҗат коллективларыннан профессиональ артистлар үсеп чыкты. Асаф Вәлиев, «Болгар кызлары», Зөфәр Хәйретдинов һәм татар эстрадасының күп кенә башка йолдызлары сәхнәгә шушында аяк басты.
Ул вакытта да түләүле түгәрәкләр бар иде. Ләкин берәү дә аның турында ишетергә теләмәде. Совет чорында яшәүчеләргә мәдәнияттә нәрсә өчендер түләү башка сыймаслык хәл буларак кабул ителә иде. Ә без, тоттык та, кануннарга буйсынмыйча, биредә музыка мәктәпләре дәрәҗәсендә бик зур музыка һәм хореография студиясе оештырдык. Беренче елларда ук анда йөрүчеләр саны 500 кешегә җитте. Безнең бәхетебезгә, шул елларда мәдәният институты ачылды һәм беренче чыгарылыш студентлары безгә килде. Бүген Семён Перельне искә алмый булдыра алмыйм. Ул безнең «Төзүчеләр» сараенда чын яшь тамашачылар театры булдырды. Шәһәр ишегалларында үзләренә урын таба алмый аптырап йөргән балаларны, авыр язмышлы малайлар, егет-кызларны җыйды. Чын мәгънәсендә матур театр ясады. Сәхнәгә бер үк вакытта 70 ләп  катнашучы чыга иде. Балалар мәктәптән тыш иртәдән кичкә кадәр театрда шөгыльләнделәр. Кул эшләренә маһирлар да онытылмады. Агач эше, тактаны көйдереп, бизәк төшерү кебек юнәлешләр эшләде. Без менә шундый кызыклы юллар белән яшьләрне, балаларны үзебезгә җәлеп иттек.
70 нче елларда Совет районында мәдәни учреждениеләр юк иде диярлек. Шуңа күрә мондый Мәдәният сараеның ачылуы, чүл эчендә пәйда булган сулы кое кебек, рухи сусауны басу өчен көчле чыганак булды. Халык безгә тартылды. Иҗат белән мавыгучыларның барысын да түгәрәк  һәм секцияләргә теркәп бетерә алмый идек. Балалар артыннан өлкәннәр дә «Төзүчеләр»гә килде.
Артур Минһаҗев. Өлкәннәр дигәннән, Мәдәният сараеның бүгенге эшчәнлегендә дә халыкның бу категориясенә игътибарны киметмәскә тырышабыз. Менә тагын бер кызыклы яңалык өстәлергә тора. Май аенда зур «Танышулар клубы» проектын эшләтеп җибәрергә телибез. Иҗади лаборатория булдыру өстендә дә актив эш алып барабыз.
Алевтина Петрова. Традицияләрне яңалары белән баетып тору мөһим шул. 2017  елдан биредә «Жизнелюб» дип аталган социаль проект уңышлы гына эшләп килә. Аның эшчәнлеге иртәрәк башланды дисәм дә дөрес булыр. 1990 елда без шәһәрдә беренче тапкыр сугыш һәм хезмәт ветераннары ансамблен оештырдык. Әле ул  вакытта кулларына баян, балалайка һәм скрипка тота алган ветераннар шактый иде. Бу коллективка 40 кеше йөрде. Гаҗәп хәл бит. Мәдәният үзәгендә 50 елга якын эшләү дәверендә шуны аңладым: мәдәният хезмәте яхшы тәрбияви нәтиҗә бирә. Безгә килгән бер генә бала да начар юлга баса, начар кеше була алмый. Катлаулы 70 – 90 нчы елларда авыр холыклы балалар «Төзүчеләр»гә күп йөрде. Бервакыт  Мәдәният сарае каршына гастрольдән кайтып төштек. Күз тәмәке тартып торучы 10 яшьлек балага төште. «Энем, әйдә, миңа костюмнарны күтәрешергә ярдәм ит әле»,  – дим бу малайга. Тәмәкесен сүндерде дә минем белән сәхнәгә таба юнәлде. Сәхнәне күргәч, «Нәрсә бу?» – ди, сокланып. Шул бала бит бездә үсте, аннан үзен армиягә озаттык. Хәзер үзенең балаларын «Сәйдәш»кә йөртә. Мин бер генә мисал китердем, ә андый очраклар бик күп. Горурланып әйтә алам, күп балалар, монда эшләүче педагоглар, коллективыбыз хезмәткәрләре йогынтысында, республикабызның лаеклы гражданнары булып җитеште. Димәк, без дөрес юлдан барабыз, безнең эш бик кирәкле һәм мөһим.

Артур Минһаҗев. Алевтина Николаевнаның фикеренә ачыклык кертсәм, бик кызыклы картина ачыла. «Жизнелюб» шәһәр социаль проекты дигәндә, ул үз эченә  хорео-
графия, вокал һәм театр сәнгате, музыкотерапия һәм Скандинавия йөреше буенча сәламәтләндерү дәресләрен ала. Бу проектта барлыгы 600 дән артык төрле яшьтәге кеше катнаша.
Алевтина Петрова. Бүгенге җитәкчеләргә рәхмәт, «Төзүчеләр» мәдәният сараенда оештырылган коллективларны әле дә саклап, үстерү җаен карыйлар. Әйе, еллар үтә, коллектив, педагоглар, җитәкчеләр алмашына. Шуңа да карамастан халык белән ике арадагы җылы элемтә саклана. Чөнки  Мәдәният үзәгенең  үз бренды, исеме, йөзе бар. Бу еллар дәвамында безнең үтенечләрне кире какмаган, мөрәҗәгатьләребезгә җаваплы караган Совет районы хакимиятенә, башкарма комитеты җитәкчелегенә олы рәхмәтемне әйтәсем килә.  Аларның ярдәме белән костюмнар тектердек, аппаратуралар алдык. Без хакимияттән башка, шулай ук шәһәр мәдәният идарәсеннән башка эшебезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Ләкин бер нәрсәне искәртәсем килә, совет заманын ничек кенә тәнкыйтьләсәләр дә, ул чорда мәдәният хезмәткәрләренә игътибар, хөрмәт зуррак булды, эшебез бәяләнде. Үзешчән бию коллективының 40 көн буена Чехословакиянең 26 шәһәрен урап кайтуын күз алдына гына китереп карагыз!
Әлбәттә, Мәдәният үзәгендә заманча шартлар тудырылгач, яңа сәхнә костюмнары тектерелгәч, анда эшләү уңайланды. Узган еллар белән чагыштырганда, биредә мәдәни-массакүләм чараларның саны артып кына калмады, сыйфаты да яхшырды. Пушкин картасы буенча өстәмә  чаралар гамәлгә кереп тора. Көн саен әти-әниләрдән үзебезгә карата җылы, матур сүзләр ишетәбез. Безгә ул бик тә кирәк, чөнки алар безгә бәя куялар.
Айсылу Хәмзина. Совет районы һәм «Сәйдәш» мәдәният йорты элек-электән  янәшә атладылар. Шушында эшләүче коллективтан һәм иҗат төркемнәреннән башка районда  бер генә мәдәни чара, бер генә бәйрәм дә узмый. Без алар белән һәрвакыт бер дулкында. Теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди халәттә алар һәр бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыра, җиренә җиткереп башкарып чыга. Алевтина Николаевна турында аерым әйтеп үтәсем килә, ул – барлык чараларда башлап йөрүче. Аны хәтта Совет районы мәдәни тормышының визит карточкасы дияргә була. Тиздән 9 Май бәйрәме. Сәйдәшлеләр оештырган матур чыгышларын, бина эчендә генә түгел, ачык һавада да күрергә мөмкин булачак. Традицион рәвештә Совет мәйданында да дулкынландыргыч бәйрәм тамашалары узачак. Андый чыгышларны халык ел да бик җылы каршылый.  Шулай ук бәйрәм концертлары районыбызның төрле җәмәгатьчелек мәйданчыкларында –  «Горки-
Әмәт урманы» паркында, Дәрвишләр бистәсендә дә оештырылачак. Безнең Совет районы төрле уку йортларына бай. «Сәйдәш»тә  яшьләрне үзенә тартып торучы үзенчәлекле мохит тудырылды. Яшьләр белән эшләүдә, мәдәни чаралардан тыш, тәрбия эшләре дә алып барыла, фәнни конференцияләр уздырыла.
Журналист. Мәдәният үзәгенең бинасын яңартыр алдыннан шактый гына бәхәсләр булып алган иде.  Сез хәзер андагы үзгәрешләрдән канәгатьме, биредә иҗат белән шөгыльләнү өчен җайлы дип саныйсызмы?
Алевтина Петрова. Һәр бинаның үз чоры. Беләсезме, «Төзүчеләр» сараен  төзегәндә, безгә бөтен Советлар Союзы булышты. Свердловскидан люстралар, Белоруссиядән мебель, башка җиһазлар кайтартылды. Бөтен шәһәрләр буйлап бинаны тышлау  өчен материаллар җыйдык, дисәм көләрсез. Заманы шул иде. Без бер тату гаилә кебек яшәдек. Хәзер бар да заманча: бина да пластик, пыяла күп. Ә теге вакытта күп нәрсә агачтан иде. Идәннәрнең күпчелек өлеше паркеттан торды, ишекләр имәннән ясалды. Диварлары да махсус агач белән тышланды. Яшел зал өчен Карелиядән махсус кайтартылган имән агачларыннан киселгән бүкәннәргә сокланмаган кунак булмагандыр. Минем яшьтәшләрнең  күңелендә элеккеге бина менә шулай истә калачак. Яңа бинада эшләү бик уңай, рәхәт.
Артур Минһаҗев. Май чүлмәге тышыннан билгеле дип әйтәләр. Күреп торасыз, «Сәйдәш» – шәһәрне бизәп торучы биналарның берсе хәзер. Мактанып әйтә алам, без бүген халыкка заманча җиһазландырылган, якты матур бинада хезмәт күрсәтәбез. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән дә, эчке дөньясы белән дә кешедә зәвык тәрбияли. Монда килгән олысыннан да, кечесеннән дә: «Шулкадәр матур сездә. Ялларыбыз монда үткәндә, күңелдә җылылык кала», –  дип соклануларын уртаклашучылар аз түгел.
Журналист. Мәгълүм булганча, «Сәйдәш» мәдәният үзәге үзенең 50 еллык юбилеен киң колач белән билгеләп үтәчәк. Түгәрәк датага нинди чаралар билгеләнгән?
Артур Минһаҗев.  Олы бәйрәмебезне 23  май көнне билгеләп үтәргә җыенабыз. Бүген ныклы әзерлек эшләре бара. Безнең һәрбер коллектив шулкадәр уникаль, аларның чыгышларын Кремль сарае сәхнәсендә дә күрсәтерлек! Төп тамаша үзебезнең шәп залыбызда концерт формасында узачак. Безнең мәдәният үзәге талантлы җырчы,биючеләргә бик бай, шуңа читтән артистлар чакырмыйбыз. Үзебезнең шәкертләребез, балаларыбыз әзерләгән матур җырлар, биюләр, театраль чыгышлар безне бәйрәм  белән тәбрикләргә килгән кадерле тамашачыларыбызга ошар дип өметләнәбез. Барыгызны да юбилей концертында көтеп калабыз!

Таңсылу Габидуллина


Юлия Калинина фотолары

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ