Логотип Магариф уку
Цитата:

Стратегия эскизын тикшерү дәвам итә

Мәгълүм булганча, Татарстан Президентының узган елның 24 сентябрендәге Юлламасында «Татар халкының үсеш стратегиясе»н булдыру куелган иде. Тәнкыйть – бик кирәкле шәйдер, дип әйтүе беләнТукаебыз бик тә...

Мәгълүм булганча, Татарстан Президентының узган елның 24 сентябрендәге Юлламасында «Татар халкының үсеш стратегиясе»н булдыру куелган иде. Тәнкыйть – бик кирәкле шәйдер, дип әйтүе беләнТукаебыз бик тә хаклы, күрәсең. Президентның Юлламада яңгыраган тәнкыйтеннән соң, Бөтендөнья татар конгрессындагылар да уянды, ахры: әлеге тема буенча үзендә берничә «Түгәрәк өстәл» дә оештырды. Ә инде Яңа ел бәйрәме яллары узуга, Татарстан районнарына чыгып, очрашулар оештыруга алынды. Аның беренчесе Арчада узды. Анда күрше-тирәдәге унбер районнан сиксәнләп кеше катнашты.
Арчадан соң, Нурлат, Бөгелмә, Чаллыда «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы белән таныштырулар булып узды. Иртәгә исә шундый ук очрашу Буа төбәгендә үтәчәк. Анда, Буа районыннан тыш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама тамагы, Лаеш, Спас районнары делегацияләре дә катнашачак. Февраль-март айларында исә Россиядәге 7 федераль округта татарлар белән очрашулар оештыру планлаштырыла.
Апрель аенда исә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы җыенында Стратегиянең эскиз варианты тәкъдим ителергә тиеш. Апрель-май айларында Интернет аша «Түгәрәк өстәл»ләр оештыру күздә тотыла. 10 июньгә эскизны проект итеп әзерләү ниятләнә. 15 июньдә әлеге проект Изге Болгар җыенында тәкъдим ителергә тиеш.
1 августка кадәр һәркем «Татар халкының үсеш стратегиясе»нә кагылышлы фикер-тәкъдимнәрен Бөтендөнья татар конгрессына юллый ала. Милли җанлы укытучыларыбыздан эшлекле тәкъдимнәрен көтеп калабыз.
30 августта – Татарстан Республикасы көнендә Милли Шура тарафыннан Стратегияне кабул итү бурычы тора.
Фото: tatar-congress.org

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ